(Казан
шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанда шәһәр Мэры Илсур
Метшин рәислегендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча координация советы
узды. Килеп туган эпидемиологик вәзгыять аркасында эшкуарлар белән очрашу
беренче тапкыр видеоконференцэлемтә режимында оештырылды.
Диалогта төрле өлкәләрдән 80-ләп Казан эшкуары
катнашты, тагын 90 кеше киңәшмәне трансляцияләүне YouTube видеохостингы
мәйданчыгында карады һәм үз сорауларын
бирде. Әңгәмәгә шулай ук эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил,
ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, башкарма комитетның, район
администрацияләренең структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар да кушылды.
Онлайн-фикер алышуда катнашучылардан кергән барлык сораулар, идеяләр һәм
тәкъдимнәр кече һәм урта бизнесны үстерү буенча эш нигезенә ятачак, дип
билгеләде Илсур Метшин.
Очрашу модераторы буларак Казан шәһәре думасы
депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын
яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле, эшмәкәр Михаил Кузнецов чыгыш
ясады.
«Безнең алда проблемаларның һәм
каршылыкларның тулы бер бәйләме – мондый дөньяны очратканым юк иде»
«Төрле юнәлешләрдәге бизнес вәкилләреннән булган хәлгә
бәя ишетәсе килә», – диде И.Метшин, киңәшмәне ачып. Шәһәр башлыгы бүгенге көндә
Казанда 84 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшләвен һәм 30 меңгә
якын үзмәшгуль булуын искә төшерде. Кече һәм урта эшкуарлыкта барлыгы 240 мең
казанлы эшли.
Татарстан башкаласы Мэры ассызыклаганча, ел барысы
өчен дә катлаулы булды. «20 елдан артык эшләү дәверендә муниципаль хакимиятнең
төрле органнарында төрле кризислар булды. Ләкин безнең пандемия аркасында
барлыкка килгән проблемалар һәм каршылыклар бәйләме булу – мондый дөньяны
очратканым юк иде әле. Шуңа күрә массакүләм чикләүләр чорының беренче
көннәреннән башлап без эшмәкәрләргә ярдәм итү пакетын кабул итәргә тырыштык.
Ышанам, сезнең һәрберегез алар турында белә һәм үзендә бу ярдәмне тойган», –
дип ассызыклады И.Метшин. «Шуның белән бергә, теләсә нинди кризис кече бизнес
өчен яңа мөмкинлекләр ача, һәм технологияләр һәм продуктлар, хезмәтләр күрсәтү
өлкәсендә яңа чишелешләр булдыруда сыгылмалылык мөһим», – дип ышана шәһәр
башлыгы. Мисал сыйфатында И.Метшин берничә айга үз клиентларын югалткан җәмәгать
туклануын китерде, ләкин бик тиз генә ашауны китереп бирүгә ориентлашты. «Бу
секторга ярдәм итү өчен без быел бина каршындагы җәйге верандаларны бушлай
оештыруны рөхсәт иттек, һәм бу күпләргә диңгездә калырга ярдәм итте», – диде
ул.
2030 елга Казанны үстерү стратегиясендә кече һәм урта
эшкуарлыкның шәһәрнең тулаем территориаль продуктында өлешен 50%-ка кадәр
арттыру бурычы куелган. «Без бергә куелган максатларга ирешербез дип ышанам», –
диде И.Метшин.
Татарстан бизнеска ярдәм итү программаларын һәм төрле
кризиска каршы чаралар кабул итә башлаган төбәкләрнең берсе булды, дип искәртте
эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Президенты ярдәмчесе
Фәрит Габделганиев. «Мисал өчен, киләсе елда Казанның тәҗрибәсен бөтен
республикада куллану планнаштыра, ул узмәшгульләргә грант ярдәме бирү», – диде
спикер.
