(KZN.RU, 16-нчымарт).Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 45 мең тамашачыга исәпләнгән яңа футбол стадионының төзелеш мәйданчыгында булды һәм төзелеш штабында киңәшмә үткәрде, анда стадионны җиһазландыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан башлыгы стадиондагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта стадион трибуналары өстендә беренче металл конструкцияләр урнаштырылган инде.
Төзелеш штабында Рөстәм Миңнехановка трибуналарны җиһазландыру өчен кресло вариантлары тәкъдим ителде.
“Кресло – стадионның төп атрибутларыннан берсе. Аларның нык һәм уңайлы булуы зур әһәмияткә ия, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Иң элек туры килә торган вариантларны сайларга, аннары тәэмин итүчеләр белән бәясе турында килешергә кирәк”.
Р.Миңнеханов фикеренчә, стадион өчен креслоларга заказны Спортның су төрләре сарае өчен утыргычлар заказы белән берләштерергә мөмкин – бу тәэмин итүчеләр өчен тагын да җәлеп итүчән шартлар тудырырга һәм бәяне киметергә тиеш.
Киңәшмә барышында футбол стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов яңа спорт объектының инфраструктура концепциясен тәкъдим итте. Стадионда сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре, балалар шәһәрчеге, ресторан, төнге клуб, спорт-бар, футбол атрибутикасы кибете, “Рубин” футбол клубы музее урнашыр дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов тулаем алганда тәкъдим ителгән концепцияне хупласа да, әлеге идеяләрне гамәлгә ашыру кыйммәткә төшәчәген билгеләп үтте. Татарстан башлыгы инфраструктура элементларының кайсысын идарәче компания көчләре белән финанслап булачагын, ә кайсылары өчен инвесторларны җәлеп итәргә туры киләчәген җентекләп билгеләргә күрсәтмә бирде.
Татарстан башлыгы шулай ук спорт объектларын җиһазландыру һәм хезмәт күрсәтү буенча кайбер эшләрне аутсорингка бирергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу стадион төзелешенә киткән чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж