5-нче номерлы йорт 2012 елның капиталь ремонт программасына әлеге йортта яшәүчеләрнең активлыгы аркасында эләкте.
(KZN.RU, 20-нче март). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Гвардия урамындагы 5-нче номерлы йортта алып барылган капиталь ремонт эшнең барышы белән танышты.
1973 елда төзелгән 5 катлы кирпеч хрущевкада капитальремонт бер тапкыр да үткәрелмәгән. 96 фатирдан торган 6 подъездлы йортта 192 кеше яши. Әлеге йортта яшәүчеләр активлыгы белән быел йорт капремонт программасына кертелгән. Казан Мэрына инициатива төркеме хәбәр иткәнчә, 23 гыйнвар көнне йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышы үткәрелгән, алар алда көтелә торган эшләрнең төрләре һәм күләме хакында сөйләшкән. Генераль подрядчы оешма буларак эшкә “Крейт” ҖЧҖ алыначак.
“УК Гвардейская” ҖЧҖ директоры Марат Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, әлеге йортта федераль закон белән каралган капиталь ремонт программасы буенча барлык эшләр комплексы үткәреләчәк. Хәзерге вакытта, М.Фәйзуллин сүзләренә караганда, Гвардия урамындагы 5 йортта электр белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыру һәм ремонтлау эше алып барыла, подъезд ремонтлана. Подвалда салкын су торбасы алмаштырылган. “Эшләр тулы көчкә бара, - дип белдерде идарәче компания директоры. – Җылыту сезоны тәмамланганнан соң үзәк җылыту системасын алмаштыру һәм фасад эшләренә тотыначакбыз”.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 202 торак йорт капитальремонтланачак, моңа 1 миллиард 311 милллион сум тотылачак. Чагыштыру өчен, узган елны капремонт эшләре 261 йортта алып барылган, бу 1 миллиард 195 миллион сумга чыккан. Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел күбрәк Казан йортлары комплекслы рәвештә ремонтланачак, азрак сандагы йортларны күбрәк акчага ремонтлануы шуның белән аңлатыла.
И.Гыйниятуллин быел ремонтны 30 подрядчы оешма башкарачак дип белдерде, алар исә квалификация комиссиясе тарафыннан сайланып алынган. “Аларның барысының да эшләү тәҗрибәсе бар, эшчеләре, техникасы һәм инвентаре җитәрлек”, - дип белдерде ТКХ комитеты рәисе.
Гвардия урамының 5-нче номерлы йортта яшәүчеләр белән аралашкан вакытта Казан Мэры Илсур Метшин капиталь ремонт барышында башкарылган эшләрнең сыйфатын үзләренә тикшерергә, “узган елны подрядчы оешма үзен яхшы яктан күрсәтте”, - диде И.Метшин, әмма халыкка “Ышаныгыз, әмма тикшерегез” принцибы буенча эш итәргә киңәш итте.
Хәзерге вакытта Казанда капитальремонт эшләре 141 йортта башланган. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, капремонт үтәлешенә әлегә шикаятьләр юк. “Сораулар барлыкка килгән очракта, алар эш тәртибендә хәл итеп барыла”, - дип белдерде шәһәрнең ТКХ комитеты рәисе.