«Бу проблемалар өчен барыбызга да
оят булырга тиеш»
Эшмәкәрләрнең шәһәр башлыгына юлланган сораулары
бизнес үсешенең төрле юнәлешләренә кагылды. Алар барысы да якын арада эштә
чагылыш табачак, дип билгеләде Мэр. Аерым алганда, шәһәр башлыгы Дәрвишләр
бистәсендәге «Хитон» предприятиесен «Химград»үрнәгендә бизнесны үстерү өчен
индустриаль мәйданчыкка әверелдерү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
«Никос һәм Мария» ҖЧҖ директоры Никос Политов, үз
чиратында, су челтәрләрен «Водоканал» МУП балансына тапшыру мәсьәләсен хәл
итүдә ярдәм итәргә чакырды. «Безнең фирма абонент оешмаларын салкын эчә торган
су белән тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтә, – диде ул. – Без берничә тапкыр
челтәрләрне тапшыру турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать иттек, әлегә карар юк».
Шәһәр башлыгы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинга «Водоканал»
МУП генераль директоры белән берлектә әлеге мәсьәлә өстендә эшләргә һәм аның
буенча карар кабул итүне йөкләде.
Сезонлы сәүдә алып бару өчен сәүдә объектларын
арендалау вакытын озайту үтенече белән «Жорж» ҖЧҖ җитәкчесе Игорь Иванов
мөрәҗәгать итте. Мэр киләсе елда сезонлы сәүдә объектларын
урнаштыру хокукына торгларны иртәрәк үткәрергә һәм эшкуарлар белән өч елга
килешүләр төзү мөмкинлеген карарга кушты.
Ташламалы аренда турындагы сорау «Имидж Трейдинг» ҖЧҖ
директоры Ольга Романовада туды. Ул «Аренда каникуллары» проекты кысаларында компания
Карл Маркс урамы, 23/6 адресы буенча арендага бина алуы турында сөйләде. Соңрак
бина мәдәни мирас объекты булып тора, ул керү төркемен ремонтлауны тоткарлый,
шулай ук газ торбасын күчерү белән бәйле проблемалар барлыкка килгән. «Без Җир
һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыннан аренда килешүен туктатып торуны сорадык,
әмма безгә килешү шартларына туры килмәү сәбәпле баш тарттылар».
Мэр бу мәсьәләне хәл итәргә һәм шәхсән арендага
алынган бинага килергә вәгъдә итте. «Без эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен бу механизмны
булдырдык. Бу проблемалар өчен барыбызга да оят булырга тиеш. Якын арада
ачыкларбыз», – диде шәһәр башлыгы.
«Эшмәкәрләр белән очрашулар норма
булырга тиеш, бигрәк тә мондый катлаулы вакытта»
Шулай ук эшкуарлар белән киңәшмә барышында шәһәр
башлыгы үз-үзләренә эшләүчеләргә грант ярдәмен
озайту, аларга махсуслаштырылган
компетенция үзәкләре базасында заманча җиһазлар белән яңа куәтләр бирү,
якындагы ярты елда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга
моратория эшчәнлеге
турында хәбәр итте. Киңәшмәдә катнашучылар эшмәкәрләргә үз бизнесларын үстерүне
тизләтергә мөмкинлек бирәчәк башка мәсьәләләрне дә карадылар.
Ахырда шәһәр башлыгы барлык эшмәкәрләргә активлыклары,
конструктив тәнкыйтьләре һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча тәкъдимнәре өчен
рәхмәт белдерде. «Безнең фикер алышудан алда район администрацияләре башлыклары
белән дүрт очрашу булды. Һәм бу безнең өчен норма булырга тиеш, бигрәк тә
мондый гади булмаган чорда. Диалогта без барлыкка килә торган проблемаларны хәл
итү юлларын табачакбыз, – дип саный И.Метшин. – Эшмәкәрләрдән килгән барлык
сораулар киләчәк эшебез нигезенә ятачак. Безнең интернет-конференцияләр моның
белән генә тәмамланмый. Тәүлек буена минем интернет-кабул итү бүлмәсе эшли, сез
анда үз сорауларыгызны җибәрә аласыз – мин аларны шәхсән укыйм һәм җавап бирәм».
Фикер алышу өчен яңа сораулар тупланган саен,
эшкуарлар белән очрашулар дәвам итәчәк, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Без киләсе
елга онлайн режимнан оффлайнга күчәрбез дип өметләнәм, – диде ул. – Ышандырасым
килә, хәтта бураннар белән иң кырыс кыштан соң да яз һәм җәй килә. Ихлас
күңелдән безгә моны бергә көтеп алуны телим».