(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Алинә Бережная). Киләсе елда Казанда капиталь ремонттан соң «Восток» һәм «Юнитур» балалар лагерьларын ачу планлаштырыла. Җәй дәвамында аларның үткәрү мөмкинлеге 450 кешегә артачак. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.
«Восток» лагеренда 200 кешегә 7 корпус, ашханә, клуб, спорт мәйданчыклары төзелгән, территория төзекләндерелгән. Хәзер объектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. «Без әлеге лагерь өчен уникаль профильле сменалар булдыру өстендә эшлибез, тиешле тармаклардан белгечләрне җәлеп итәбез», - дип сөйләде А.Фәизов.
«Юнитур» лагеренда 55 бала өчен 11 йорт төзелде, тагын 45 баланы заманча палаткаларда урнаштыру планлаштырыла. Ашханә, мунча-кер юу комплексы, персонал йорты капиталь төзекләндерелгән. Лагерьда бау паркы, спорт мәйданчыклары төзелгән.
Үз чиратында «Яшьләр» яңартылган лагере бу җәйдә инде 300 ял итүчене кабул иткән. Программа буенча алдагы этапка «Яшь гвардия», «Татарстан пионериясе», «Нармонка» һәм «Огонек» лагерьларына капиталь ремонт ясау проектлары эшләнә.
Лагерьларга килү юлларын ремонтлау дәвам итә. «Нармонка» лагеренда эшләр төгәлләнде, «Бригантина» һәм «Юнитур» лагерьларына илтә торган юллар 30-нчы сентябрьгә тапшырылачак, дип белдерде А.Фәизов. 2021 елга планнарда - «Спутник» лагерена 800 м озынлыктагы юлны салу. Бу Казан лагерьларына килү юлларын яңарту программасының йомгаклау этабы булачак, дип ассызыклады А.Фәизов.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, балалар лагерьларында ялны оештыру бөтенләй яңа дәрәҗәгә күчкән. «Күпчелек балалар ремонтланган лагерьларда ял итү шатлыгын татыдылар инде. Яңа проектлар - тагын да югарырак дәрәҗә», - диде И.Метшин.