(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин республика Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Идел буе районының Петровский бистәсендәге 129-нчы номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан 270-нче номерлы сайлау участогына шәһәр башлыгы хатыны Гөлнара Метшина белән килде. Шәһәр башлыгы Казанда яшәүчеләрне республика киләчәгенә битараф булмаска һәм сайлауларда катнашырга чакырды.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, алдагы өч көн республика өчен мөһим, чөнки халык Татарстанның киләчәк язмышын сайлый. «Безнең башкаланың барлык сайлау участокларында өч көн дәвамында тавыш бирү оештырылды. Мин халкыбызга мөрәҗәгать итәм: кадерле казанлылар, килегез, һичшиксез тавыш бирегез, шәһәребезнең һәм республикабызның иртәгесе көнен сайлагыз», - диде Мэр.
Петровский бистәсендәге 270-нче номерлы сайлау участогында барлыгы 1346-га якын сайлаучыны көтәләр. Казанда 1-нче августка сайлаучылар саны 920 мең 420 кеше тәшкил итә, шуларның 2109-ы сайлау участокларына беренче тапкыр киләчәк.
Тавыш бирү 11-13-нче сентябрь көннәрендә уза. Тавыш бирүнең бердәм көне статусы 13-нче сентябрь датасына беркетелгән. Сайлау участоклары өч көн дәвамында 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Казан территориясендә 459 сайлау участогы төзелгән, шуларның 31-е сайлаучыларның вакытлыча килү урыннарында урнашкан. 18 сайлау участогында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү буенча электрон комплекслар урнаштырылган. Шулай ук сайлау участокларында быел грипптан вакцинация узарга мөмкин.
Сайлаучыларга уңайлы булсын өчен, шулай ук 11-нче һәм 12-нче сентябрьдә эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, йорт яны территорияләрендә, гомуми файдаланудагы территорияләрдә һәм башка урыннарда тавыш бирү оештырылды. Татарстан башкаласында барлыгы 270-тән артык мобиль сайлау участогы оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүчеләрнең барысына да сайлау участокларында «Я проголосовал! / Мин тавыш бирдем!» беләзеге тапшырыла. Ул «Ак Барс Арена» стадионы янында узачак интерактив программага барырга мөмкинлек бирәчәк. Монда берничә тематик зона оештырылачак: экстрим-мәйданчык, анда мастер-класслар һәм спортчы-экстремалларның күрсәтмә чыгышлары узачак, киберспорт һәм виртуаль чынбарлык зонасы, өлкән буын өчен «Тормышны яратучылар» проектын тәкъдир итү, «Әдәби ишегалды» интеллектуаль ял итү мәйданчыгы, спорт зонасы, соңгысында теләге булган һәркем үз көчләрен ГТО нормаларын тапшыруда сынап карый алачак. Моннан тыш, digital-активлык, аттракционнар, арт-инсталляция һәм экопроектны тәкъдир итү планлаштырыла. Программаның кульминациясе Нюша, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Dabro, Клава Кока, Валерия һәм «Турецкий хоры» катнашындагы концерт булачак. Чара азагында бәйрәм салюты булачак.