(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан шәһәре Думасының икенче сессиясе утырышында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина депутатларга тарихи җирлек территориясенең тотрыклы үсеш концепциясен тәкъдим итте. Документ өстендә эш ике ел дәвамында алып барылды һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Якын арада шәһәрдә концепциянең төп нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен проект төркеме төзеләчәк.
«Безнең шәһәр һәм республика мәдәни мирас объектларын саклау эшенә комплекслы якын килә, - диде Казан Мэры Илсур Метшин,ул сессия утырышын алып барды. - 2001 елда расланган «Казан тарихи үзәген саклау һәм үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруга күп көч куелды, нәтиҗәдә без күп кенә объектларны саклап кала алдык һәм бу юнәлештә алга таба эшләү өчен нигез сала алдык».
Концепцияне эшләү мәдәни мирас объектларын саклау эшендә мөһим адым булды, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Депутатларны эшләнгән концепциянең төп нигезләмәләре белән шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллинны таныштырды. Казанның тарихи җирлеге шәһәрнең гомуми мәйданының 5%-тан кимрәген тәшкил итә, әмма бу чикләрдә һәйкәлләрнең һәм тарихи төзелешләрнең зур өлеше тупланган, дип искәртте ул. Тарихи мохитне яклау механизмнарын гамәлгә ашыру өчен 2015 елда Казан төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлек статусын алды, 2017 елда аның чикләре һәм саклау предметы расланды, алар 431 тарихи яктан кыйммәтле шәһәр формалаштыручы объектны үз эченә ала.
«Мәдәни мирас объектлары тирәсендә мохит формалаштыручы шәһәрнең тарихи йөзен саклау, шулай ук үзәкнең инвестицион потенциалын гамәлгә ашыру өчен, бурычны комплекслы хәл итәргә мөмкинлек биргән шәһәр төзелешен җайга салуның бердәм методологиясен формалаштыру зарурлыгы туды», - дип билгеләп үтте И.Төхвәтуллина.
Бу максатка ирешү өчен ТР Президенты йөкләмәсе буенча Казан Мэры җитәкчелегендә ике елдан артык Казан тарихи җирлеге территориясен тотрыклы үстерү концепциясен эшләү алып барылды. Эшне ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова контрольдә тотты. Эшкәртүгә Мәскәү генпланы фәнни-тикшеренү институты белгечләре, Югары икътисад мәктәбе, шулай ук Гамәли урбанистка үзәге белгечләре җәлеп ителде. Эшләүчеләр составына нигездә шәһәрнең үзенчәлекләрен яхшы белгән җирле белгечләр керде.
Концепция өч бүлектән тора, дип искәртте И.Төхвәтуллина. Яңа төзелеш объектларының күләм-пространство характеристикаларына һәм төзелешне җайга салу кагыйдәләренә карата таләпләрне үз эченә алган бүлек тарихи җирлек территориясен өч зонага бүлүне күздә тота: гомуми классик чишелешләрдә заманча алымнар куллану рөхсәт ителә торган регенерация зонасы һәм заманча архитектура чишелешләрен куллануны рөхсәт итә торган интерпретация зонасы. Моннан тыш, бүлек рөхсәт ителгән төзелеш һәм бизәү материалларының чик параметрларын регламентлый.
«Икенче бүлек иҗтимагый киңлекләрне, җәяүлеләр элемтәләрен, яшел боҗраларны үстерү концепциясен үз эченә ала, җирлекнең рельефын саклауга, тарихи бакчаларны торгызуга игътибарны юнәлтә», - дип билгеләде шәһәрнең баш архитекторы.
Соңгы бүлек матди булмаган мирасны саклап калуның мөһимлегенә кагыла - территорияләр функцияләре җыелмасында торышлар, аннан файдалану характеры һәм иң мөһиме - бу урыннарда бара торган процессларда катнашкан кешеләр. «Бу бүлек шәһәрнең тарихи үзәген яңадан тормыш һәм мәгънә белән тулыландырырга тиеш», - дип аңлатты И.Төхвәтуллина.
Казан Башкарма комитеты буш кишәрлекләрне ачыклау, төзелгән территорияне файдалану характерын билгеләү, шәһәрнең Генпланы нигезендә яшел каркасны һәм транспорт системасын үстерү мөмкинлекләрен билгеләү буенча зур эш башкарды, дип билгеләде И.Төхвәтуллина. Моннан тыш, тарихи җирлек чикләрендә төзүчеләр һәм җир кишәрлекләре милекчеләре белән очрашулар берничә тапкыр оештырылды, ә шәһәр төзелеше советларында объектлар эшләнгән концепция призмасы аша каралды.
