(KZN.RU, 19-нчы март). Бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин рәсми рәвештә Балалар һәм яшьләре комитетының яңа рәисе - Сергей Мироновны тәкъдим итте. Моңа кадәр С.Миронов Оештыру идарәсенең баш белгече вазифасын үтәгән.
“1000 еллык тарихыбызга карамастан, без үзебезне студентлар шәһәре итеп тәкъдим итәбез. Әлеге вазифа аеруча җаваплы, җитәкче кандидатурасын билгеләү безгә җиңел бирелмәде. Карар кабул ителде - әлеге вазифага Сергей Миронов билгеләнде. Яңа команда безне сөендерер дип ышанасы килә”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Сергей Миронов1983 елның 1 июнь көнне Казан шәһәрендә туган. 2004 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Класс чины бар – 1 класслы муниципаль хезмәт референты.
Элек эшләгән урыннары:
01.09.2000 - 03.09.2004 – Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнарында хезмәт иткән
15.10.2004 - 11.03.2011 – Яңа Савин район суды казыеның ярдәмчесе, консультация бирүче
28.03.2011 - 16.03.2012 – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Оештыру идарәсе баш белгече