(KZN.RU, 6-нчы март). Бүген Казан МэрыИлсур Метшин Казан ратушасында Италиянең Верона шәһәре Мэры Флавио Тозибелән очрашты. Ике як шәһәрләрнең потенциалларын тәкъдим итеп, үзара хезмәттәшлекне үстерү нокталарын билгеләделәр.
Илсур Метшин “Россия һәм Италия мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм үстерү инициативасы өчен” кунакларга рәхмәтен белдерде. “Без сәясәт, икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге эшлекле мөнәсәбәтләрне саклап киләбез”, - дип әйтте Татарстан башкаласы Мэры. Ул шулай ук узган елның апрель аенда Бөтендөнья Мирас Шәһәрләре Оешмасы эшчәнлеге кысаларында Казан һәм Верона арасында мөнәсәбәтләрне үстерү һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелганлыгын искә төшерде.
Исегезгә төшерәбез, моннан алда Казан һәм Верона арасындагы ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре Илсур Метшинның “Банк Интеза” ЯАҖ директорлары советы рәисе, РФ Веронадагы мактаулы консулы мөхтәрәм Антонио Фаллико белән очрашуында сөйләшенде. Бүген мөхтәрәм Фаллико әфәнде Италия делегациясе составында да бар иде.
Казан Мэры белән очрашуга шулай ук Верона шәһәренең Сәүдә палатасы рәисе Алессандро Бианки, “AGSM Verona” президенты Паоло Патерностер, компаниянең генераль директоры Джанпьетро Чиголини, “Арена ди Верона” фондының директоры Франческо Джирондини, “Валерио Катулло Верона Виллафранка” аэропортының президенты Паоло Арена һ.б. килде.
Казан ягын Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Мэры киңәшчесе Иван Кузнецов, Тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Иван Кадошников, Универсиада-2013 Авылының Мэры Фәрит Габделганиев һ.б. тәкъдим итте.
Верона шәһәре Мэры Флавио Този Италия делегациясе визиты кысаларында ике якка да файдалы һәм кызыклы булган берничә очрашу үтүе хакында хәбәр итте. Шул исәптән, кичә КФУ ректоры Илшат Гафуров белән очрашу булды. “Без университетларыбыз хезмәттәшлек итә ала дигән фикергә килдек, - диде мөхтәрәм Този. – Вакытлар үтү белән безнең телдән килешүләр документта расланыр дип өметләнәм”.
Бүген Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында республика эшлеклеләренең Верона делегациясе белән очрашуы үтте. “Сезгә Казанның гына түгел, ә бөтен республиканың мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Бүгенге очрашу безнең хезмәттәшлекнең дәвамы булачак. Без Италия өчен хезмәттәшлек өлкәсендә кызыклы булган компанияләр белән төрле очрашулар оештырырга әзер”, - дип аңлатып китте шәһәр башлыгы.