(KZN.RU, 12-нчемарт). “Спортлы Казан-2012” гомумшәһәр Спартакиадасы якын арада башлана. Узган ел белән чагыштырганда ул физик культура белән шөгыльләнүгә тагын да күбрәк шәһәр халкын җәлеп итәргә тиеш. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Казанда “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы гамәлгә ашырыла, әлеге программа кысаларында шәһәр хакимияте тарафыннан төрле өлкәдә хезмәт итүче эшчеләр арасында спорт ярышы традицияләрен торгызу турында карар кабул ителде. “Спортлы Казан-2011” беренче шәһәркүләм Спартакиадасы Татарстан башкаласы тормышында, һичшиксез, әһәмитле вакыйга булып тора.
“Спартакиада бер спорт кырында шәһәр хуҗалыгының барлык өлкәләрен берләштерде. Ярышлар программасына алты – чаңгы ярышы, җиңел атлетика, волейбол, мини-футбол, йөзү спорт төрләре һәм “Күңелле стартлар” кергән. Ел дәвамында шәһәр хуҗалыгының 9 өлкәдәге учреждение, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук “Дуслар командалары” әйтелгән спорт төрләрендә иң көчлеләрне ачыкладылар”, - дип сөйләде шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәһриев.
Аның сүзләренә караганда, казанлылар чаңгы ярышы, волейбол һәм мини-футбол ярышларында аеруча актив катнашкан. Шәһәрнең һәрбер районында Спартакиаданы үткәрү вакытында ярышларда актив катнашулары, физик яктан әзерлеге, җиңүгә омтылулары белән аерылып торган оешмалар барлыкка килгән. Спартакиада ярышлары шәһәребез 2013 елда кабул итәчәк Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерләнү кысаларында төзелгән заманча спорт комплексларында узды. “Нәкъ менә шундый, кешеләрнең күпләп катнашкан ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның төп чарасы булып тора”, - дип саный Илгиз Фәһриев.
Ярышларда барлыгы 35 мең кеше катнашкан. Иң спортив оешмалар булып “Метроэлектротранс” МУП, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Эчке эшләр идарәсе, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге санала. Өлкәләр арасында исә Илгиз Фәһриев мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес компанияләрен атады.
Ярышларның җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре диплом, медаль, “Спортлы Казан-2011” Беренче шәһәркүләм Спартакиаданың символикасы төшерелгән кубоклар белән бүләкләнде. “Мондый Спартакиаданың Россиядә юклыгын билгеләп узасы килә. Барлык предприятиеләр һәм оешмалар ярышларның дәвамын - “Спортлы Казан” Икенче Спартакиадасын көтәләр”, - дип билгеләде Илгиз Фәһриев.
“Әлеге традицияне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.