(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алина Бережная).
Бүген Казанның автотранспорт паркы газ-мотор ягулыгында эшли торган 23 яңа «НефАЗ»
автобусы белән тулыланды. Яңа җәмәгать транспортын тәкъдим итү «Казан» гаилә
үзәге янында узды. Яңа автобусларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры
Сергей Когогин, «ГТЛК» ГАҖ генераль директоры Михаил Полубояринов карады. Ел
ахырына кадәр шәһәр маршрутларына барлыгы 53 яңа газ-мотор автобусы чыгачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп
үткәнчә, бүген «КАМАЗ» ГАҖ бөтен дөнья стандартларына туры килә торган
автомобильләр чыгара. «Әлеге автобусларның заманча һәм экологик булуына шигем
юк, безнең халык канәгать булачак. Сыйфатлы җәмәгать транспорты –
гражданнарыбызның кәефе», – диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Президенты
ассызыклаганча, Татарстанда юл инфраструктурасы алга таба да үсәчәк. «Бу
автобусларның шәһәрдә пассажирлар хезмәте сыйфатын яхшыртуын һәм безнең
пассажирларны шатландыруын телибез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Казан Мэры Илсур Метшин республика Президентына
транспорт тармагын үстерүгә ярдәм күрсәткәне һәм шәһәрнең күчмә составы
сыйфатын яхшыртканы өчен рәхмәт белдерде. «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектын
гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук җәмәгать транспортын яңарту мәсьәләләрендә
Казанга системалы ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Казан – 83% юлы норматив
хәлгә китерелгән илдәге шәһәрләрнең берсе. Безнең автобуслар, трамвайлар,
троллейбуслар – Президентның шәһәр проблемаларына даими игътибары», – дип
билгеләп үтте И.Метшин. Шәһәр башлыгы яңа экологик автобуслар - шәһәр өчен
югары күрсәткеч, дип ассызыклады. «Мондый автобуслар – теләсә кайсы
автотранспортчының һәм пассажирларның хыялы. Быел 53 автобус, киләсе елда тагын
92 яңа автобус һәм күчмә составны даими, системалы яңарту көтелә. Барыгызга да
авариясез эшләр, сыйфатлы юллар телим», – диде И.Метшин.
Газ-мотор техникасы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»
илкүләм проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» федераль
проекты кысаларында сатып алынган. Автобус бәясенең 60%-ы федераль бюджеттан
субсидияләнә, 40%-ы дәүләт транспорт лизинг компаниясе аша лизингка бирелә.
Яңа автобусларның 23 берәмлеге «ПАТП-4» муниципаль
унитар предприятиесенең 36-нчы номерлы «Кием-салым базары – Осиново»
маршрутында, 30 берәмлектән торган автобусларның икенче партиясе «ПАТП-2»
муниципаль унитар предприятиесенең «Ферма-2 – Су Анасы» юнәлешендә йөри торган
45-нче маршрутында кулланылачак. Бу ике предприятие елына 135 млн пассажир
ташучы Казан автобус маршрутларының 62%-ына хезмәт күрсәтә.
Яңа автобусларның хезмәт итү вакыты - ким дигәндә 10
ел. Максималь пассажир сыешлыгы – 108 кеше. Газомотор автобуслар экологиягә
гадәтиләргә караганда азрак зыян китерә. Автобусларда мөмкинлекләре чикләнгән
пассажирлар өчен откид аппарельләр каралган, алар шулай ук «Книлинг» кузовның
мәҗбүри авыш системасы белән җиһазландырылган, ә инвалид коляскаларына керү
өчен аппарель белән җиһазландырылган урта ишек янында машина йөртүче белән
элемтә төймәсе каралган. «Нефаз» баллоннарындагы газ күләме 984 литр тәшкил
итә. Барлык автобуслар да видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган.
Казан ташучыларының «НефАЗ»ларны эксплуатацияләү
буенча уңай тәҗрибәсе бар инде. Алар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, машина
йөртүчеләр өчен уңайлы, пассажирлар өчен дә яхшы. «НефАЗ» маркалы автобуслар
беренче тапкыр 2007 елда шәһәрнең транспорт предприятиеләре тарафыннан 340
берәмлек күләмендә сатып алынган.
Хәзерге вакытта Казанда пассажир транспортында 776
автобус файдаланыла, шуларның 261-е – «НефАЗ» маркалары.
Яңа техника алу белән һәм соңгы 5 елда сатып алынган
транспорт чараларын исәпкә алып, Казанның автобус паркы 403 автобуста
яңартылачак, бу 52% тәшкил итә.