(Казан
шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның Горки-Әмәт
урманында «Тара тапшыр да бүләк ал» экологик акциясенә йомгак ясалды. «Дом»
экоүзәгендә иң актив катнашучыларны Казан Мэры Илсур Метшин бүләкләде. Бүгенге
көндә проектта 2235-тән артык бала теркәлгән, барысы да шәһәр мәктәпләрендә
урнаштырылган фандоматлар аша 180 мең данәдән артык эчемлек савытлары (таралар)
җыйганнар.
Агымдагы ел башында гомуми белем бирү мәктәпләрендә
пилот проекты кысаларында пластик шешәләр һәм алюминий банкаларны аерым җыю
өчен беренче 20 автоматик аппаратлар урнаштырдылар. Аларның Казан уку
йортларына «ТР-Инвест» компаниясе («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә)
тапшырды. Эчемлекләрдән калган савытларны кабул итү өчен фандоматлар аерым җыю
һәм чүп-чарны икенчел эшкәртү системасының төп элементларының берсе булачак.
Исегезгә төшерәбез, Казан – Россиядә каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең тулы циклын
булдырырга планлаштырылган
шәһәрләрнең берсе.
«Бүген бик әһәмиятле эштә беренче адымнарыбызга йомгак
ясыйбыз. Без экологиягә зур игътибар бирергә тырышабыз, шәһәр халкы, балалар
агачлар, чәчәкләр күп булган, сәламәт буын үсеш алган үзенчәлекле шәһәрдә
яшәвен телибез, – диде Илсур Метшин бүләкләү тантанасын ачып. – Моның өчен күп
нәрсә эшлибез – яр буйларын, паркларны, скверларны төзекләндерәбез, шәһәр
хуҗалыгын үстерәбез. Ләкин әлеге тырышлыклар – эшебезнең яртысы гына. Экологик
чиста шәһәрдә яшәр өчен, без яңа чакыруларга әзер булырга һәм чүп-чарны
эшкәртүдә зур адым ясарга тиеш».
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Казанда көн саен
1600 тонна чүп-чар җыела, елга – 550 мең тоннадан 600 мең тоннага кадәр.
Чүплекләрнең мәйданы санитар-саклау зонасы белән бергә 623 гектар тәшкил итә. «Бу
безнең иң зур паркларыбыз һәм скверларыбызга караганда 2,5 тапкырга күбрәк.
Шуңа күрә Казан тирәсендәге чүп-чарның шундый күләмдә алга таба да үсүенә юл
куя алмыйбыз. Без чүп-чар бүлү буенча зур һәм бик әһәмиятле эш башладык.
Җанатарларның һәр мәктәптә, һәр эре супермаркетта, балалар һәм ата-аналар йөри
торган төп кибетләрдә урнашуын телибез», – дип сөйләде шәһәр башлыгы планнар
турында.
И.Метшин фикеренчә, әгәр балалар проблеманың
мөһимлеген аңласа, алар дуслары һәм туганнарының чүп-чарын аерым җыюга җәлеп
итәчәкләр. «Балалар безнең өчен үзенчәлекле фронт. Бүген залда утыручы кече
ярдәмчеләребез әлеге мәсьәләне алар белән бергә җиңү өчен безне
илһамландыралар. Алар җиңел үсештә, һәм алар арасында инде чын лидерлар да бар,
– дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры. – Безнең уңыш шундый җаваплы һәм
тырыш егетләр арасынннан чыккан лидерларга бәйле. Бергәләшеп без Казаныбызны
төзекләндерербез, чистартырбыз һәм якын арада чүп-чардан котылырбыз».
Фандоматларның ике айлык эше дәвамында, мәктәпләрне
карантинга ябуга кадәр, 160 мең пластик шешә һәм 25 мең алюминий банкалар
җыелган. «Тара тапшыр да бүләк ал» акциясен оештыручылар сүзләренә караганда,
1700 алюминий банкадан ике велосипед, ә 4200 пластик шешәдән балалар мәйданчыгы
ясарга мөмкин. Казан мәктәпләрендә урнаштырылган фандоматлардан 5 тонна чиста икенчел
чимал чыгарылган.
