(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Ксения Швецова). Кичә Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар тәмамланды. Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда Казан буенча сайлаучыларның килүе 62,9% тәшкил итте, республика буенча - 78%. Гамәлдәге Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда 72,6%, республикада - 84,7% җыйды. Казан шәһәр думасы депутатларын сайлаулар буенча килү 62% тәшкил итте.
Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул искәрткәнчә, шәһәрдә барлыгы 459 сайлау участогы эшләде. 11-нче һәм 12-нче сентябрьдә шәһәр районнарында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен йорт яны территорияләрендә мобиль сайлау участоклары оештырылды. Бу көннәрдә килү дәрәҗәсе бик югары булды, бу аларның ихтыяҗын күрсәтте, дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, тавыш бирү барышында җитди хокук бозулар теркәлмәгән. Участокларда барлык партияләрдән һәм бәйсез кандидатлардан күзәтүчеләр эшләде.
«Бу безнең команданың ныклыгына һәм профессионализмына тикшерү булды, барысы да үз эшен башкарды, - диде Мэр. - Сайлаулар беренче тапкыр пандемия шартларында узды, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән барлык чаралар үтәлде». Керү юлында Һәр сайлаучының температурасын үлчиләр, һәркайсына тавыш бирү өчен шәхси җыелма - каләм, битлек - тапшырыла. Участок комиссияләренең барлык әгъзалары һәм күзәтүчеләр шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде, дип искәртте шәһәр башлыгы.
Хәзерге вакытта йомгаклау беркетмәләрен эшкәртү бара, әмма тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре билгеле инде. Әйтик, Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда республиканың хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнеханов Казанда 72,6% тавыш җыйды, Татарстан Республикасында - 84,7%. «Гадел Россия» партиясеннән кандидат Альмир Михеев Казан буенча 11,47%, республика буенча - 4,4%, «Россия коммунистлары» партиясеннән кандидат Альфред Вәлиев Казан буенча 6,59%, республика буенча 4,41% тавыш җыйды. «Үсеш Партиясе»ннән сайлауларга чыккан Олег Коробченко Казан буенча 3,5%, республика буенча - 3,2%, ЛДПР партиясеннән кандидат Владимир Сурчилов Казан буенча 3,99%, ТР буенча 2,6% тавыш җыйды, дип хәбәр итте И.Метшин.
Казанда Казан шәһәр думасы депутатларын сайлау буенча килү 62% тәшкил итте. Нәтиҗәдә, «Бердәм Россия» партиясе 68,63%, КПРФ - 13,3%, «Гадел Россия» - 9,9%, ЛДПР - 3,5%, «Россия коммунистлары» - 3% туплады.
Казан шәһәр Думасының бер мандатлы округлары буенча иң күп тавышларны «Бердәм Россия»дән тәкъдим ителгән кандидатлар җыйды - алар 16 мандат алды, дип хәбәр итте Мэр. Шулай ук биш үз-үзен тәкъдим итүче, «Үсеш Партиясе», ЛДПР, «Россия коммунистлары», «Гадел Россия»дән тәкъдим ителгән берәр кандидат җиңде.
«Барыгызны да бу катлаулы көрәшнең тәмамлануы белән котлыйсым килә, без башланган эшне төгәлләргә, барлык уйларны тормышка ашырырга һәм Казанның абруен тагын да ныгытырга чираттагы мөмкинлекне алдык, - диде Мэр. - Сайлаучыларга активлыклары, сайлауга килүләре, безнең президентыбыз өчен, яңа депутат корпусы өчен тавыш биргәннәре өчен, актив гражданлык позицияләре өчен аерым рәхмәт. Безнең бурыч - аларның ышанычын аклау һәм бергәләп эшләү һәм яраткан Казаныбызны яңа биеклекләргә чыгару».
Төньяк бер мандатлы округ буенча сайлауларда «Россия коммунистлары» партиясеннән Альфред Вәлиев, Караваев округы буенча - Марат Галиуллин - «Бердәм Россия» партиясе, Кремль округы буенча - «Бердәм Россия» партиясеннән Лилия Бакулина, Академия округы буенча - Гүзәл Сәгыйтова, «Бердәм Россия» партиясе, Прибрежное округы буенча - Руслан Друженков, «Бердәм Россия», Заречье округы буенча - Мәликә Гельмутдинова, үз-үзен тәкъдим итүче, Декабристлар округы буенча - Михаил Кузнецов, «Үсеш партиясе»ннән, җиңде.
Гагарин округы буенча Олег Калимов, «Бердәм Россия» партиясе, Тасма округы буенча - Владимир Беляков, «Бердәм Россия», җиңде. Октябрь сайлау округы буенча «Гадел Россия»дән Камил Закиров, Әмирхан округы буенча - үз-үзен тәкъдим итүче Далия Гайнанова, Чуйков округы буенча - «Бердәм Россия»ле Булат Котдусов, Ямашев округы буенча - үз-үзен тәкъдим итүче Айрат Гайнетдинов, Чистай округы буенча - «Бердәм Россия»ле Сергей Новоселов җиңү яулады.
Кулагин сайлау округында Елена Глухарева, «Бердәм Россия», Павлюхин округында - Рима Мөхәмәдшина, «Бердәм Россия», Гарифьянов округында - Рафаэль Шәвәлиев, «Бердәм Россия», Дубрава округында - үз-үзен тәкъдим итүче Адель Хәйруллин, Габишев округында - «Бердәм Россия»ле Марат Ганиев, Липатов округында - «Бердәм Россия»ле Марат Закиров, Арбузов округында - «Бердәм Россия»ле Евгений Чекашов, Шуртыгин округында - Радик Сәлимев, «Бердәм Россия», Даурия округында - Булат Әхмәтгәрәев, ЛДПР, Зәкиев округында - Евгений Сеньковский, «Бердәм Россия», Ломжа округында үз-үзен тәкъдим итүче Руслан Юсупов җиңде.
Шәһәр башлыгы Эчке эшләр министрлыгының шәхси составының һәм сайлауларны оештыруда катнашкан барлык кешеләрнең һөнәри осталыгын билгеләп үтте һәм тавыш бирү һәлакәтләрсез һәм җитди хокук бозуларсыз узды, дип ассызыклады.