(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясе узды. «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы, Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә узган конференция эшендә «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы президиумы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчеләре, җирле политсовет әгъзалары һәм башкалар катнашты.
235 делегатның 175-е катнашты, карар кабул итү өчен кворум бар иде. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып муниципаль берәмлек Башлыгы – Казан шәһәре Думасы рәисе вазыйфасына кандидатура сайлау торды.
ТР Дәүләт Советы депутаты, 12-нче шәһәр клиник хастаханәсе генераль директоры Рамил Әхмәтов Казан муниципаль берәмлегенең хәзерге башлыгы Илсур Метшин кандидатурасын тәкъдим итте.
«Мин сәламәтлек саклау өлкәсеннән вәкил, һәм бу миңа барлык медицина хезмәткәрләре исеменнән Илсур Рәис улы кандидатурасын тәкъдим итәргә хокук бирә. Миңа аның җитәкчелегендә эшләргә, идеяләренең масштабын, аларның тормышка ашырылуына керткән энергиясен эчке яктан тоярга туры килде, –дип билгеләп үтте Р.Әхмәтов. – Мин глобаль үзгәртеп коруларга старт биргән һәм чыннан да туучылар санын арттырган «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасын гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаштым. Бу программа казанлыларның гомер озынлыгын арттырырга, аларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тудырырга мөмкинлек бирде».
Партиянең Яңа Савин бүлеге секретаре, икмәк-кондитер комбинаты генераль директоры Булат Котдусов Эмиль Хөснетдинов кандидатурасын тәкъдим итте. «Ул токарьдан Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына, шулай ук кайбер эре төзелеш компанияләре җитәкчесенә кадәр хезмәт юлын узды», - дип ассызыклады Б.Котдусов.
Тавыш бирүне уздыру өчен тәнәфес игълан ителде, шуннан соң хисап комиссиясе рәисе Ольга Тихонова нәтиҗәләрне игълан итте. Тавыш бирүдә конференциядә 175 әгъза катнашты, дип билгеләде ул. Күпчелек тавышны Илсур Метшин җыйды.
«Ышанычыгыз өчен рәхмәт, шәһәр һәм казанлыларның иминлеге өчен бердәм команда булып эшләүне дәвам итәчәкбез», - дип мөрәҗәгать итте Мэр партиядәшләренә.
Партия уставы нигезендә җирле сәяси советларның составлары ел саен 10 %ка ротацияләнергә тиеш, дип билгеләп үтте үз чыгышында «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе секретареның беренче урынбасары, җирле бүлекчәнең башкарма секретаре Ольга Воронова. «Җитәкче органнар составына үзгәрешләр кертү – конференциянең вәкаләтләре», – диде О.Воронова һәм җирле сәяси советның дүрт әгъзасы ротацияләнергә тиеш, дип өстәде. Алар урынына Марат Закиров, Денис Калинкин, Альбина Рафикова һәм Евгений Чекашов тәкъдим ителде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бюллетеньгә кертелгән барлык кандидатуралар да конференциянең теркәлгән әгъзалары саныннан күпчелек тавыш җыйды.
Шулай ук депутатлар җирле контроль комиссиясе әгъзасы итеп Рамилә Сөнгатуллинаны сайлады.
Конференциянең тагын бер көн тәртибенә куелган мәсьәләсе, узган сентябрь сайлау кампаниясенә йомгак ясау булды. Казан буенча сайлау участокларына килү 62%тан аз гына артыграк тәшкил итте, «Бердәм Россия»дән кандидат буларак, Татарстан Президенты вазифасына Казан сайлаучыларының 72,16%-ы тавыш бирде, республикада – 83%-тан артык, дип искәртте И.Метшин.
«Безнең алда торган бурычлар һәм сайлау компаниясе стратегиясенә салынган максатлар хәл ителде һәм ирешелде,– диде ул. – Без башланган эшне тәмамлау, барлык уйларны тормышка ашыру һәм Казанның абруен тагын да ныгыту мөмкинлеге алдык».
Шәһәр башлыгы казанлыларга сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Сез үзегезнең гражданлык позициягезне күрсәттегез, шәһәрне һәм республиканы алга таба үстерү файдасына сайлау ясадыгыз, – дип билгеләде И.Метшин. – Безнең бурыч – бу ышанычны аклау һәм килешеп эшләү. Теләсә нинди җиңү сайланган депутатларга Казанның иминлеге һәм аның халкының язмышы өчен җаваплылык йөкли. Иртәгә Казанның нинди буласы, безнең, балаларыбыз һәм оныкларыбызның нинди шәһәрдә яшәве – үзебездән тора. Боларның барысын да Казан шәһәре Думасының яңа сайланган депутатлары үз эшләрендә исәпкә алырга тиеш. Халык белән турыдан-туры диалогта һәм шәһәр халкы фикеренә таянып кына без куелган максатларга ирешә алачакбыз».
Гомумән алганда, сайлау компаниясе уңышлы узды, дип килеште Фәрит Мөхәммәтшин. «46 муниципаль берәмлекнең барысы да уңышлы чыгыш ясады, Татарстан шәһәрләре һәм районнары хакимиятенең барлык вәкиллекле органнары формалашты, – диде ул. – Башкала халкының тавышлары сайлау кампаниясенең уңышына җитди йогынты ясады, шуңа күрә без дә шәһәр халкына рәхмәт белдерәбез».
Конференция азагында И.Метшин һәм Ф.Мөхәммәтшин сайлау кампаниясендә актив катнашучыларны һәм шәһәр үсешенә өлеш керткән партия әгъзаларын бүләкләделәр. Шулай ук Мэр партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды.