(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алсу Сафина). Татарстан башкаласында юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тулы бер армиясе эшли, алар масштаблы чараларга әзерләнгәндә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Бүген квартал эчендәге һәм бистә юлларын ремонтлауга, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга, шәһәр өчен мөһим магистральләр төзүгә бик күп хезмәткәрләр җәлеп ителде. Ә юл эшләренә Татарстан башкаласында 2020 елда 7,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен кичә узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган вакытта әйтте.
«Бездә профессионалларның тулы бер армиясе бар, алар Универсиадага, WorldSkills, су спорты һәм футбол буенча дөнья чемпионатларына әзерлек кебек масштаблы чараларда эшләгәндә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Кайчандыр без юл инфраструктурасын тоту һәм үстерү өчен елына 5,5-6 млрд сум юл инвестицияләре алырга хыялландык. Бүген без 7 млрд сумнан арттык сумманы күчердек», - дип ассызыклады И.Метшин.
Мэр сүзләренчә, бүген төрле дәрәҗәдәге профессиональ компанияләр «Безнең ишегалды» программасы буенча эшлиләр, квартал эчендәге һәм бистә юлларын, үзәк магистральләрне ремонтлыйлар, шулай ук Зур Казан боҗрасы, Вознесение тракты, М7 юлы кебек эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда катнашалар. »Бу иң югары халыкара стандартлар буенча эшләргә өйрәнгән чын профессионаллар», - дип ассызыклады Мэр.
«Алга таба да акчалар булыр, юл инфраструктурасын үстерү мөмкинлеге булсын өчен сәнәгать предприятиеләре, зур, урта һәм кече бизнес эшләячәк, дип өметләнәбез», - дип йомгаклады ул.