(KZN.RU, 7-нче март). Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшчәнлеге халык тарафыннан хөкүмәт эшен бәяли торган критерийларның берсе. Бу хакта бүген ТР торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән киңәшмә барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Киңәшмә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Киңәшмәдә Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин катнашты.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белән идарә итү – бүгенге Россиядә хосусый-дәүләти партнерлык өлкәсендә иң зур проект, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда гына да 2008 елдан башлап 185-нче номерлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруда фонд ярдәме турында”гы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында барлык чыганаклардан торак-коммуналь хуҗалык сферасына 26,3 млрд.сум акча кертелде, 9 меңнән артык күпфатирлы торак йортлар капиталь төзеләндерелде, дип искә төшерде Президент. Республика башлыгы әлеге программаның күп регионнар соравы буенча 2016 елга кадәр озайтылуын искә төшерде.
Kүпфатирлы торак йортларны капиталь төзеләндерүгә акчаның күпчелеге халыктан бирелә, 2012 елда ул капиталь ремонтка бирелгән акчаларның гомуми күләменнән 31% тәшкил итәчәк. Безнең гражданнар үзләрендә үк капиталь ремонтның уңай тәэсирен сизделәр, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, - без халыкның ышанычын яулый алдык.
2011 елда республиканың торак йортларында 5200 ике контурлы казан, 32 блоклы модульле котельная урнаштырылды. Боларның барысы да торак-коммуналь хуҗалыгына каралган чыгымнарны киметергә ярдәм итте. ТР Президенты сүзләренә караганда, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру әлеге өлкәдәге чыгымлы предприятеләрнең санын киметергә ярдәм итте (2011 ел нәтиҗәләре буенча 11% кадәр).
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул капиталь ремонт программасының Татарстанда бишенче ел дәвам иткәнен билгеләп үтте. Күп эш башкарылуына карамастан, тагын 6 мең күпфатирлы йортка ремонт кирәк (47 млрд.сумга). “Капиталь ремонт программасының дәвамы региональ фондтан башка мөмкин түгел”, - диде Ирек Фәйзуллин. Ул региональ фондны законлашытырырга тәкъдим итте дип хәбәр итә ТР Президентының мәгълүмат хезмәте.