«Фикер алышу барышында, аерым алганда, рельефта төзелеш принципларын, шулай ук шәхси торак төзелешенең бер типтагы проектларын эшләү зарурлыгы ачыкланды», - диде спикер.
Сентябрьдә әлеге концепцияне ТР Президентына тәкъдим иттеләр, ул башкарылган эшне хуплады.
Шунысы кызык, сентябрьдә Санкт-Петербургта узган «Архитектура мирасы-2020» Бөтенроссия фестивале кысаларында концепция «Архитектура һәм ландшафт мирасы объектларын саклауга юнәлдерелгән төбәк һәм муниципаль программалар» номинациясендә гран-при яулады.
Эш нәтиҗәсендә башкарма хакимият органнары, шулай ук төзүчеләр һәм проектлаучылар тарихи җирлек чикләрендә аңлаешлы һәм ачык эш кагыйдәләрен булдыручы норматив база алачак, дип өстәде И.Төхвәтуллина.
Концепция материаллары нигезендә кайбер документларга үзгәрешләр кертү планлаштырыла, алар арасында «Төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлек территориясе чикләрендә территориянең чикләрен, саклау предметын һәм шәһәр төзелеше регламентларына таләпләрне раслау турында» ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы, Казанның җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, шәһәрне проектлауның шәһәр төзелешенә кагылышлы җирле нормативлары һәм төзекләндерү кагыйдәләре. Кайбер нигезләмәләр нормативларга кертелгән инде, дип хәбәр итте И.Төхвәтуллина.
«Без аеруча мөһим мәсьәләне карыйбыз. Бүген, Президентыбыз, Хөкүмәттәге хезмәттәшләребез, күпсанлы белгечләребез һәм профессионалларыбыз ярдәме белән, без тарихи үзәктә төзелеш комплексы эшен регламентлаучы барлык кагыйдәләр өчен дә төгәл, үтә күренмәле һәм бертөрле булган документ алдык», - диде И.Метшин.
Мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә эшне камилләштерү тәкъдимнәре белән «Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Эдуард Колтун чыгыш ясады. 20 ел дәвамында ул мәдәни мирас объектларын реставрацияләү һәм торгызу белән шөгыльләнә. Аерым алганда, ул «Янтарный домик» бинасын, Пушкин урамындагы Парамонов йортын, Бертуган Крестовниковлар заводын, «Икмәк базары» комплексын реставрацияли, шулай ук Багаутдинова бинасын реставрацияләү проекты өстендә дә эш башланды (Мәрҗани урамында).
Башка сораулар арасында Э.Колтун мәдәни мирас объектлары булган биналарның милекчеләре эшен контрольдә тоту эшен көчәйтергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, еш кына мондый биналарны сатып алганнан соң милекчеләр аларны ташландык хәлдә калдыралар, бу аларның тагын да ныграк җимерелүенә китерә.
«Бу өлкәдә контрольне көчәйтергә тәкъдим итәм, ә атап әйткәндә - йөкләмәләр срогын күрсәтеп һәм контрольдә тотып, мәдәни мирас объектларының бердәм базасын булдыру процедурасын закон белән беркетергә, йөкләмәләрне үтәү өчен чикләнгән күләмдә озайтулар кертергә тәкъдим итәм», - диде ул.
Мэр чыгыш ясаучының инициативасын хуплады. «Мин муниципаль берәмлек башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкинга, кызыксынган яклар белән бергәләп, тиешле документны әзерләргә кушам, - дип билгеләп үтте ул. - дистә еллар ташландык хәлдә торган кыйммәтле биналарны саклап калу өчен, Дәүләт советына закон инициативасын кертергә кирәк».
Депутатлар Казан тарихи җирлеге территориясенең тотрыклы үсеш концепциясен һәм документның төп нигезләмәләрен гамәлгә ашыру эшен хуплады.
ТР Президенты йөкләмәсе буенча, якын арада шәһәрнең баш архитекторы каршында проект төркеме оештырылачак, аның төп бурычы хокукый документларда да, гамәли эшчәнлектә дә концепция идеяләрен гамәлгә ашыру булачак.