(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан тарихи җирлеге территориясенең тотрыклы үсеш концепциясен тәкъдим иттеләр. Республика башлыгы тәкъдиме буенча концепция гомумшәһәр фикер алышуына чыгарылачак. Шуннан соң документ республика башкаласының тарихи үзәге төзеләчәк норматив база нигезенә салыначак һәм Татарстанның башка тарихи җирлекләре өчен ориентир булачак. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр төзелеше һәм тарихи мирасны саклау күзлегеннән чыгып, концепцияне эшләү турындагы карарны шәһәр язмышына уңай тәэсир итүче карар дип атады.
«Без төзүчеләр һәм архитектура мирасы сагында торучылар арасында алтын урталыкны билгеләдек»
Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясен Татарстан Президенты кушуы буенча ике ел дәвамында эшләделәр. Эш төркемен Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләде, бу процессны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова кураторлык итте.
«Без шәһәр төзелеше, урбанистика, архитектура, мәдәни мирасны саклау өлкәсенә караган белгечләрне җәлеп иттек, бәйсез белгечләрне һәм Мәскәүдән хезмәттәшләребезне чакырдык, - дип искәртте Мэр, документ өстендә эшләүнең төп нәтиҗәләрен тәкъдим итеп. - Концепцияне эшләү турындагы карар, шәһәр төзелеше һәм тарихи мирасны саклау күзлегеннән, шәһәр өчен язмышын хәл итүче карар булды».
Казан тарихи үзәкне саклау эшен системалаштыру максатын куйган беренче шәһәрләрнең берсе булды, дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Тарихи үзәк - ул мәдәни мирасны саклау һәм заманча үсеш балансында булган тере организм. Ул чикләүләр түгел, ә мөмкинлекләр киңлеге булырга тиеш. Концепция, образлы итеп әйткәндә, муниципалитет, инвесторлар, төзүчеләр һәм шәһәр халкының мәнфәгатьләрен «өйләндерергә» тиеш», - дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы җитәкчелегендә белгечләр буш яткан җир кишәрлекләрен ачыклау буенча зур аналитик эш башкардылар һәм аларны комплекслы үстерү буенча тәкъдимнәр керттеләр. Төзелгән территорияләрне файдалану характеры билгеләнде, шәһәр үзәгендә яшел каркас һәм транспорт системасын үстерү мөмкинлеге анализланды.
«Без төзүчеләр һәм архитектура мирасы сагында торучылар арасында алтын урталыкны билгеләдек, - диде Мэр. - Без төзүчеләр һәм җир кишәрлекләре милекчеләре белән тарихи җирлек чикләрендә аларның территорияләрне үстерү буенча ниятләрен ачыклау һәм аларга концепция һәм өстенлек механизмнарын аңлату өчен берничә очрашу уздырдык».
Концепция нигезләмәләренең бер өлеше Казанның баш архитекторы җитәкчелегендә шәһәр төзелеше советы утырышларында эшләнгән инде. Фикер алышу барышында конкрет урында урнашкан типологиягә бәйле рәвештә шәхси торак төзелешенең типлаштырылган проектлары эшләнәчәк кишәрлекләрне комплекслы үзләштерү һәм билгеләү таләп ителгән территория ачыкланды. Болар барысы да шәхси секторда архитектура сыйфатын күтәрү һәм халык өчен килештерү процедурасын гадиләштерү максатыннан эшләнде, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
«Без үз бурычыбызны Казан үзәгенең тотрыклы үсеше һәм аның үзенчәлекләренә сакчыл караш өчен максималь мөмкинлекләр тудыруда күрәбез. Концепция шәһәрнең реаль мөмкинлекләрен исәпкә ала, шулай ук гамәлдәге документларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр дә бар», - диде И.Метшин.
Чарада катнашучыларга концепция турында төгәлрәк архитектор, проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков сөйләде. Ул концепция 10-15 елга исәпләнгән, ә аның уникаль методикасы Казанда гына түгел, республиканың һәм илнең башка тарихи җирлекләрендә дә кулланыла ала, дип искәртте. «Без тарихи биналар айсбергның башы гына булган универсаль методиканы кулландык. Шәһәр мохитенең башка аспектлары да каралды: урамнар, ландшафтлар һәм башкалар», - дип билгеләп үтте архитектор.
