Казан Мэры район башлыкларына руль артына утырып, юлларда башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшереп торуны йөкләде.
(KZN.RU, 19-нчы март). Казан юлларындагы чокырларны ремонтлау эшенең сыйфатын шактый яхшыртырырга кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге эш өчен җаваплы бүлекләр җитәкчеләренә бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуны йөкләде. Бу хакта шәһәр башлыгы “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе барышында шулай дип белдерде.
“Кичә мин руль артына утырып үзем шәһәрне урап чыктым. Тәэсирләр яхшыдан түгел – миналы кырдан йөргән сыман. Кайбер урамнардагы юл юк дәрәҗәсендә. Әйе, юлларны капиталь ремонтлау буенча шактый эш башкарасы бар, әмма бу эшкә майның икенче яртысында гына тотынырга мөмкин булачак. Шулай да проблеманы ул вакытка кадәр игътибарсыз калдырырга ярамый. Урыны белән хәрәкәт тизлеге 40 км/ч җитә, чокырны урап уза башласаң, әлбәттә, “бөке” барлыкка килә”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов бүгенге көнгә 3600 кв.м юл чокыры ремонтланган дип белдерде. “План нигезендә 18 мартка без 4950 кв.м юлда эш башкарырга тиеш идек. Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар һава шартлары өчен барлыкка килгән, графиктан артта калуларны бетерергә тырышалар. Чокырларны ямау эше белән 12 подрядчы оешма мәшгуль”, - диде ул.
Илсур Метшин чокырларны каплап кына калмыйча, эшне сыйфатлы башкарырга кирәк диде. “Әйдәгез, ремонтны күз буяү өчен генә эшләмибез, эш сыйфатлы башкарылырга тиеш. Без метро станциясен бер ел эчендә төзергә, катлаулы объектларны файдалануга тапшырырга өйрәндек, ә чокыр ремонтын башкарып чыга алмыйбыз, кешеләрнең чыдамлыгын тикшерәбез. Бу бит салым түләүчеләр акчасына башкарыла”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы Чистай урамы - Әмирхан проспектындагы киселешне мисалга китерде. “Аннан да уздым. Болай да катлаулы булган Сибгат Хәким урамындагы борылышта махсус эшләнгән кебек ике чокыр казыганнар. Ә без “Миллениум”дагы бөкеләргә зарланабыз. Әлбәттә, бөке барлыкка киләчәк. Подрядчыларны анда алып барыгыз, яңадан эшләгез. Гомумән, киңәшмәдән киңәшмәгә йөрүне туктатып, урамда йөрегез, үзегез руль артына утырыгыз. Машинаның арттагы утыргычында телефоннан сөйләшеп барганда проблемалар күренми”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин. Башкарма комитет Җитәкчесенә, район башыклары һәм җаваплы бүлекләр җитәкчеләренә әлеге мәсьәләне шәси контрольга алуны йөкләде.