(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Ксения Швецова). Уку елы башыннан Казанда спорт мәктәпләрендә һәм спорт-сәламәтләндерү комплексларында «Ачык ишекләр көне» акциясе уздырыла. Сентябрь ахырына кадәр йөздән артык чара узачак, ә шәһәрнең спорт мәктәпләрендә 3,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер тәрбияләнәчәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә өстәмә белем бирү педагогларын мәктәпләргә һәм секцияләргә ешрак килергә һәм спорт һәм иҗатта талантлы балаларны ачыкларга чакырды.
Яңа тренировка елы башлану белән 29 муниципаль һәм 11 республика спорт мәктәбе үз ишекләрен ачты, аларда бүген 58 спорт төре үсеш ала, дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. «Без заман белән бергә атлыйбыз, һәм быел безнең спорт мәктәпләрендә яңа олимпия спорт төрләре буенча бүлекләр ачыла - кыяга менү, пляж волейболы һәм 3х3 баскетбол», - диде ул. Аның сүзләренә караганда, балаларда иң зур ихтыяҗга футбол, йөзү, хоккей һәм нәфис гимнастика ия.
Ачык ишекләр көннәрендә спорт мәктәпләрендә булачак тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә спортка битараф булмаган барлык шәһәр халкы да чакырыла. Спорт объектлары барлык теләүчеләргә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен үз мөмкинлекләрен тәкъдим итә, ә спорт мәктәпләре, үз чиратында, үз казанышларын тәкъдир итә һәм килүчеләрне Казанны төрле республика һәм шәһәр ярышларында тәкъдим итүче танылган спортчылар белән таныштыра. Яшь спортчылар чараларда үзләренең осталыкларын күрсәтмә чыгышларда күрсәтә.
«Ачык ишекләр көне» кысаларындагы чаралар барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узачак, шул исәптән килүчеләрнең санын чикләү буенча. Мәктәпләрдә күнегүләр көндезге режимда үтәчәк, медицина персоналы тарафыннан көчәйтелгән контроль белән алып барылачак.
Илсур Метшин, талантлы балаларны ачыклау өчен, өстәмә белем бирү педагогларын мәктәпләргә һәм төрле секцияләргә йөрергә чакырды.
«Бу тренерларга гына түгел, музыка һәм сәнгать мәктәпләре педагогларына да, робототехника түгәрәкләренә дә кагыла, - диде Мэр. - Спортта, иҗатта, IT-технологияләрдә зур нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле балаларны башлангыч этапта ачыкларга кирәк. Ә аннары, алга киткән шәһәр инфраструктурасын кулланып, алардан күк йөзендә балкый торган йолдызларны - башта шәһәр, аннары республика, Россия һәм халыкара йолдызларны үстерергә кирәк. Ә без спорт һәм мәдәни инфраструктура Татарстан башкаласына лаеклы булсын өчен барысын да эшләячәкбез».
Бүген Ачык ишекләр көннәре шәһәрнең 14 спорт мәктәбендә узды инде, дип хәбәр итте А.Салихов. «Ачык ишекләр көне» кысаларындагы барлык чараларны үткәрү графигы белән Физик культура һәм спорт комитетының интернет-сәхифәсендә, шулай ук спорт мәктәпләренең һәм комитетының социаль челтәрләрендә танышырга була.