(KZN.RU, 15-нчемарт). Казан шәһәренең Башкарма комитетында Татарстан башкаласында велосипед юллары оештыру мәсьәләсе буенчакиңәшмә узды.
Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин, Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары Александр Лобов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин, Казанның Баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәһриев, Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов һәм шәһәрнең район администрацияләре башлыклары катнашты.
Веломаршрутлар челтәренең концепциясен “Татдорпроект” институты” ААҖ башкарган. Компаниянең баш инженеры Максим Миронов киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, институт алдында торган беренчел мәсьәләне Универсиада Авылыннан шәһәрнең үзәк өлешенә кадәр велосипед маршрутын башкару дип билгеләде. М.Миронов әлеге маршрутның 7 һәм 6,5 километр озынлыктагы маршрут вариантларын тәкъдим итте. Җыелышта катнашучылар фикеренчә, Универсиада Авылыннан шәһәр үзәгенә кадәр Кабан күле буйлап бару маршруты да кызыклы. “Ул башка вариантлардан аермалы буларак, озынрак, әмма куркынычсызрак һәм мавыктыргычрак”, - диде М.Миронов.
“Татдорпроект”ның баш инженеры шулай ук Универсиада Авылын яңа футбол стадионы белән тоташтырырга мөмкин булган перспективадагы веломаршрут хакында хәбәр итте. Киңәшмәдә хәзерге вакытта Казансу елгасының проектлаштырыла торган яр буйларында булачак маршрут хакында да фикер алыштылар.
Шулай итеп, яңа футбол стадионы районын һәм елга портын велоюл белән тоташтыру планлаштырыла. Веломаршрут Казансу елгасының уң һәм сул як яклары буйлап узачак. Стадионнан велосипедчылар “Миллениум” күперенә кадәр яр буйлап, уң якка күчеп, елга портына таба юл тота алачак.
Бу маршрутта уң һәм сул ярларны тоташтырачак махсус күпер төзелеше каралган. Аны “Миллениум” астына “эләчәкләр”. Күпердә “Доступная среда” таләпләре гамәлгә ашырыла, монда шулай ук велоюллар узачак.
Казан шәһәренең Баш архитекторы Татьяна Прокофьева билгеләп иткәнчә, тәкъдим ителгән һәр вариантның үзенең уңай һәм тискәре яклары бар. “Альтернатив вариантлар эзләргә кирәк”, - дип ассызыклады Т.Прокофьева.
Казанның Баш архитекторы шәһәр җитәкчелегенең велосипед юлларын проектлаштыруга зур игътибар биргәнен хәбәр итте. “Киләчәктә без бөтен шәһәр буйлап велосипед юллары урнаштыру концепциясен башкарып чыгырга планлаштырабыз. Хәзерге вакытта 2 төп маршрут эшләнә - Универсиада Авылыннан Казан үзәгенә кадәр һәм яңа стадионнан елга портына кадәр”, - диде Т.Прокофьева.
Шәһәрне тулысынча велосипед юллары белән тотып алырга шәһәр хакимиятенең әлегә мөмкинлеге юк. “Хәзерге вакытта без мөстәкыйль әһәмияткә ия булган, шактый озын, аерым участокларны карап тикшерәбез. Алга таба аларны шәһәрнең башка өлешләре һәм рекреацион зоналары белән тоташтырачакбыз”, - диде Казан шәһәренең Баш архитекторы.
Беренче велосипед маршрутларының әзер вариантлары Казан Мэриясендә чираттагы киңәшмәдә тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта велосипед парковкалары оештыру өчен урыннар һәм велосипедларны прокатка алу мөмкинлекләре тикшерелә.