(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм
Казан Мэры Илсур Метшин бүген күп санлы бәйрәм мәйданчыкларының берсендә – «Черек
күл» паркында булдылар. Яңа ел алды көннәрендә биредә шәһәрнең төп шугалагы
ачылды.
Парк кунаклары өчен бүген биредә артистлар чыгышлары
белән концерт программасы һәм «Кар бабайлар» спектаклен күрсәтү оештырылган
иде. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин тимераякта шудылар һәм шугалакта боз
өслегенең сыйфатын бәяләделәр. Паркка килүчеләр тимераякларны прокатка алырга
мөмкин, моннан тыш монда кофейня эшли, анда кайнар эчемлекләр белән җылынырга
мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» шәһәр паркы – төбәк
әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Иҗтимагый киңлек XVIII гасырда барлыкка
килгән, саклау статусын бары тик 2002 елда гына алган. 2020 елда паркны
төзекләндерү кысаларында башкарыла торган эшләр турында Татарстан Республикасы
Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте. Ул быел җәйдә
җәяүлеләр юллары реконструкцияләнде, яшелләндерү үткәрелде, арка, керү
төркемнәре һәм коймалар ремонтланды, яктырту өстәлде һәм башка бик күп нәрсәләр
эшләнүен искә төшерде.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук «Казан шәһәренең Парклар
һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе эше йомгакларын тәкъдир
иттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.