«Нәтиҗә барлык оештыручыларның өметләрен артыгы белән
аклаган. Без эшне дәвам итәргә телибез, Казанның барлык мәктәпләрендә дә
фандоматлар урнаштырырга әзер, аларны шәһәр урамнарында, скверларда, паркларда,
сәүдә үзәкләре парковкаларында урнаштыру мөмкинлеген карыйбыз», – диде «ТР-Инвест»
АҖ генераль директоры урынбасары Анастасия Воробьева.
Бүгенге бүләкләү тантанасында иң күп балл җыйган
катнашучыларны, шулай ук иң күп санда калдыклар чыгарган мәктәпләрне
күрсәттеләр.
Вахитов һәм Идел буе районнарында 35-нче лицей, Киров
һәм Мәскәү районнарында 182-нче политехник лицей лидерлар рәтендә. «Иң актив
мәктәп» номинациясендә беренче урынны Совет районының 167-нче мәктәбе алды,
икенче урынны – Совет районының 181-нче күппрофильле мәктәбе, өченче урынны –
Яңа Савин районының 179-нчы гимназиясе.
Мәктәп укучылары арасында беренче урынны 142-нче
мәктәптән Лиана Полеванова (5175 савыт җыйган) һәм 181-нче мәктәптән София
Безрукова (5172 берәмлек савыт тапшырган) алды. Икенче урында – 179-нчы
гимназия укучысы Арсений Коробков, ул фандоматка 3682 данә савыт тапшырган.
181-нче мәктәптән Амелия Фатыйхова өченче урынны алды, ул 2796 савыт тапшырган.
Призларны шулай ук 1237-дән 2601 берәмлеккә кадәр
пластик һәм алюминий савыт җыйган яшьләргә дә тапшырдылар. Алар арасында 77-нче
мәктәптән Кирилл Трубников, Зәринә Гарипова, Айсылу Камалова һәм 167-нче
мәктәптән Самир Ганиев, Карина Хөснетдинова, Булат Фәхретдинов, Максим Антонов,
179-нчы гимназиядән Иван һәм Василий Чегаевлар, 181-нче мәктәптән Нурислам
Рәхимов, 182-нче мәктәптән Максим Максимов һәм 86-нчы мәктәптән Сабир Ганиев
бар.
Исегезгә төшерәбез, фандоматлар калдыкларның 90%-ына
кадәр икенчел әйләнешкә кайтарырга мөмкинлек бирә. Алар автоматлаштырылган һәм
файдалануның максималь гади логикасына ия. Эчемлекләрдән калган пластик шешәләр
һәм алюминий банкаларны берәмләп махсус «тәрәзәгә» урнаштырырга кирәк. Электрон
табло кабул ителгән тараның исәбе турында хәбәр итә. Аппаратта штрих-код буенча
тараның нинди материалдан – пластик яки алюминийдан ясалуын билгели торган
датчиклар урнаштырылган, шуннан соң шешә яки банка махсус секциягә җибәрелә.
Банкалар һәм шешәләр азрак урын алып торсын өчен, алар махсус сминатель аша
уза, ул аларның күләмен 2 тапкырга киметә. Бер фандомат 800 пластик шешә һәм 0,5
литр күләмендәге 400 алюминий банканы сыйдыра, ягъни бер цикл 25 кг чамасы
чимал бирә.
Шешә яки банкаларны фандоматка тапшырган һәр кеше
кодлы чек ала. Аны www.tara-sbor.ru сайтында теркәргә кирәк. Тупланган балларны акция
партнерларының товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә биреләчәк ташламаларга
алмаштырырга мөмкин.
Бүләкләү тантанасында Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Казанның Совет районы хакимияте
башлыгы Роман Фәтхетдинов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат
Закиров һәм башкалар катнашты.