(KZN.RU, 13-нче март). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка “Открытая Казань” ресурсын тәкъдим иттеләр. Казанда башкарылган әлеге система реаль вакыт режимында коммуналь хезмәтләргә заявкалар бирү һәм аларның үтәлү барышын күзәтергә мөмкинлек бирә. “Уютный дом” идарәче компаниясенең офисында узган чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
“Гражданнарның безгә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең 40%-ы торак-коммуналь хуҗалыкка кагыла. Шул ук вакытта аларның яртысы хезмәт күрсәтүнең сыйфатына бәйле. Шикаятьләр урынлы, халык бит хезмәт күрсәткән өчен түли. Шуңа күрә ТКХ сферасында күрсәткән хезмәтләрне сыйфатын арттыру максатын куйдык. Шул ук вакытта алар күз алдында булырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Открытая Казань” проекты Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты белән берлектә, “FIX” компанияләр төркеме белгечләре тарафыннан ел ярым дәвамында башкарылды. Башта open.kzn.ru электрон ресурс эше шәһәрнең Мәскәү районында сынау узды. Тест периоды үтү һәм программаны ахырына кадәр башкарып чыгу барышында әлеге ресурс башка идарәче компанияләр арасында да гамәлгә кертелде. Февральдә программаны Яңа Савин районы халкы куллана башлады, март аенда кулланучылар исемлегенә Авиатөзелеш районы идарәче компанияләре, “Азино-2”, “Сервис-Гарант” килеп кушылды. Бүгенгә “Открытая Казань” аша шәһәрнең 7 эре идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итәргә була. График буенча май аена кадәр аларга калганнары да килеп кушылачак.
“Открытая Казань” үзенә берничә модуль алган. Беренче чиратта, ул – теге яисә бу коммуналь хезмәт күрсәтүгә заявканы сайтта калдыру, шулай ук call-үзәкнең “123” бердәм номеры буенча шалтырату” – дип аңлатты “FIX” компанияләр төркеменең башкарма директоры Тимур Хөснетдинов. Кесә телефоннарыннан шалтыратканда 236-4-123 номерын җыярга кирәк.
Тимур Хөснетдинов Илдар Халиковны заявка бирү тәртибе белән якыннанрак таныштырды һәм аны гамәлдә дә башкарып күрсәтте. Call-үзәккә шалтыратканда, диспетчер мөрәҗәгать итүченең мәгълүматларын һәм аны борчыган проблеманы терки. Мөрәҗәгать шул ук вакытта идарәче компаниянең диспетчерлар пунктына барып ирешә, анда исә нарядның бланк-заказы формалаша. Бу операция берничә секунд эчендә башкарыла. Сайтта калдырылган электрон мөрәҗәгатьләр белән эш шул ук тәртиптә башкарыла.
“Эш башкарылганнан соң, call-үзәк хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчедән проблеманың ахыргача хәл ителгәнен тикшерәләр. Шуннан соң гына заявка башкарылган дип санала”, - дип белдерә проектны башкаручылар. Моннан тыш, система реаль вакыт режимында торак фонд торышын анализларга мөмкинлек бирә. Мисалга, бер үк йорттан су торбаларының яраксызлыгына кагылышлы булган шикаятьлар, әлеге адрес буенча су белән тәэмин итү системасын ремонтлау өчен, сигнал булып торачак. Шәһәр халкы мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирү идарәче компанияләрнең уңышлы эшләү күрсәткечен билгелиячәк”, – дип өстәде Илсур Метшин.
Бүгенге көнне 6699 мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның 5854-се башкарылган һәм ябылган. Заявкаларны тикшерү, халыкның искәрмәләрен анализлау, идарәче компанияләрнең эшен тикшерүне ресурсның аналитик өлешенә керү рөхсәте булган ТКХ комитеты белгечләре башкарачак.
Илдар Халиков ялган заявкалар калдырыру мөмкинлекләре булган хулиганнардан саклану чаралары белән кызыксынды. Проектны башкаручылар системаның бер үк адрес буенча шул ук заявканың кабатлуын мөмкин түгеллеген дә билгеләп үттеләр. “Шундый хулиганлыкта тотылган телефон номерыннан заявка бирүне кабул итмәү системасын башкарырга кирәк”, - диде Илдар Халиков.
“Открытая Казань” ресурсының тагын бер үзенчәлеге – коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аша банк картасы ярдәмендә түли алу мөмкинлеге. ТР Премьер-министры әлеге операциянең җиңеллеген тикшереп карарга теләде һәм “Открытая Казань” аша счет-фактураны түләде. Моның өчен бары тик лицевой счет һәм банк карта номерларын кертү кирәк. Хәзерге вакытта системада “MasterCard” стандарты һәм "Visa” стандартының “Татфондбанк” карталары аша эшләп булу. Шул ук вакытта алына торган комиссия 0,95% тәшкил итә. Бу исә Россия буенча иң түбән күрсәткеч булып санала. “Мондый саннарның безнең беркая күргәнебез булмады. Илдә мондый түләүләрдә уртача комиссия – 2,5% алып 5 % кадәр”, - диде Илдар Халиков.
ТКХ хезмәтләре өчен Интернет аша түләүләрне әлегә Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарының идарәче компанияләре хезмәт күрсәткән йортлар гына башкара ала. Калган идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре иптәшлеге интернет-эквайрингны башкарган банклар белән килешү төзергә әзерләнә, бу исә якын киләчәктә ТК хезмәтләре өчен электрон түләүләрне кабул итү мөмкинлеген булдырачак.
Проектның тагын бер өстенлеге – якын киләчәктә идарәче компанияләрнең документлар әйләнеше электрон төрдә башкарылачак. “Без мондый системаларны күптән өйрәнәбез, монысы замана таләпләренә 100% җавап бирә. Проектны башкаручыларга һәм техник биремнәрне төзүчеләргә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтемне җиткерәм. Хәзер безгә Казан җитәкчелеге белән әлеге системаны бөтен республика буенча гамәлгә кертү юллары хакында сөйләшергә кирәк”, - дип билгеләде Илдар Халиков.
Презентация ахырында “Уютный дом” ИК генераль директоры Марат Нуриев Премьер-министрга Яңа Савин районында урнашкан энергияне нәтиҗәле кулланган кварталының эшчәнлеген тәкъдим итте.