Нургаян Заһидуллина Казанда 84 ел яши.
(KZN.RU, 16-нчы март). Шәһәр башлыгы Илсур Метшин озын гомерле кешеләрнең берсе, Казанда гомер итүче Нургаян Заһидуллинаны 100 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.
Тыл эшчесе, хезмәт ветераны Нургаян Заһидуллина Казанда 1928 елдан бирле яши. Ул вакытта алар шәһәргә ире Минһаҗ Заһидуллин белән Зур Тигәнәле авылыннан күчеп килгәннәр. Хатын-кыз өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергән, ике улы кечкенә вакытта үлгән.
Бүгенге көндә Нургаян апа Яңа Савин районында бердәнбер кызы Нуриянең фатирында кечкенә улы Шамил белән гомер күрә. Юбиляр кунакны татар милли ризыклары – пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәк белән тулы бәйрәм өстәленә чакырды. Мэр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлаулы открытка һәм зур плазмалы телевизор тапшырды.
Нургаян Заһидуллина Мэрга туганнарының 100 еллык чикне узуы хакында сөйләде: әбисе 107 ел, ә бабасы 113 ел яшәгән икән. Юбиляр сүзләренә караганда, озак яшәүнең сере – бәхетле тормыш итүдә. “Ирем белән бәхетле никахта 55 ел гомер иттек, гомер буе хезмәт иттек, бер эштән дә курыкмадык”, - диде Нургаян Заһидуллина. Нургаян апа җыештыручы, сатучы, товар белгече булып эшләгән, Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә төзелеш эшләрендә катнашкан.
“Бүген миңа кызым бик ярдәм итә”, - дип сөйли Нургаян апа, күзе начаррак күрсә дә, хәтере бик яхшы, аралашырга ярата.
Нургаян апаның үз фатиры Мәскәү районында урнашкан, 2010 елдан бирле яшәү өчен яраклы түгел: ул соңгы катта урнашкан, түбәсе ага, стена һәм түшәмдә күгәрек барлыкка килгән. Мэр язын түбәне һәм фатирны ремонтлыйлар дип вәгъдә итте.
Нургаян Заһидуллина Мэрга килүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илсур Метшин һәр нәрсәдә Нургаян апа кебек яшәргә чакырды: Аллаһка һәм кешегә мәхәббәт белән. Шәһәр башлыгы юбилярга сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш теләде.