(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Бүген «G-Global. XXI гасыр дөньясы» халыкара онлайн-конгрессы тәмамлана. Кичә пленар утырыш бөтен дөньядан катнашучыларны - танылган сәясәтчеләр һәм икътисадчыларны, урбанистларны һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге экспертларны үзенә җыйды. Спикерлар коронавирус пандемиясе чорында кискенләшкән геосәяси проблемаларны хәл итүгә үз карашлары белән уртаклаштылар. Бөтендөнья форумы мәйданчыгында Казан Мэры, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты президенты Илсур Метшин, Әрмәнстан президенты Армен Саркисян, Хорватиянең элеккеге президенты Иво Йосипович, 2007 елгы дөньяның Нобель премиясе лауреаты Рае Квон Чунг, Халыкара һәм тотрыклы үсеш үзәге рәисе, БМО Генераль ассамблеясенең 67-нче сессиясе президенты Вук Еремич, БМО Иҗтимагый мәгълүмат департаменты вәкиле Властимил Самек, Кытай һәм глобализация үзәге генераль секретаре Лу Мяо, Мадрид клубы генераль секретаре Мария Елена Агуеро һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан башкаласы башлыгы үз чыгышында БМО көненең глобаль көн тәртибенә җирле аспектны кертү, тотрыклы шәһәр идарәсен формалаштыру һәм цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү әһәмиятен ассызыклады. «COVID-19 авыруының көтелмәгән үсеше - заманча шәһәрләрдә нәрсәне үзгәртергә мөмкин һәм үзгәртергә кирәк булуына игътибарны юнәлтү мөмкинлеге, - дип белдерде үз чыгышында Илсур Метшин. - Глобаль чакыру белән очрашкач, без уртак тырышлык белән күпкә тотрыклырак шәһәр идарәсен формалаштыру буенча эш алып барабыз, халыкның еихтыяҗлары үзгәрүенә оператив рәвештә җавап бирәбез».
«Пандемиянең кызган чагында кабул ителгән күп кенә чаралар шунда ук гамәлгә ашырылды»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, имин елларда инновацияләрнең күбесе авыр керешеп китә, халык аларны акрын кабул итә. Хәзер, онлайн-форматка ашыгыч массакүләм «кушылудан» соң, аның фикеренчә, мәгълүматның барлык төрләрен цифрлы формага күчерү турында җитди сөйләргә мөмкин. Хәзерге чын-чынлап занманча «акыллы шәһәр» формалаштыру өчен шартлар туды.
Цифрлы технологияләр кертү шәһәрдә тормыш сыйфатын яхшыртуга гына түгел, ә глобаль катаклизмнар чорында ярдәм итүгә дә юнәлдерелгән. Бу дөньяның күп кенә шәһәрләренә кагыла. «Без пандемиянең кызган чагында кабул иткән күп кенә чаралар шунда ук гамәлгә ашырылды. Әмма бу карарлар «акыллы шәһәр» концепциясен җайлашучанрак һәм перспективалырак итте», - дип ассызыклады UNACLA президенты. Хәзер заманча шәһәрләрнең төп бурычы әлеге тенденцияне саклап калудан гыйбарәт. Мәгълүмат алмашу процессына технологияләрне оператив кертүне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Беркемгә дә сер түгел, яңа меңъеллыкка күчү символы дөньякүләм киңлекнең глобальләшүе булды. Берләшкән Милләтләр оешмасы бу темага аерым игътибар бирә», - диде И.Метшин һәм быел БМОга 75 ел тулуын искәртте.
1945 елда, БМОның төп структурасы формалашканда, шәһәрләрдә дөнья халкының 28%-ы яшәгән. 2020 елга бу күрсәткеч икеләтә арткан, һәм хәзер дөнья халкының 56%-ы шәһәр халкы булып тора. Төрле фаразлар буенча, 2045 елда, БМОга 100 ел тулганда, бу сан 65-70%-ка җитәргә мөмкин. «Эре шәһәрләр урбанизациясе, бер яктан, кешеләрнең тормышын уңайлырак итә, ә икенче яктан - инновацияләр кертүне, яңа чакыруларга тиз җавап бирүне таләп итә. Бу бигрәк тә хәзер, бөтен дөнья COVID-19 пандемиясе белән бәйле зур тетрәнүләр чорын кичергәндә аеруча актуаль», - диде Казан шәһәре башлыгы.
И.Метшин искә төшергәнчә, быелның сентябрендә Нью-Йоркта (АКШ) БМО штаб-фатирында Генераль Ассамблея узды, аның барышында оешманың 75 еллыгына багышланган декларация кабул ителде. Документта традицион тезислардан тыш, коронавирус пандемиясе темасына кагылдылар, дәүләтләр булачак кризислар очрагында аларны исәпкә алу өчен дәресләр алырга килештеләр.
