(KZN.RU, 29-нчыфевраль). Төзү эшләрен тәмамлау һәм Казан инфраструктурасының төп юл объектларын куллануга тапшыру – шәһәр хөкүмәтенең агымдагы елга төп максаты. Моның турында “Эфир” каналының “Актуаль тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Универсиадага кадәр 500 көннән азрак вакыт кала. Безнең өчен агымдагы ел - күп күләмдә төзелеш объектларын, иң беренче чиратта, транспорт инфраструктурасын куллануга тапшыру чоры. 2012-нче елда аларның күбесен куллануга тапшыру өчен безгә быел тагын да яхшырак эшләп алырга туры киләчәк”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы Ленин дамбасының ябылу мөмкинлеген шәрехләде. Искәртеп үтик, әлеге күпер – Казанда үткәрелә торган, масштаблы эш таләп иткән төп объектларның берсе. “Халыкка ярты гасырдан артык хезмәт иткән Ленин күперен төзекләндерү мөмкин түгел, чөнки ул бик начар хәлдә. Универсиадага әзерләнү эшләре алып баруга бәйле, күперне яңасына алышытырып кына калмыйча, аның буенча хәрәкәтне сизелерлек киңәйтә алабыз”, - диде Казан Мэры.
И.Метшин дамбаны ябу турында карар агымдагы елның апрель-май айларында кабул ителәчәген хәбәр итте. Аңлашыла ки, яңа күпер төзү вакытына хәрәкәт итү өчен альтернатив вариант кирәк була. Бу мәсьәлә буенча хәзерге вакытта фикер алышу бара. Шулай ук Мэр хәрәкәт итүнең альтернатив варианты булмыйча күпернең ябылмавына ышандырды. “Иң беренче чиратта хәрәкәт итү мөмкинлеген тәэмин итәрбез, соңыннан гына дамбаны ябарбыз”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Яңа күпер буенча гадәти хәрәкәтне агымдагы ел ахырында ачу планлыштырыла. Объектны тулысынча гамәлгә кертү 2013-нче елның июнь аена билгеләнгән.
Казан Мэры шәһәр буенча юл ситуациясе хакында сөйләгәндә, уйлаганнан да җитдирәк эшләр көтүен билгеләде. “Юлларда зур күләмдә төзекләндерү эшләре алып барылуы көтелә, транспорт чишелешләрен төзеп бетерергә кирәк. Төзелеш эшләре аркасында туган уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенәсем килә. Быел сабыр итәргә кирәк булачак, ә инде 2013-нче елда Казан буйлап иркенләп хәрәкәт итеп булачак. “Казанлыларның бу хәлне аңлауларына өметләнеп калам”, - диде И.Метшин.
“Турыдан-туры элемтә” вакытында Илсур Метшин тагын бер кат үткән ел нәтиҗәләрен искә төшерде. “Әлеге казанышларыбызны агымдагы елга да беркетеп куярга теләр идек”, - диде Казан Мэры.