Казан Мэры ни өчен Твиттерда теркәлмәвен аңлатты.
(KZN.RU, 29-нчы февраль). Һәр кеше аралашу һәм мәгълүмат алу өчен үзе теләгән вариантын сайлый. Моның өчен социаль челтәрдә, мәсәлән “Твиттер”да теркәлү мәҗбүри түгел. Әлеге фикерне Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин “Эфир” каналының “Актуаль тема” тапшыруы барышында белдерде.
“Туры элемтә” вакытында Ленар исемле тамашачы Илсур Метшинга “Шәһәр җитәкчесен “Твиттер”да кайчан күреп була” соравы белән мөрәҗәгать итте. “Бүгенге көндә Татарстанда әлеге челтәрдә 6 меңгә якын кеше теркәлгән, Казанда аларның саны якынча 3 мең. Без сезне анда көтәбез”, - диде Ленар.
Мэр “фитбэк, ягъни кире элемтә урнаштыру өчен үз алымнары” барлыгы хакында хәбәр итте. “Бүген без туры эфирда. Сез миңа шалтыратып теләгән соравыгызга җавап алдыгыз. Шалтыратып өлгермәгәннәргә тапшырудан соң, минем имзам куелган җавап килеп ирешәчәк”, - диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы шулай ук Казан шәһәре Мэриясе сайтында интернет аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыгын һәм аның тәүлек буена эшләгәнен искә төшереп узды. “Узган елда гына без 21 мең хат һәм мөрәҗәгатьләргә җавап бирдек, - дип дәвам итте Мэр. – Барлык проблемаларны без җентекләп тикшерәбез”.
Аралашуның тагын бер өстенлекле ысулы буларак, Казан шәһәре Мэры халык белән очрашуларны һәм гражданнарны кабул итүне саный. “Без очрашып аралашырга тырышабыз”, - диде Илсур Метшин.
Шуны билгеләп узарга кирәк, “Актуаль тема барышында” Казан шәһәре Мэры Казан шәһәре Думасының XII сессиясе утырышында яңгыраган, узган ел нәтиҗәләрен искә төшереп узды. Шулай итеп, узган елны шәһәрдә торак йортлар төзү буенча абсолют рекорд куелган – 943 мең кв. метр, шуның чирек миллион квадрат метры – социаль ипотека буенча төзелгән торак йортлар. “5 транспорт чишелеше һәм 15 җәяүле юлы инде гамәлдә. 12 юл һәм 424 ишегалды ремонтланган. Тулаем алганда, ремонт һәм төзекләндерү кысаларында 1,5 млн кв. метр асфальт җәелгән. Әлеге мәйданның күләмен 300 футбол кыры мәйданы күләме белән чагыштырып була”, - дип хәбәр итте шәһәр Мэры.
И.Метшин шулай ук “Бәләкәч” программасының төгәлләнүе турында искә төшерде. Әлеге программа кысаларында Казанда 18 балалар бакчасы төзелгән, тагын 5-се төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты. “Балаларның туу санының артуы дәвам иткәнен исәпкә алсак, бу бик мөһим. Әлеге күрсәткечләр буенча без үзгәртеп коруга хәтле дәрәҗәгә күтәрелдек”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Казан шәһәре Мэры игътибар биргән тагын бер мөһим момент – мәктәптә укучы балаларның 100 проценты диярлек кайнар ризык белән тәэмин ителүләре. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак ашказаны авыруларының 4,6 тапкырга кимүен билгеләргә була.
“Без шулай ук шәһәрнең транспорт системасындагы реформаларның 5 елга нәтиҗәсен чыгардык. Кешеләрнең транспорт эшенә караган кисәтүләре бар, әмма 2006 ел белән чагыштырганда аларның саны 3 тапкырга кимрәк. Автобуслар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләренең саны ике тапкырга кимеде”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр икътисады турында сөйләгәндә, Илсур Метшин инвестицияләрнең 21%-ка артуын билгеләде. Узган елда аларның тулы күләме 166 млрд. сум тәшкил итте.
“Болар һәм башка мөһим мәсьәләләрне без узган елда чишә алдык”, - диде И.Метшин һәм шәһәр хакимиятләрендә икенчел планда булган мәсьәләләре юклыгын билгеләде.
“Мин шәһәр халкының Мэрның “Твиттерда” булмавы турында гына борчылган вакыты турында хыялланам”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.