(KZN.RU, 1-нче март).Бүген яңа “Әкият” балалар үзәге яшь рәссамнар, артистлар, музыкантлар, биюче һәм шагыйрьләр өчен тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачып җибәрде. “Әкият” татар дәүләт курчак театрының яңа бинасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, мәдәният министры Айрат Сибгатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Президенты балаларны, ата-аналарны һәм бәйрәм кунакларын “Бүген безнең республика тарихында зур вакыйга булды. “Казанда балаларыбыз әти-әниләре белән килә алырлык урын булуы турында күптән хыялландык, - дип сәламләү сүзен башлады республика башлыгы. – Балаларның үсеше өчен шартлар тудырырга кирәк һәм мондый яңа театрыбызда мондый шартлар бар”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Курчак театрында балалар өчен чын бәйрәм әзерләнгән иде: балаларны татар һәм рус әкиятләре геройлары – буйлы курчаклар каршы алды, театр фойесында театральләштерелгән тамаша булды, яңа сәхнәдә ике телдә беренче “Буратино” һәм “Камыр Батыр” спектакльләре күрсәтелде.
Рөстәм Миннеханов мондый үзәкне булдыру идеясе ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан эшләнелгән һәм расланган булуын искә төшерде. “Безнең балалар өчен бик матур сарай барлыкка килде. Һәрбер әти-әни өчен үз баласыннан да кадерлерәк беркем юк, һәм без балаларыбыз өчен бернәрсәне дә кызганырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Әкияти сарайда – “Әкият” курчак театрының яңа бинасы хәзерге вакытта нәкъ менә шундый – күпфункцияле заллар, остаханәләр, студияләр һәм лабораторияләр, театрга бәйсез керү юлы һәм чишенү урыны белән 9 меңгә якын кв.метр урын шәһәрнең балалар мәдәни үзәгенә бүлеп бирелгән. Биредә 2,5 меңгә якын бала шөгыльләнә алачак. Казанда моңа кадәр мондый балалар үзәге булганы юк иде. Үзәктә 1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе һәм Казан шәһәре Вахитов районының балалар сәнгать мәктәбе (“Малая академия искусств”), шулай берничә бию коллективлары урнашачак. Курчак театрының үзендә ике зал – 250 урынлы зур зал һәм 100 урынлы кече зал, балалар кафесы, уен зоналары һәм балалар өчен товарлар сату галереясе бар.
“Бинаның гомуми мәйданы 21,7 мең кв. метр тәшкил итә. “Әкият” балалар мәдәниүзәген төзү 1 млрд. 300 млн. сумга төште, акча республикабюджетыннан бүлеп бирелде”,- дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.Эш барышында үзәк яңа тормыш белән тулылана барачак, монда иҗади проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырылачак, дип ачыклык кертте мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова. Үзәктә балалар иҗатын үстерү юнәлешләренең берсе мадам Тюссо музеена охшаш балавыздан сыннар музеен барлыкка китерү булып торачак.