(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Вахитов районындагы 15-нче номерлы балалар бакчасының яңа бинасын карады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Еники урамы, 2а адресы буенча урнашкан. Шәһәр башлыгы аны дәүләти-хосусый партнерлыкның тагын бер уңышлы үрнәге дип атады. Шәхси җирдә төзелгән балалар бакчасын муниципалитетка тапшырачаклар. Тиздән биредә гадәти төркемнәр белән беррәттән балаларның кыска вакытлы йөрешле төркемнәрен эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Еники урамындагы 2а бинасын төзү узган елның декабрендә башланган һәм «ФСК «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең шәхси проекты буенча алып барылган. Балалар бакчасы төрле яшь категорясенә караган 120 баладан торган 5 төркемгә исәпләнгән. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, бу территориядә яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка килү актуаль, шәһәр үзәгендәге күпчелек балалар бакчаларының сыйдырышлылыгы зур түгел, ә бу микрорайонда яңа торак актив төзелә.
Илсур Метшин ике төркемне, музыка залын һәм психолог бүлмәсен карады. Барлык бүлмәләрне дә гамәлдәге стандартлар буенча җиһазландыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Елена Васильева. Инде бүген һәр төркемдә биналарны зарарсызландыру өчен һава рециркуляторлары урнаштырылган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җиһазлар бар, мәсәлән, музыка залында коляскалар өчен күтәргеч.
Елена Васильева сөйләгәнчә, балалар бакчасында белем бирү «Мультимодаль арт-технологияләр» өстенлекле юнәлеше буенча оештырылачак. «Ул хәзерге вакытта таләп ителгән өстәмә хезмәтләрнең киң спектрын үз эченә ала. Балалар бакчасы өчен түләү хакына психолог, логопед, әвәләү, рәсем, физкультура, татар теле дәресләре керә. Моннан тыш, логоритмика, инглиз теле, шахмат буенча өстәмә түләүле хезмәтләр дә күрсәтеләчәк. Киләчәктә без кыска вакытлы килү төркемнәрен эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз», - дип сөйләде мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире.
«Балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итү безнең игътибар үзәгендә. Безнең алда хосусый җирдә балалар бакчасы төзелгән дәүләти-хосусый партнерлыкның чираттагы мисалы. Әмма бүген без аны муниципаль милеккә тапшыру турында килештек», - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин искә төшергәнчә, узган ел Казанда 11 мәктәпкәчә учреждение төзелгән. Быел 9 балалар бакчасы төзеләчәк. «Аларның барысында да ясле төркемнәре булуы сөендерә. Шәһәр үзәгендә, Вишневский урамы районында балалар бакчаларына чират бар», - дип билгеләп үтте Казан Мэры. «Шунысы мөһим, бүген без стандарт бирәбез: торак фонды һәм фатирлар гына түгел, ә янәшәдә, җәяүлеләр барып җитәрлек ераклыкта социаль учреждениеләр дә төзибез. Мисал буларак - 120 урынлык, бик яхшы сыйфатта яңа балалар бакчасы. Тиз арада монда балалар йөри башлар, дип өметләнәбез», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Балалар бакчасында булганда шулай ук территорияне алга таба үстерү, аерым алганда, торак комплексыннан Универсиада проспектына кадәр яңа юл төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 310 муниципаль балалар бакчасы, 2 прогимназия, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге булган 9 мәктәп эшли. Анда 75 мең бала шөгыльләнә. Моннан тыш, шәһәрдә белем бирү программасын тормышка ашыруга лицензиясе булган 25 шәхси балалар бакчасы һәм балаларны карау буенча хезмәтләр күрсәтә торган 100-гә якын мини-бакча эшли.