(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Яңа фортепиано Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнерлык мәктәбендә пәйда булды. Уку йортын яңа музыка коралы белән җиһазлау инициативасы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән мәктәпкә килгән чагында Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «ДАШКА» мәктәбенә визитлары вакытында «Студия» кече яшь баскычындагы балаларның гомуми эстетик үсеше буенча дәресләрдә, рәсем сәнгате дәресендә, 3D-модельләштерү һәм 3D-басма буенча ачык дәрестә, китапханә-коворкингта булдылар, мультипликация студиясе эше белән таныштылар.
Мәгариф учреждениесе белән танышу барышында Казан Мэры билгеләп үткәнчә, балалар музыка белән иске, көйләнмәгән фортепианода шөгыльләнгән. Мәктәп директоры Мария Латыйпова сүзләренчә, музыка инструментына 30 ел тирәсе булган. «Бу вакыт эчендә фортепиано тузды, аны көйләү мөмкин түгел иде инде», - дип сөйләде М.Латыйпова.
Санкт-Петербургтан яңа музыка коралын мәктәпкә бу атнада алып килделәр. Яңа фортепиано тавышын мәктәпнең музыка җитәкчеләре югары бәяләде. «Аерма искиткея зур, яңа уен коралы колакларны иркәли, матур яңгыраш, бу бөтен мәктәп өчен зур шатлык», - дип билгеләде музыка педагогы Оксана Строганова.
Мәктәп директоры сүзләренә караганда, мәктәптә балаларның музыкаль үсеше архитектур үсеш белән параллель бара. Нигездә музыка белән кече төркемгә караган 5-10 яшьлек балалар шөгыльләнә. Бүгенге көндә мәктәптә 1460 бала шөгыльләнә, шуларның 700-е - кече төркемдә. «Мәктәптә дәресләр арасында музыкаль тәнәфесләр бар, шулай ук балалар музыканы рәсемгә төшерә - кәгазьдә үз музыкаль кәефләрен чагылдыра, мәсәлән, музыка моңсу булса - караңгы төсләрне кулланалар», - дип сөйләде М.Латыйпова.
«ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Архитектура һәм дизайн институтының бүлекчәсе булып тора, һөнәри юнәлешле өстәмә белем бирү һәм югары уку йортына кадәр архитектура өлкәсендә белем бирү белән шөгыльләнә.