(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Алинә Бережная). Бу җәйдә Казанның шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында 11 мең 812 бала ял иткән. 1-нче июльдән 31-нче августка кадәр дәвам икән савыктыру кампаниясендә балалар арасында коронавирус белән зарарлануның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә ассызыклаганча, моның өчен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәү буенча зур эш башкарылган. Моннан тыш, шәһәр башлыгы җәйге лагерьлар персоналының эшен билгеләп үтте, быелгы сезонда сменаларны алар көче белән уздырдылар.
«Кызганычка каршы, безнең шәһәр яны лагерьларында ял иткән балаларның саны кимеде. Шуңа да карамастан, 11 меңнән артык бала оештырылган ялда булган, алар табигатьтә көч җыйган, сәламәтлекләрен ныгыткан. Моның өчен зур эш эшләнде. Беркайда да йоктыру учаклары барлыкка килмәде, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләре үтәлде, ә бит бу өстәмә йөкләнеш һәм җаваплылык», - диде И.Метшин.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, лагерьлар хезмәткәрләре балалар ялын оештыру буенча зур эш башкарган. «Соңгы елларда җәйге лагерьлар персоналының эше яхшырды. Бүген бу тәрбиячеләр генә түгел - алар җитди әзерлек уза. Бу безнең дивапларны ремонтлап кына калмыйча, лагерьларыбызны яңа эчтәлек һәм мөмкинлекләр белән дә тулыландыруыбыз турында сөйли. Балалар яңа белемнәр ала. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк», - дип ассызыклады Казан Мэры.
Коронавирус пандемиясе аркасында җәйге савыктыру кампаниясе Казанда 1-нче июльдән башланды. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов быел җәй көне мәктәп яны лагерьлары эшләмәвен, палаткалы лагерьлар уздыруга чикләү саклануын, шулай ук Кара диңгез яр буйларында традицион сменалар булмавын искәртте.
1-нче июльдән 31-нче августка кадәр 21 стационар шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда 11 мең 812 бала ял иткән, чагыштыру өчен - узган ел алар 14,8 мең булган.
Лагерьлар персоналы алдында балаларның ялын мавыктыргыч итү генә түгел, ял итүчеләр арасында йоктыру учакларын булдырмас өчен барлык куркынычсызлык чараларын үтәү бурычы да тора иде. Шәһәр арты лагерьлары обсервация принцибы буенча куркынычсызлык чараларын катгый үтәп эшләде. Сменалар тышкы контактлардан тулысынча ябылды. Ата-аналар көннәре тыелган иде. Шуңа да карамастан, һәр ата-ана үз баласын социаль челтәрләр битләрендә узган туры эфирлар аша күзәтеп тора алды.
Бу сезонда сменалар бары тик лагерь персоналы көче белән генә үткәрелде, чит затларны җәлеп итмичә иҗади, спорт, мәдәни яки башка юнәлештәге мастер-класслар үткәрелде, дип ассызыклады Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. «Әйдаманнарга тәрбиячеләр дә, педагоглар да, тренерлар да булырга туры килде. Һәм бүген, җәйге кампаниягә йомгак ясап, Әйдаманнар мәктәбендә әзерлек узган 260 әйдаман куелган бурычларны үтәде, дип әйтергә мөмкин», - дип билгеләп үтте А.Фәизов.
Лагерьларда профильле сменалар оештырылган иде. Мәсәлән, «Татарстан пионериясе» лагеренда яшь футболчыларның күнегүләре узды, «Спутник» лагеренда - маҗаралы сменалар, «Нармонка» лагеренда - патриотик сменалар, ә «Заречье»да - татар телен өйрәнү буенча традицион сменалар. «Иң кирәкле юнәлешләр булып традицион рәвештә лингвистик программалар кала бирә. Быел инглиз теленнән тыш испан һәм португалия телләрен өйрәнү сменалары өстәлде, алар буенча дәресләрне әйдаманнар - югары уку йортларының филология факультетларында укучы өлкән курс студентлары алып барды», - дип сөйләде А. Фәизов.
Моннан тыш, балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән иде: рольле уеннар, иҗади баттллар, эксперименталь театр, кыяга менү һәм спорт эстафеталары. Шулай ук бу ел программасына Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар да кертелгән иде: «75 батырлык» квесты, хәрби җырлар кичәләре, «Аҗаган» хәрби-патриотик уены, «ТАССРга 100 ел» ретро-уены.
«Ял» Казан үзәгенең Балалар ялы һәм туризм өлкәсендә клиентларның канәгатьлеген бәяләү сервисы белән берлектә уздырган аноним сораштырулары нәтиҗәләре буенча, муниципаль сәламәтләндерү лагерьларында ял иткән Казан балаларының 87%-ы җәйге ялны оештырудан канәгать калган. Кергән искәрмәләрнең 13%-ы шәхси характерда һәм баланың зәвык өстенлекләренә карый.
Көзге каникулларның калган чорында оештырылган ял белән тагын 2,1 мең баланы колачлау планлаштырыла.