(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь, Ксения Швецова). Башкарма комитет җитәкчесе итеп элек Башкарма комитет башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкарган Рөстәм Гафров билгеләнде. Бүген Казан шәһәр Думасының икенче сессиясе утырышында шундый карар кабул ителде, ул Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Ратушада узды.
Шәһәр Уставы нигезендә Башкарма комитет җитәкчесе конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан Казан шәһәре Думасы тарафыннан билгеләнә, дип искәртте Илсур Метшин. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә ачык конкурс 21-нче сентябрьдә Денис Калинкинның Казан шәһәр Думасы депутаты итеп сайлануы һәм вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза бирүе белән бәйле рәвештә игълан ителде. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе массакүләм мәгълүмат чараларында үз вакытында урнаштырылды. Нәтиҗәдә, сайлап алуда дүрт кандидат катнашты.
19-нчы октябрьдә бирелгән гаризаларны караган конкурс комиссиясе утырышы булды, барлык кандидатлар тыңланды һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары каравына ике дәгъвачы сайланды - Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Бүген дәгъвачылар соңгы елларда башкарган эшләре турында сөйләделәр һәм депутатларга шәһәрне үстерү буенча үз программаларын тәкъдим иттеләр. Беренче булып үз планнары белән Илсур Хисмәтуллин уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген иң мөһиме - ирешелгән үсеш темпларын саклап калу.
«Төзекләндерү дәрәҗәсе, уңайлылык һәм куркынычсызлык буенча мегаполисның ерак районнары аның үзәк өлешеннән аерылып торырга тиеш түгел, - диде ул. - Шәһәр мохите - һәркем өчен мөһим социаль киңлек. Ике ел эчендә Юдино микрорайонының тулысынча үзгәрүе бик яхшы мисал. Башланган эшне дәвам итәргә кирәк, мондый үсешкә Жилплощадка, Левченко микрорайоны һәм башка территорияләр дә мохтаҗ».
Экологик аспект мохит формалаштыруның мөһим өлеше булып тора, дип өстәде спикер. Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю культурасын формалаштыру эше белән шөгыльләнү мөһим, дип ассызыклады И.Хисмәтуллин.
Яңа микрорайоннар төзүне планлаштырганда ул социаль инфраструктурага гына түгел, ә эшкә урнашу урыннарына булган ихтыяҗны да алдан ук исәпкә алырга тәкъдим итте, шулай ук шәһәр халкын социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга һәм төрле инициативалар буенча фикер алышуга активрак җәлеп итү мөһим, дип билгеләде.
Казанның соңгы елларда актив үсеш алуы турында Рөстәм Гафаров та үз чыгышында әйтте. «Казанда шәһәр мохите тормышының яхшыруын һәм тормыш сыйфаты яхшыруын федераль һәм халыкара экспертларның бәяләве, бәйсез сораштырулар, ә иң мөһиме - җәмәгать мәсьәләләрен хәл итүдә турыдан-туры катнашучы шәһәр кешеләре фикерләре раслый», - дип билгеләде ул.
Р.Гафаров белем бирү сыйфаты мәсьәләләренә аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, Казан мәктәпләре коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә дистанцион укуга күчтеләр һәм яңа йөкләнешне педагоглар да, укучылар да яхшы башкарып чыкты.
«Мәгариф сыйфаты турында сөйләгәндә, лидер мәктәпләр һәм артта калучы мәктәпләр арасында аерманы киметү эшен җайга салырга кирәк, - дип саный Р.Гафаров. - Монда, шул исәптән, халыкара тәҗрибәне өйрәнергә һәм Казан мәгарифен дөнья дәрәҗәсенә чыгару өчен барысын да эшләргә кирәк».
