(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь, Алена
Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин бүген иртән традицион шимбә авыл
хуҗалыгы ярминкәләре эше белән танышты. Ул Вахитов районында Кәрим Тинчурин һәм
Татарстан урамнары киселешендә урнашкан 15 шәһәр мәйданчыгының берсендә булды.
Мәйданчыкта сәүдә 6.00 сәгатьтән башлана. Монда
үзебездә җитештерелгән натураль продукцияне – бәрәңге, кәбестә, кишер, сыер
ите, кош ите, он, ярмалар, сөт продуктлары, шикәр һәм башкаларны сатып алырга
мөмкин. «Безнең бурыч – бөтен ассортиментны тәкъдим итү, без моны һәр ноктада
исәпкә алабыз, һәр мәйданчыкта үз районнары беркетелгән», – дип сөйләде шәһәр
башлыгына кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов һәм Тинчурин
урамы буенча ноктага Теләче районы җитештерүчеләренең продукциясе китерелә дип
өстәде. Уртача бер көндә бу мәйданчыкта 2,4 млн сумлык продукция сатыла.
Илсур Метшин сәүдә рәтләрен карады, җитештерүчеләр,
фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты. «Без 300 л сөт алып килдек һәм
барысын да саттык, бик яхшы алалар. Без һәр шимбә диярлек монда киләбез», – дип
сөйләде шәһәр башлыгына сатучыларның берсе. «Мин якында гына, Тинчурин урамында
яшим. Һәр шимбә көн бирегә киләм, атнага җитәрлек продуктлар сатып алам», – дип
сөйләде җирле халыкның берсе, пенсионер Сания Фатиева.
«Авыл халкына зур рәхмәт. Республиканың 22 районы 15
мәйданчыкка килә. Бөтен казанлылар исеменнән өстәлләребездә һәрвакыт икмәк, ит,
бәрәңге булганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Киләсе ел мул булсын, дым һәм кояш
җитәрлек булсын иде», – диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 12-нче сентябрьдә
шәһәрнең 15 мәйданчыгында эшли башлады. Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм
Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамында (7-нче номерлы йорт янында)
һәм Ленинград урамында (27-нче номерлы йорт янында) уза. Вахитов районында
сәүдә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, Киров районында –
Краснококшайск урамында (150/2-нче номерлы йорт янында) һәм Батыршин урамында
(20-нче номерлы йорт янында), Революция урамында ( 12-нче номерлы йорт янында),
Мәскәү районында – Шамил Усманов урамында (1-нче номерлы йорт янында), Яңа
Савин районында – Академик Лаврентьев урамында (10-нчы номерлы йорт янында) һәм
Х.Ямашев ур., 71а адресы буенча оештырылган. Идел буе районында авыл хуҗалыгы
продукциясен Рихард Зорге ур., 66, корп.1 һәм Юлиус Фучик урамында (72-нче
номерлы йорт янында), Совет районында – «Казан» агросәнәгать паркында (Аграр
ур., 2), Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 адреслары буенча урнашкан
мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин. «Салават күпере» торак комплексында
яшәүчеләр өчен ярминкәләр Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге янындагы
мәйданчыкта оештырыла.
Ярминкәләрдә Татарстан Республикасының 22 муниципаль
районы, шулай ук республиканың 22 агросәнәгать комплексы оешмасы катнаша –
Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге, «Майский» теплица комбинаты, «Казан
тегермәне» ҖЧҖ, «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Питрәч»
ҖЧҖ һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре.
Сезон башыннан бирле 10 авыл хуҗалыгы ярминкәсе
үткәрелде, 392,4 млн сумлык продукция китерелгән, бер көндә казанлылар барлык
мәйданчыкларда 39,24 млн сумлык азык-төлек сатып алган.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен 26-нчы декабрьгә
кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен һәм шәхси ярдәмче
хуҗалыклардан продукцияне сату өчен көн
саен 8 чатырлы ярминкә мәйданчыгында сәүдә түбәндәге адреслар буенча
оештырылган: Липатов ур., 7, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә,
Дементьев ур., 7, Батыршин ур., 20, Ак.Лаврентьев ур., 10, Фучик ур., 72,
Зәкиев ур., 12, Ломжа ур., 2.
Шәһәр башлыгы белән бергә ярминкәдә башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм башкалар булды.