Моннан тыш, БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш үтенече буенча, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы 2045 елга теләгән киләчәкне күзаллау турында глобаль доклад әзерләде. Анда бөтен дөньядан БМОның 100 еллыгын бәйрәм итү елында нинди тормыш булачагы турында мэрларның фикерләре тәкъдим ителгән.
«БМО гамәлләре һәм аның тарафыннан кабул ителә торган программалар җирле чынбарлыкны тирән аңлауга нигезләнгән булырга тиеш. Муниципалитетларның әһәмияте БМО структурасында чагылдырылырга тиеш. Бүгенге көндә анда җирле һәм төбәк хакимиятләре күрсәтелмәгән. Төп карарлар бары тик милли хөкүмәт катнашында кабул ителә», - дип ассызыклады И.Метшин һәм узган атнада «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья советында ул БМО структурасына яңа орган кертергә тәкъдим итте. Ул җирле һәм төбәк хакимиятләре вәкилләреннән торырга һәм аларның мәнфәгатьләрен якларга тиеш.
UNACLA президенты үсешнең җирле аспектын глобаль көн тәртибенә кертү һәм җирле һәм милли хөкүмәтләр арасындагы диалогның мөһимлеген билгеләп үтте. Җирле хакимият органнары ролен ныгытуга бәйле мәсьәләләр буенча яклар арасында системалы рәвештә фикер алышу оештырырга кирәк, дип ассызыклады ул.
«Авыр вакытлар узачак, ә безнең белән тәҗрибә, ныклык һәм пандемия чорында сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәкн ышанычлы дусларыбыз калачак, дип ышанабыз Агымдагы вәзгыять моңа кадәр беркайчан да булмаганча безгә янауларга каршы торуның иң яхшы дөнья тәҗрибәләрен тиражлауның аеруча мөһим булуын күрсәтте», - дип йомгаклады И.Метшин.
Пленар сессия кысаларында видеомөрәҗәгать белән Әрмәнстан президенты Армен Саркисян чыгыш ясады. «G-Global вакытка һәм дөнья көн саен очраша торган проблемаларга тулысынча туры килә. Һәр ил алдында торган бурычлар өчен уртак чишелешләр дә табарга кирәк. Шуңа күрә иске Ефәк юлы идеясенә кайту бик вакытлы», - диде Әрмәнстан башлыгы.
2007 елгы Нобель премиясе лауреаты Рае Квон Чунг үз чыгышында әйләнә-тирә мохитне саклау, гадәттән тыш хәлләр белән идарә итү, социаль инклюзивлык һәм сәламәтлек саклау системасына инвестицияләрнең мөһимлеген ассызыклады. «Без үзебезнең куркынычсызлык белән тәэмин итәргә һәм сәламәт булырга тиеш. Югыйсә пандемия һөҗүменә эләккән бөтен система торгызыла алмаячак», - диде Рае Квон Чунг.
Хорватиянең элеккеге президенты Иво Йосипович хәзерге вакытта җитди проблема булып оешкан җинаятьчелек тора, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә илләр икътисади кыенлыклар, сәламәтлек саклау кризисы, халыкара хокук өлкәсендәге кыенлыклар белән очраштылар. «Әмма икътисадны торгызу өчен оешкан җинаятьчелек белән көрәшергә кирәк. Аның өчен пандемия бик уңайлы фактор булды. Өстәвенә, ул дәүләт структураларында коррупциянең югары дәрәҗәсе белән керешкәндә аеруча куркыныч», - дип ассызыклады ул.
Икенче спикер - SUN Group вице-президенты Шив Кхемка геосәяси депрессиядән һәм кризистан чыгу ачкычы эшмәкәрлектә ята, дип саный. Тик ул гына бөтен планета масштабларында эшсезлек белән көрәшә алачак, чөнки хөкүмәтләр мөстәкыйль рәвештә эш урыннары булдыра алмый.
Исегезгә төшерәбез, «G-Global. XXI гасыр дөньясы» халыкара онлайн-конгрессы Казахстанның Нур Солтан шәһәрендә 18-20-нче ноябрь көннәрендә уза. Казан Мэры шулай ук монда «Глобаль ефәк юлы - Шәһәр мэрлары форумы» халыкара онлайн-форумы кысаларында чыгыш ясады.
G-Global проекты Ислам хезмәттәшлеге оешмасының тышкы эшләр министрлары советы тарафыннан танылды, аңа халыкара икътисади сәясәтне билгеләүдә иң абруйлы көч булган 57 ил керә. Әлеге платформа ярдәмендә глобаль кризиска каршы чишелешләрне эзләүдә катнашучы илләр саны арта.