(KZN.RU, 29-нчы февраль).Кичә Рөстәм Миңнеханов «Мы готовы! Weareready!»волонтерларның беренче Бөтенроссия студентлар форумында Универсиадага әзерлек план буенча барганын хәбәр итте.
“Татнефть-Арена” боз сараенда узган зур чара чираттагы “түгәрәк” дата: 2013 елда Казанда узачак XXVII җәйге Универсиадага 500 көннән дә азрак вакыт калуга багышлап уздырылды. Форумда РФ яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Виталий Мутко, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин кебек дәрәҗәле рәсми затлар кунаклар катнашты.
“Бүген истәлекле көн – Универсиадага кадәр 500 көн калды. 10 ел элек беребез дә мондый дөньякүләм чаралар республикабызның башкаласында узар дип хыяллана да алмады. Бүген Казан 2013 елда Универсиада, 2015 елда узачак Су төрләре буенча чемпионат, 2018 елда футбол чемпионатын каршы алырга әзерләнә. Без сезгә ышанабыз һәм һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов волонтерларга.
Форум Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Мордовия, Оренбург, Самара, Марий-Эл, Чувашия, Ульяновск, Башкирия, Түбән Новгород, Пенза, Саратов, Удмуртия һәм Татарстаннан 9 меңгә якын яшьләрне җыйды, алар арасында – яшьләр иҗтимагый һәм волонтерлар оешмаларыннан, студентлар үзидарәләреннән әйдәп баручылар һәм шулай ук югары уку йортлары, махсус һәм урта белем бирү йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары.
Виталий Мутко чарага җыелучыларны котлап: “Сез Россия өчен җитди проект – Универсиаданы – Казанда үткәрүне яклап чыктыгыз. Универсиада бик әһәмиятле чара, безнең дөньяга яңа Россия, яңа яшьләрне, заманча Европа шәһәре Казанны күрсәтә алырга һәм студентларны сәламәт тормыш алып бару турындагы идеяләр белән илһамландырырга мөмкинчелегебез туды. Сез кунакларны беренче каршы алачаксыз һәм сезнең белән аралашканда аларның безнең ил турында гомум күзаллаулары туачак”.
Илсур Метшин волонтерлар хәрәкәте катнашучыларны өч телдә сәламләде. “Сезгә Универсиаданың хуҗалары булырга туры киләчәк һәм нәкъ менә сезнең елмаюлардан, дәртегездән һәм уңай энергиягездән аны ничек уздыруыбыз тора”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр студентларга.
“Татнефть-Аренаның” концерт мәйданында рус шоу-бизнесы һәм Универсиада-2013 «ЮНИ-элитасы/ЮНИ-резервы» йолдызлары катнашында искиткеч шоу-программа булды. Форум катнашучылары РФ 17 суъектыннан волонтерларны сәламләделәр һәм шулай ук виртуаль рәвештә Россиянең иң зур университет үзәкләре мәйданнарында булдылар.
Күренекле җырчы Юлия Ковальчук, “Первый канал” алып баручысы Яна Чурикова һәм тумышы белән Татарстаннан булган Максим Шәрәфетдинов, шулай ук су полоса буенча Сиднейда узган Олимпия уеннарының көмеш призеры Ирек Зиннуров Универсиаданың илчеләре булдылар. Аларга ышаныч грамоталарын Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов тапшырдылар.
Форумнын йөзек кашы – “Казан-2013” волонтерларының ант бирүләре булды. Аны “Волонтер-2011” конкурсының җиңүчесе, КФУ студенты Неля Фәхретдинова һәм А.Туполев ис. КДТУ студенты Алик Сәйфетдинов укыдылар. Моннан тыш, яшьләр үзләренең коллегалары – Кытай Шеньжене волонтерларыннан символик “волонтер йөрәкләренең утын” кабул иттеләр.
Программаның финал аккорды булып Юлия Ковальчук, “Любэ” һәм “Мураками” рок-төркеменең чыгышлары булды.