(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанда «Растем вместе - Бергә үсәбез» шәһәр проекты старт алды. Проект кысаларында шәһәрнең барлык 320 балалар бакчасы һәм 166 мәктәбе территориясендә агач үсентеләре утыртылачак. Экология акциясенә Казан Мэры Илсур Метшин да кушылды. Шәһәр башлыгы Мәскәү районының 75-нче номерлы гимназиясенең икенче сыйныф укучылары белән бергә мәктәп территориясендә наратлар утыртты. Ике ел дәвамында укучылар үсемлекләрне карап үстерәчәк. Алар ныгыгач, аларны шәһәр паркларына һәм скверларына күчереп утыртачаклар.
Бүген шәһәрнең барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында агач үсентеләре утыртылды - 58 мең 600 мәктәпкәчә учреждениеләрдә өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче бала һәм икенче сыйныф укучылары 2500 нарат һәм чыршы үсентесе утырттылар. Акция Халыкара озон катламын саклау көненә багышланган, ул ел саен 16-нчы сентябрьдә билгеләп үтелә.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа уку елы яңа экологик инициативадан башланды. «Без балаларыбыз экологик чиста шәһәрдә үссен, безне яшеллек чолгап алсын өчен көч куябыз. Бүген без берьюлы 2,5 мең үсенте утыртабыз. Һәм бу беренче адым гына», - дип билгеләп үтте И.Метшин. Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, 2025 елда парталар артына 190 мең укучы утырачак. «Бу дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле тулы бер армия», - дип ассызыклады ул. Шәһәр башлыгы фикеренчә, экологик акция нәтиҗәсендә балалар табигатькә сакчыл карарга өйрәнәчәк. «Бу башка балалар, алар беркайчан да агач ботакларын сындырмаячак, һәм алар табигатьне саклаячак, яшел матурлыкны арттырачаклар», - диде И.Метшин.
75-нче номерлы гимназиядә экология акциясе икенче сыйныф укучылары өчен табигать белеме дәресеннән башланды, анда аларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында файдалы мәгълүмат белән «Яшь эколог көндәлеге» тапшырылды. 2019 елдан көндәлек ел башында шәһәрнең һәр икенче сыйныф укучысына тапшырыла. Быел аны Казанның 18 мең 472 укучысы алды. Табигать белеме дәресләрендә Илсур Метшин да булды, ул балалардан, табигатьтә вакытны үткәрергә яраталармы һәм үсемлекләргә сакчыл карыйлармы, дип кызыксынды. «Урамда машиналар күп, алар зарарлы матдәләр бүлеп чыгара, ә агачлар киресенчә һаваны кислород белән туендыра, шуңа күрә агачлар күбрәк булган урыннарда сулыш алу рәхәтрәк, - дип мөрәҗәгать итте мәктәп укучыларына Мэр. - Балалар, табигатьне сакларга һәм агачлар утыртырга кирәк, Казанда, республикада һәм тулаем илдә алар никадәр күбрәк булса, һава шулкадәр чистарак булачак».
Теоретик дәрестән соң укучылар практикага керештеләр. Икенче сыйныф укучыларына көрәкләр һәм сусипкечләр бирделәр, Казан Мэры белән бергә алар гимназия территориясендә нарат үсентеләре утырттылар. Үсемлекләргә бер генә ел, алар республиканың Саба районы питомнигында үстерелгән һәм шәһәр тирәлегенә яхшы җайлаштырылган, дип сөйләде Шәһәр балалар экология-биология үзәге директоры Диләрә Галиева. «Утырту өчен ике уңайлы чор бар - бу яз һәм көз. Көз көне үсентеләр утыртсаң, бу салкыннар башланганчы кимендә бер ай алдан эшләнергә тиеш. Без уңышлы вакытны сайладык. Үсентеләр карауны таләп итә, укучылар үсемлекләр турында кайгыртыр, дип ышанам», - диде ул.
Диләрә Галиева әйтүенчә, нарат - талымсыз, кышын аңа ашлама кирәкми, ә менә яз көне тамыр системасы өстәмә тукландыруны таләп итә, шулай ук агачны төрле авырулардан эшкәртергә кирәк. «Наратлар, барлык ылыслы үсемлекләр кебек үк, уникаль - алар да фитонцидлар бүлеп чыгара, алар кешенең үпкәләренә яхшы тәэсир итә һәм әйләнә-тирә мохитне зарарсызландыра. Бүген балалар экологиягә үз өлешләрен кертәләр генә түгел, ә җаваплы булырга да өйрәнәләр - укучылар үз куллары белән утырткан үсемлекләргә игътибар бирәчәк, чөнки бу аларның үз хезмәтләре, агачлар алар белән бергә үсәчәк», - дип саный эколог.
Ел дәвамында мәктәп укучылары төрле токымлы агачлар үстерү чараларында катнашачак, үсентеләр артыннан карарга өйрәнәчәк.
Проект кысаларында өлкән сыйныф укучылары микроклонлаштыру буенча заманча фәнни технологияләрне дә, үсемлекләргә прививка ясау буенча традицион техникаларны да үзләштерәчәк. Моның өчен якын арада биш микроклонлаштыру лабораториясе сатып алыначак. Аларны балалар экология-биология үзәгендә, «Адымнар» полилингваль мәктәбендә, халыкара мәктәптә, «Кояшлы шәһәр» һәм «Салават күпере» торак комплекслары мәктәпләрендә урнаштырачаклар. Лабораториядә балалар, орлыклар кулланып, агачларны мөстәкыйль үстерергә өйрәнәчәкләр. 1,5 елдан агачлар шәһәр паркларында һәм скверларда ачык туфракка утыртылачак.
Укучылар шулай ук Себер эрбет нараты чикләвегеннән (Pinus sibirica Du Tour) үстерү техникасын үзләштерәчәк. 5-8-нче сыйныф укучылары өчен иң мөһим чараларның берсе буларак себер экоүзәге яки мәктәп урманчылыгы белән телекүпер үткәрү планлаштырыла.