(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Ул 2016 елдан бирле шәһәр Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын башкарган Дмитрий Кремлев булды. Шәһәр башлыгы идарәнең яңа җитәкчесе алдында мөһим бурычлар торуын ассызыклады, алар арасында - проект офисы һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшен дәвам итү.
Илсур Метшин искә төшергәнчә, моңа кадәр Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләгән Рифат Ханнанов РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко командасына эшкә күчкән.
«Безнең өч белгечнең Россия Федерациясе дәрәҗәсендә күрелүе генә түгел, ә нәкъ менә ил күләмендә цифрлы үсешнең мөһим юнәлешләренә чакырылуы очраклы түгел. Казан тәҗрибәсе трансляцияләнәчәк, әмма без дә ил үстерергә планлаштырган продуктларның, яңа технологияләрнең сынау мәйданчыгы булырбыз, дип өметләнәм», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Дмитрий Кремлев 19 ел эшләү дәверендә Башкарма комитетның структур бүлекчәләрендә үзен яхшы хезмәткәр буларак күрсәтте, дип ассызыклады. «Дәвамчанлык өчен безгә борчылырга туры килми. Дмитрий Александрович безнең белән инде 19 ел Башкарма комитетның төрле юнәлешләрдә, структур бүлекчәләрендә эшли. Аның профильле белеме бар. Рифат Әсфановичның урынбасары сыйфатында ул 2016 елдан бирле эшли, «акыллы шәһәр», цифрлы шәһәр булдыруның барлык этапларын узды, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Дмитрий Кремлев җитәкчелегендә Рифат Хананнов вакытында башланган проектларның актив үсеш алачагына ышаныч белдерде. «Пандемия муниципаль хезмәтләрне цифрага күчерү буенча безнең тарафтан башкарылган эшнең никадәр мөһим булуын күрсәтте, бүген без электрон рәвешкә 80%-тан артык хезмәтне күчердек. Әмма эш күп - Проект офисын үстерү, муниципаль һәм башка хезмәтләрне цифрлаштыру эштә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Хезмәттәшебезгә бу юнәлештә уңышлар телибез, нәтиҗәле, уртак эшләргә өметләнәбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.
Белешмә
Дмитрий Александрович Кремлев 1974 елның 16-нчы гыйнварында Казанда туган. 1997 елда инженер белгечлеге буенча А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлый.
2000 - 2001 еллар - Туполев исемендәге Казан дәүләт техник институтының радиоэлектрон чаралар технологиясе кафедрасы инженеры
2001 - 2005 еллар - Казан шәһәре хакимиятенең Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең аппарат белән тәэмин итү һәм техник хезмәт күрсәтү бүлегенең баш белгече
2006 - 2006 еллар - Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең аппарат һәм программа белән тәэмин итү бүлеге баш белгече
2006 - 2007 еллар - бүлек башлыгы урынбасары, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы урынбасары
2007 - 2016 еллар - Идарә башлыгы урынбасары, Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсенең гомуми бүлеге башлыгы
2016 - 2020 еллар - Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары
2020 елның 30-нчы ноябреннән Казан башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы.
Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2018 ел), Казан шәһәре Мактау грамотасы (2013 ел, 2016 ел), Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсенең Рәхмәт хаты (2017 ел), Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсенең Мактау грамотасы (2010 ел), «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014г) белән бүләкләнгән.
Класс чины - 1 класслы муниципаль киңәшче
Инглиз телендә иркен сөйләшә
Өйләнгән, улын тәрбияли.