(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Алсу
Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин бүген видеоконференцэлемтә форматында узган
эшмәкәрләр белән очрашуда Дәрвишләр бистәсендәге «Хитон» предприятиесен
бизнесны үстерү өчен индустриаль мәйданчыкка үзгәртеп кору мәсьәләсен карауны
йөкләде. Чарага онлайн рәвештә кече һәм урта бизнесның 70-тән артык вәкиле
кушылды.
Казан Мэры очрашуда катнашучы «Химград» ААҖ генераль
директоры Айрат Гыйззәтуллинга технопарк резидентларының хәле турында сорау
бирде. «Без һәрвакыт кулны пульста тотарга тырышабыз, даими рәвештә эшкуарлар
белән очрашабыз, предприятиеләрдә, күргәзмәләрдә, форумнарда булабыз, – диде
И.Метшин. – Бу сезнең кәефне тоярга, сезнең борчыган сорауларны аңларга, алар
әйләнә-тирәдәге вәзгыять кебек үк үзгәреп торалар, диалогта кирәкле
чишелешләрне булдырырга. Муниципалитет вәкаләтләре чикләнгән урыннарда без
республика җитәкчелеге һәм федераль хакимият органнары белән тиешле карарлар
турында фикер алышабыз».
Айрат Гыйззәтуллин Казан Мэрына җир салымы буенча
Казан сәнәгать мәйданчыкларына бирелгән ташламалар өчен рәхмәт белдерде һәм
хәзер технополиста 318 резидент эшли, 9300 эш урыны булдырылган, дип сөйләде.
Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча резидентларның тулай кереме якынча 34
млрд сум тәшкил иткән. «Без ел ахырына кадәр 47 млрд сумлык продукция чыгарылыр
дип фаразлыйбыз. 2019 ел күрсәткечләре буенча резидентларның тулаем табышы
буенча үсеш 19,8% көтелә», –дип хәбәр итте Айрат Гыйззәтуллин. «Әлбәттә, без
күбрәкне көттек, тик коронавирус үз төзәтмәләрен кертте. Сүз дә юк, апрель һәм
май резидентлар өчен бик авыр булды», – диде ул. «Химград» генераль директоры
хәбәр иткәнчә, резидентларның шактый өлеше дезинфекцияләүче чаралар,
индивидуаль саклану чаралары – битлекләр һәм костюмнар чыгару эшенә актив
кушылды.
Эшмәкәрләр өчен төп проблемаларның берсе дип Айрат
Гыйззәтуллин керемнең кимүен һәм продукциягә ихтыяҗ кимүне атады. «Сәүдә һәм
җәмәгать туклануындагы кебек гаять зур кыскартулар булмады, әмма барыбер
шартларның үзгәрүен тоябыз. Шуңа күрә без резидентларыбызга ташламалар ясадык –
118 компаниягә ярдәм күрсәттек һәм аренда түләве буенча 20 млн сумнан артык
ташлама бирдек», – дип сөйләде ул.
Хәзер коронавирус пандемиясе аркасында күзәтелә торган
кимү инвестицияләр өчен яхшы вакыт, дип саный Айрат Гыйззәтуллин. Ул быел «кече
һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм
проектында катнашу һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында гомуми
мәйданы 15400 кв.метр булган 4 корпус төзелеше тәмамлануы, 500 млн. сумнан
артык инвестицияләнгән булуы турында сөйләде. «Без аларны язын файдалануга
тапшырдык, инвесторлар үз планнарын кире кайтырлар дип курыктык. Бәхеткә, бу
булмады, һәм 15 яңа компания безнең территориягә керде, алар 600-дән артык эш
урыны булдырырга тиеш. Бүгенгә 283 эш урыны булдырылган инде», – дип билгеләде «Химград»
генераль директоры. Иң мөһим сорауларның берсе – төрле юнәлешләр буенча
квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү. Айрат Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, ел
ахырына кадәр тагын 16 мең квадрат метр төзеләчәк, кече һәм урта эшкуарлыкның
30-дан артык компаниясен үстерү өчен шартлар тудыру һәм 500-дән артык эш урыны
булдыру планлаштырыла.
Айрат Гыйззәтуллин эшкуарлык мохитен үстерү өчен «Химград»
мәйданчыкларының әһәмиятен ассызыклады. Җавап итеп Мэр шәһәр территориясендә
депрессив халәттә булган бик күп участоклар бар, нигездә сәнәгать зоналарында,
әмма шул ук вакытта алар сәнәгать куәтләренең инженерлык челтәрләре белән
җиһазландырылган, керү юлларына ия, дип билгеләде. Илсур Метшин мондый
мәйданчыкларны торгызу мөмкинлеген карарга кушты.
Мисалга ул Дәрвишләр бистәсендәге «Хитон» мәйданчыгын
атады. «Мин хәтерлим, үз вакытында меңгә якын кеше предприятиедә эшләгән,
нигездә, Дәрвишләр бистәсе һәм Совет районы халкы. Бу үз тармагының флагманы
иде. Кызганычка каршы, мәйданчык тик тора. Татарстан Президентының хөкүмәт
хезмәттәшләре, милекчеләре белән бу мәсьәләне хәл итү буенча йөкләмәсе бар, –
дип сөйләде И.Метшин. – Бу мәйданчыкның М7 гә чыгуы, барлык техник
мөмкинлекләре – инженерлык челтәрләре, керү юллары бар. Әйдәгез бергәләп «Химград»
форматында торгызу мөмкинлеге турында фикер алышыйк.
«Химград» форматы үзен уңышлы проект буларак күрсәтте,
дип ышана И.Метшин. «Сез үсәсез, инвестицияләүне дәвам итәсез, якын арада 16
мең кв.метрга кадәр үсәчәксез һәм Казан эшмәкәре вәкилләренә бизнес ачу һәм
үстерү мөмкинлеген бирәчәксез – бу уңай өмет уята торган тенденцияләр», – дип
нәтиҗә ясады Мэр.