tt
en
ru
Илсур Метшинның рәсми сайты
Шәхси бите
Илсур Метшинның шәхси бите
Кадр артында
рәсми заттан
хәбәрләр
тормыш юлы
медиа
фото
видео
tt
en
ru
Рәсми бит
Рәсми бит
tt
en
ru
хәбәрләр
тәкъдимнәр
тормыш юлы
медиа
фото
видео
Илсур Метшин йомгаклау матбугат конференциясендә Җәмигъ мәчете төзелеше, самокатларны куллануны җайга салу турында сөйләде
Шәһәр башлыгы башкала Ратушасында шәһәрнең һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты
алга таба укырга
Татарстан рәисе һәм Казан мэры «Әкият» курчак театры янындагы паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасында һәм ярминкәдә булдылар
И.Метшин демография һәм төзелеш турында: «Без 1 миллион 300 мең кешедән артып киттек һәм 1 миллион 300 мең кв.метрдан артык торак төзедек»
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Казанның зооботаника бакчасында булдылар
И.Метшин: «Ил президентының динара тынычлык урыны буларак Татарстан турында сүзләре горурлык хисе уятты»
И.Метшин: ««Апуш» һәм «Гәүһәр» проектлары безнең өчен көтелмәгән яңа мөмкинлекләр ачты»
Казан мэры чыршы базарларында тәртип сакларга кушты
Киләсе ел башында Казан, Мәскәү, Сочи, Иран һәм Татарстан районнары шагыйрьләренең Казан турында шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы чыга
Илсур Метшин чүп тыгылу очраклары турында: «Бу гомуми проблема, аңлату юлы белән чишеп була торган четерекле мәсьәләләрнең берсе»
И.Метшин: «Соңгы өч елда капиталь төзекләндерелгән йортларда 160 мең казанлы яши»
И.Метшин: «Пилотсыз очкыч аппаратлары һөҗүме янаган вакытта Яңа ел фейерверкын аттырырга ярамаячак»
Илсур Метшин: «Казанда дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле яшь талантлар бар»
Илсур Метшин ТР Муниципаль берәмлекләр советының XX юбилей съездында катнашты
1
2
3
4
5
…
артка
-
последняя страница
Яңалыклар
2012 елда Казанда якын-тирәдәге 13 спорт клубы барлыкка киләчәк
(KZN.RU, 12-нче март). 2012 елда Казанда тагын 13 “Спорт-хаус” барлыкка киләчәк. Бу яшәү урынына бәйле рәвештә спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән Казан инфраструктурасының алга таба үсешенә ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, якын-тирәдәге беренче спорт клубы бер ел элек Совет районында барлыкка килде. “Спорт-хаус” – торак йорт ишегалдында урнашкан зур булмаган спорт залы. Бина физкультура белән шөгыльләнү өчен кирәк булган заманча тренажер, душ бүлмәсе һәм чишенү урыны белән җиһазландырылган. Дәресләрне махсус инструкторлар алып барачак. Шул ук вакытта “Спорт-хаус” барлык теләүчеләр өчен ачык, ә бәяләре фитнес-үзәкләр белән чагыштырганда, күпкә арзанрак. Совет районындагы спорт клубының халык арасында популярлыгын исәпкә алып, Казан Мэры Илсур Метшин “Спорт-хауслар” челтәрен киңәйтергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карап тикшерелде һәм хупланды.
“Проект 9 миллион сумга җиһазлауны арендалау килешүе буенча чыгымнарны өлешчә финанслау өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесына субсидияләр бирүгә грант алды. Казан Башкарма комитеты 30 участок бүлеп бирде, инженерлык-техник коммуникацияләрне льготалы нигездә тоташтыру каралган”, - дип белдерде Физик культура һәм спорт комитетының рәисе Илгиз Фәһриев.
Аның сүзләренә караганда, быел Җиңү проспектындагы 136А, Батыршин урамындагы 29А, Ямашев проспектындагы 102Б, Адоратский урамы, Нокса Авышлыгы адреслары буенча 5 участокта ишегалды спорт клублары төзелеше башланды. Тагын 8 участок килешү стадиясендә.
“Спорт-хауслар”ның төп өстенлекләре – арзан бәя һәм әлеге клубларга кадәр җәяү бара алу мөмкинлеге. Бу чыннан да социаль әһәмияткә ия булган проект. Без Казанның 25% халкының системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүенә ирештек. Тагын да югарырак максатлар куяр вакыт җитте. Моның өчен безгә һәр иртәсен гимнастикадан башлаган Кытай тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк” – дип билгеләде Илсур Метшин.
рәсми заттан
хәбәрләр
тормыш юлы
фото
видео
Интернет аша мөрәҗәгатьләр кабул итү бүлеге
Казан Мэриясе
хәбәрләр
тәкъдимнәр
тормыш юлы
фото
видео
Кадр артында
Рәсми бит