(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алсу Сафина). 500 берәмлектән артык кар җыю техникасы, ягъни аларның гомуми саныннан 85%-ы, кышкы чорда эшләүгә әзерләнгән. 25-нче октябрьгә 596 берәмлекне үз эченә алган кышкы җыештыру техникасы паркын әзерләү төгәлләнәчәк. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин юл хезмәтләрен юлларны кышкы карап тотуга җитди якын килергә чакырды.
«Барлык коллегаларны, ведомствоара комиссияне юл хезмәтләренең әзерлегенә бөтен җаваплылык белән якын килүне сорыйм, - диде шәһәр башлыгы. - Без ел саен моны эшлибез, шуңа да карамастан, бу һәрвакыт безнең өчен җаваплы эш. Юл хезмәтләренең торышына һәм мобильлегенә кышкы чорда юллардагы тәртип бәйле. Без автомобильләр саны буенча үсәбез, шуңа күрә бу бурыч елдан-ел катлаулана бара».
Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына 15-нче октябрьдә күчтеләр, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Аның сүзләренә караганда, бу көннән подрядчы предприятиеләрнең диспетчерлык хезмәтләре тиешле күләмдә техника кизү торуын оештыру белән тәүлек буе эшләү режимына күчерелгән.
Шәһәрдә җыештырыла торган юлларның озынлыгы 1900 чакрымнан артык, ә җыештыру территориясе әлеге эшләрнең 4 заказчысы - шәһәр администрацияләре арасында бүленгән. Юлларны карап тотуны агымдагы ел ахырына кадәр шартнамәчел йөкләмәләре булган 4 подряд оешмасы башкара. 2021 елга подрядчы оешмалар бу елның декабрендә конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк, дип билгеләп үтте И.Куляжев.
Кышкы җыештыру техникасы паркына килгәндә, ул 596 берәмлек исәпләнә, кышкы чорда эшләүгә 506 берәмлек әзерләнгән, ягъни гомуми санның 85%-ы. Калган техника - җәйге эш режимында эшли торган машиналар, шулай ук планлы ремонтта булган кар төягечләр һәм ротор чистарткычлары, дип аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. 25-нче октябрьгә техниканы әзерләүне тулысынча төгәлләү планлаштырыла. «Һава торышы бозылуы һәм көчле кар явулар күзәтелгән очракта, гамәлдәге «Буран» оператив планы кысаларында кар көртләренә каршы көрәшү өчен техника санын 1 мең берәмлеккә җиткерә алабыз», - дип өстәде И.Куляжев.
Ул, быел республика бюджеты хисабына КАМАЗ шассиларына 41 юл предприятиесе машинасына капиталь ремонт ясалган, дип сөйләде. Ремонт суммасы якынча 65 млн сум тәшкил иткән.
Сезон арасындагы чорда урамнарның барлык җәяүлеләр участоклары, мәгариф учреждениеләренә һәм социаль әһәмияткә ия объектларга илтүче метро һәм тротуарлар станцияләренә килү юллары аерым контрольдә тора.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе сүзләренә караганда, тротуарларны һәм җәяүлеләр урамнарын җыештыруда уртача 600 юл эшчесен һәм 90 кече механизация берәмлеген куллану планлаштырыла.
«Сентябрь азагында предприятиеләрнең кышкы чорга әзерлеге буенча арадаш тикшерү үткәрелде, бүгенгә җыештыру техникасының маршрут карталары төзәтелде, машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга инструктажлар үткәрелде, - дип билгеләп үтте И.Куляжев. Ул техниканың һәм юл хезмәтләренең әзерлеген тикшерү 25-нче октябрьгә кадәр үткәреләчәк, дип өстәде.
Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү реагентлар һәм ком-тоз катнашмасын кулланып башкарылачак. Кышкы сезонга ком-тоз катнашмасы тулысынча әзерләнгән - 75 мең тонна, 9,5 мең тонна ике фазалы реагент бар. Эшкәртү мәйданы 8 млн кв.м чамасы тәшкил итәчәк - бу хәрәкәт интенсивлыгы зур булган, җәмәгать транспорты маршрутлары йөргән һәм күпер корылмалары булган барлык төп магистраль юллар.
Гадәттәгечә Казанның юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы 182 көн дәвам итәчәк - 2021 елның 14-нче апреленә кадәр.