(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин кичә видеоконференция элемтәсе буенча Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләре буенча комитет утырышында катнашты. Татарстан башкаласы башлыгы яшьләр белән эшләүдә җирле һәм төбәк хакимиятләренең роленә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Очрашуның модераторы комитет рәисе Габриэль Нэфф булды.
Илсур Метшин үз докладында карарлар кабул итүдә яшьләрнең мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Казан Мэры яшьләр эшләре буенча консультатив советка хисап әзерләгән өчен, яшьләр департаментына хезмәттәшлек өчен, яшь делегатларга һәм эксперт Йонас Адгурага эшләгән эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан башкаласы башлыгы бу документны булдыруның алшартлары турында искәртте. Әйтик, 2003 елда яшьләрнең җирле һәм төбәк тормышында катнашуы турында яңадан каралган Европа хартиясе кабул ителде. Соңгы ун елда конгресс берничә документ кабул итте, шул исәптән 2019 елда яшьләрнең социаль хокуклары турында 442-нче резолюцияне раслады. Моннан тыш, конгрессның 2017-2020 елларга өстенлекләре яшьләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү турындагы принципларны үз эченә ала. 2019 елда Яшьләр эшләре буенча советның консультатив советы комитетны уку-укыту мохитеннән читтә яшьләр пространствосы төзү максатын куйган хисап өстендә бергәләп эшләргә чакырды.
Казанда мондый киңлекнең мисалы итеп Илсур Метшин 30-нчы августта ачылган «Урам» яңа экстрим-паркын атады. «Монда скейтбординг, BMX freestyle-спорт, паркур, стритбол һәм воркаут белән шөгыльләнергә мөмкин. Барлык мәйданчыклар да ачык һәм бушлай. Бу меңләгән яшьләргә үз урынын табарга мөмкинлек бирә торган уникаль проект, чөнки яшьләрдә экстремаль урам спорт төрләре популярлыгына карамастан, аларның традицион һәм олимпия спорт төрләре тренерлары арасында базасы һәм ярдәме юк», - диде Казан Мэры.
И.Метшин сүзләренә караганда, бу юнәлештә муниципалитетлар эше яшьләрнең җәмгыять юлыккан проблемаларны хәл итүдә актив катнашуына юнәлгән. «Яшьләр үз илләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган чит ил гражданнарын үз берләшмәләренә интеграцияләргә ярдәм итә. Алар көчле социаль һәм экологик аңлылыкка ия һәм бу белемнәр белән уртаклашалар. Алар COVID-19-га каршы көрәштә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре сыйфатында да, тикшеренүчеләр, эшлеклеләр, новаторлар сыйфатында да иң актив катнашучылар булып тора.
«Хисапның төп идеясе шунда ки, без, җирле һәм төбәк хакимиятләре буларак, яшь кешеләр белән эшләүдә, алар үз потенциалларын тулысынча тормышка ашыра алсын өчен, җаваплылык тотабыз. Һәм без моны яшьләр инфраструктурасын үстерү юлы белән генә түгел, ә җирле һәм төбәк дәрәҗәләрендә тиешле гамәлләрне координацияләү юлы белән дә эшләргә тиеш», - диде Мэр.
Мэр чыгышыннан соң, Швеция вәкиле Томас Андерссон тәкъдим иткән ачыклык кертүче меморандум проекты, резолюция һәм тәкъдимнәрнең башлангыч проекты кабул ителде. Шулай ук Европа яшьләр фонды эшчәнлеген тәкъдир итү белән Европа яшьләр фонды башлыгы урынбасары Сильвия Иванова чыгыш ясады.