Казанның төзелеш тармагын үстерүдә элеккеге индустриаль мәйданчыклар территорияләрен комплекслы реновацияләүдә, шулай ук шәһәр перифериясендә яңа мәйданчыклар булдыруда зур резерв бар, дип билгеләп үтте спикер. «Безнең бурыч - тармак һәм шәһәр халкының мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү. Квадрат метрлар гына түгел, ә тормышның яңа сыйфаты - парковкалар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, яшел зоналар һәм юллар - төзелергә тиеш», - дип ассызыклады Р.Гафаров.
Р.Гафаров үз чыгышында шулай ук шәһәрнең барлык микрорайоннары һәм бистәләре яшьләренә әлеге объектларга килү мөмкинлеген тәэмин итәргә, яшьләр өчен кызыклы инфраструктура булдырырга чакырды. Моннан тыш, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең, торак-коммуналь хуҗалыкны, транспорт тармагын һәм шәһәр өчен башка мөһим юнәлешләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Чыгышлардан соң конкурсантлар депутатлар сорауларына җавап бирделәр.
Казан Уставы нигезендә Башкарма комитет җитәкчесен билгеләү турындагы карар ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә, дип искәртте Мэр. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына тавыш бирү процедурасын уздырганнан соң, күпчелек тавыш белән Рөстәм Гафаров билгеләнде.
«Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт һәм аны аклау өчен бөтен көчемне куярга вәгъдә итәм», - диде Р.Гафаров.
Казан Мэры яңа җитәкчене вазифага сайлануы белән котлады һәм аңа уңышлар теләде.
«Безгә бергәләп күп кенә проектларны тормышка ашырырга кирәк булачак. Сезнең алда икътисадта, социаль өлкәдә шәһәрне үстерү буенча зур бурычлар тора. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына алдарак җитәкчелек иткән күренекле кешеләрдән соң килү һәрвакыт җиңел түгел. Әмма сездә уңышлы эшләү өчен барысы да бар - район башлыгы сыйфатында, җитештерүдә зур тәҗрибә, - диде И.Метшин. - Шәһәр һәм аның халкы фадасына сездән яңалыклар көтәбез».
Белешмә
Гафаров Рөстәм Гыйльфан улы 1965 елның 11-нче октябрендә Казанда туган.
1988 елда С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый.
1988 елның августыннан 1991 елның августына кадәр Казан сөт комбинатында инженер-механик, компрессорлар цехы башлыгы булып эшли.
1991 елның сентябреннән 1993 елның маена кадәр - «ИТ-проект» МП ремонт-монтаж участогы башлыгы.
1993 елның маеннан 2001 елның гыйнварына кадәр - «Кипер» җитештерү-коммерция фирмасы директоры.
2001 елның гыйнварыннан 2006 елның мартына кадәр - шәхси эшмәкәр.
2006 елның мартыннан сентябренә кадәр - Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең торак-коммуналь хуҗалык, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге башлыгы урынбасары, башлыгы.
2006 елның сентябреннән 2010 елның маена кадәр - Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
2010 елның маеннан октябренә кадәр - Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы хакимияте башлыгы.
2018 елның 11-нче октябреннән 2020 елның 20-нче октябренә кадәр - Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2020 елның 21-нче октябреннән - Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.
Бүләкләре: «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), Казанның Мактау грамотасы (2010 ел); Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2012 ел, 2018 ел); «Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2013 ел); «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2014 ел); «Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2015 ел, 2016 ел), «Казан хакына хезмәт һәм батырлык өчен» мактау билгесе (2015 ел); «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты (2016 ел), «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының II дәрәҗә медале (2016 ел); «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014 ел); «2014 елда Сочи шәһәрендә ХХII Кышкы Олимпия һәм ХI Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2015 ел), «Казан шәһәрендә 2015 елда су спорт төрләре буенча узган XVI дөнья чемпионаты» (2016 ел); «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале (2012 ел); Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2015, 2017 ел); «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасына 85 ел» юбилей медале (2017 ел), «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә һәм флотка 100 ел» юбилей медале (2018 ел).
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.