(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда бердәм тавыш бирү көне Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында матур концерт һәм төсле салют белән тәмамланды. Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда тавыш биргән шәһәр кешеләре өчен «Ак Барс Арена» стадионы янында Клава Кока, Нюша, Валерия, «Турецкий хоры», Салават Фәтхетдинов һәм башка популяр башкаручылар чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр кешеләрен тавыш бирү тәмамлану белән котладылар һәм актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерделәр.
11-13-нче сентябрьдә Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда республика халкы һәм аның башкаласында яшәүчеләр катнашты. Казан территориясендә 459 сайлау участогы оештырылган иде. Шулай ук 11-нче һәм 12-нче сентябрьдә эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, сайлаучыларга уңайлы булсын өчен йорт яны территорияләрендә, гомуми файдаланудагы территорияләрдә һәм башка урыннарда тавыш бирү оештырылды. Барлыгы Татарстан башкаласында 270-тән артык мобиль сайлау участогы эшләде. Тавыш бирүнең бердәм көне статусы 13-нче сентябрь датасына беркетелгән. Тавыш бирү барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп узды.
Тавыш бирүдә катнашкан шәһәр халкы «Ак Барс Арена» стадионы янында узган якшәмбе интерактив программасына килә һәм кичке концертны карый алды - сайлаучыларга «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» дигән махсус беләзек рәвешендә чакыру билетлары тапшырылды.
Татарстан Президенты сәхнәдән шәһәр халкына мөрәҗәгать итте. «Гражданлык позициягез, башкалабыз һәм республикабызга ярдәмегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, үсеш телим, республикабыз һәм аның башкаласы иң яхшылардан булсын!».
Бердәм тавыш бирү көнендә бәйрәм чаралары стадион янында төш вакытыннан бирле узды. «Ак Барс Арена» каршындагы территория берничә тематик зонага бүленгән, алар республика һәм шәһәребезнең иң күренекле проектларын тәкъдим иттеләр, алар арасында «Әдәби ишегалды» һәм «Тормышны яратучылар» проектлары бар иде. Шулай ук Казан спорт мәктәпләрен тәкъдир итү оештырылган спорт зоналары, музыка караоке-мәйданчыгы, киберспорт һәм виртуаль чынбарлык зоналары эшләде.
Концертта Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, DABRO төркеме, Клава Кока, Нюша чыгыш ясады. Казанлылар үзенең иң танылган хитларын башкарган җырчы Валерияне җылы каршы алдылар. Ә аннан соң сәхнәгә Россиянең танылган «Турецкий хоры» музыкаль коллективы чыкты, ул рус рогыннан алып итальян классик операсына кадәр төрле юнәлешләргә караган композицияләрен башкарды. Ахыргы композицияне - «Ай, былбылым» дигән татар җырын - «Турецкий хоры» солистлары Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры белән татар телендә башкардылар.
Тамашачыларны Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның чыгышы да сөендерде.
Концерт бәйрәм салюты белән тәмамланачак.