Билгеләп үтик, эшләнмәләрнең беренче этабы концепциянең нигезле өлешен үз эченә алды. Икенче этап кысаларында Казан тарихи җирлеге территориясен үстерүнең комплекслы киңлек моделе формалаштырылды. Концепциянең кайбер нормалары шәһәр үзәгендә активлыкны арттыруга, тарихи кыяфәтен мәҗбүри саклаганда инвестицияләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән. Торак төзелешен иҗтимагый киңлекләргә, паркларга, бакчаларга һәм скверларга, бердәм физкультура-савыктыру комплексларына һәм территорияләренә юнәлтү тәкъдим ителә. Концепция шулай ук яңа объектларны килештерү процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР Президенты тәкъдиме буенча концепцияне шәһәр фикер алышуына тәкъдим итәчәкләр
Концепцияне раслаганнан соң, тарихи җирлек территориясен үстерүдәге һәр юнәлешне төгәл регламентлый торган норматив актлар базасы эшләнәчәк, дип ассызыклады Мэр. «Инвесторлар һәм төзүчеләр һәр территория буенча барлык параметрларны да төгәл беләчәк, - диде ул. - Моның белән эш туктамый, без аны шул ук составта дәвам итәбез».
И.Метшин шулай ук Татарстан Президентына республика башкаласына игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан башлыгы җитәкчелегендә җәяүле режимда һәм киңәшмәләр форматында тарихи территориядәге һәр бинаны җентекләп караган комиссия тугыз ел эшли», - дип билгеләде ул.
Эшләнгән документның күп аспектлылыгына карамастан, аның төп максаты булып Казанның тарихи йөзен саклап калу тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Моның өчен бик зур эш эшләнде. Бу шәһәр Мэры җитәкчелегендәге команданың бик зур хезмәте, ул күп мәсьәләләрне һәм юнәлешләрне карады, - диде ул. - Бу концепция шәһәрнең үсеше өстендә нинди чикләрдә эшләячәгебезне, кайда нәрсә төзеләчәген күрсәтә. Болар барысы да регламентлаштырылачак».
Республика башлыгы гомумшәһәр фикер алышуына концепция чыгарырга тәкъдим итте, шуннан соң документ Казан шәһәр Думасы тарафыннан расланачак. «Шунысы мөһим, әгәр берәрсе кайчан да булса бу концепцияне үзгәртергә теләсә, шул ук гомумшәһәр фикер алышу процедурасын узарга кирәк булачак, - дип хәбәр итте Р.Миңнеханов. - Шәһәр халкы безнең кая һәм ничек хәрәкәт итәчәгебезне һәм шул ук вакытта безнең тарихи мәдәниятне ничек саклап калачагыбызны аңласын».
Тузган һәм авария хәлендәге торакны бетерү программасын гамәлгә ашырганнан соң шәһәр үзәгендә халык тыгызлыгы артык түбән булды, шуңа күрә концепциядә торак йортлар төзү мөмкинлеген алдан карау мөһим иде, дип саный ТР Президенты. Һәр шундый объектны торгызу буенча профессионаллар фикер алышачак. «Шәһәрнең баш архитекторы җитәкчелегендә проект офисы булдырылачак. Без тәҗрибәле кешеләрне чакырачакбыз, һәм теге яки бу юнәлешләр түрәләр тарафыннан түгел, ә белгечләр, җитештерүчеләр тарафыннан эшләнәчәк».
Казан тәҗрибәсе Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында да исәпкә алыначак, дип өстәде Р.Миңнеханов: «Казаннан тыш, бездә 13 тарихи җирлек бар. Бүген мин Алабуга һәм Чистай буенча бу эшне башлап җибәрүне йөкләдем. Казан тәҗрибәсе, үзләрен күрсәткән кешеләр бу бурычны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, планнар буенча концепция башкарма хакимият органнары өчен дә, проектлаучылар һәм төзүчеләр өчен дә эш документы булачак. Тарихи җирлек чикләрендә төзелеш өлкәсендә аңлаешлы һәм ачык кагыйдәләр гамәлдә булачак. Концепция принциплары ТР Мәдәният министрлыгының тиешле боерыгына, Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә салыначак, шулай ук башкаланың җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә исәпкә алыначак.
Концепция турында фикер алышуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчеләре Олеся Балтусова һәм Наталия Фишман-Бекмаметова, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.