(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче
сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Чулпан» мәдәни
үзәген реконструкцияләү барышы белән танышты. Бүгенге көндә объект 80 процентка
әзер. Бинаны реконструкцияләү белән бер үк вакытта якындагы территорияне
масштаблы төзекләндерү эшләре бара. «Чулпан» мәдәни үзәге һәм «Проспект» сәүдә
үзәге арасында җәяүлеләр бульвары барлыкка киләчәк. Эшләр тәмамланганнан соң, мәдәният учреждениесенең үткәрү сәләте ике
тапкыр артачак.
«Чираттагы мәдәният
объектында – «Чулпан»
мәдәни үзәгендә төзелеш эшләре тәмамланып килә. Тирә-юньдә, Идел буе районында,
300 мең кеше яши. Бу объект безнең балаларыбыз, егетләр, профессиональ
коллективларыбыз өчен, һәм, һичшиксез, тамашачылар өчен, мин ышанам алар монда
куп булачак, барлык шартлар тудырылган уникаль мәдәният сарае булып торачак. Моннан тыш, бу
шәһәребезнең горурлыгы, мәдәни гербы – «Казан» җыр һәм бию ансамбле өчен менә
дигән мәйданчык», – диде И.Метшин.
«Чулпан»
мәдәни-күңел ачу үзәге «Казан» бию профессиональ хореографик ансамбленең
репетиция базасы, шулай ук Казан шәһәре филармониясе, «Казан нуры» халык уен
кораллары оркестры һәм 30-лап вокалчы-солист эшчәнлегенең төп мәйданы булачак.
Моннан тыш, биредә «Казан» бию ансамбле каршындагы балалар мәктәп-студиясе, халык
уен кораллары оркестры, мюзикллар театры, вокал коллективлар белән берлектә балалар
филармониясе ачу планлаштырыла.
Җиңү проспекты, 48а
адресы буенча урнашкан бина 1992 елда кинотеатр буларак төзелгән. Өч елдан соң
ул мәдәни үзәк итеп үзгәртелә. Масштаблы реконструкция узган елның апрелендә
башланды. Әлеге вакытка бинада барлык коммуникацияләр дә тузган иде, бүлмәләр
дәресләрне заманчарак итеп оештыру өчен
яңадан планлаштыруны таләп итте.
Хәзерге вакытта
бинаның түбәсен ремонтлау төгәлләнгән, тәрәзә блоклары урнаштырылган. Төзүчеләр
фасадны тышлау, эчке гомумтөзелеш эшләре, штукатурлау һәм стеналарны буяу,
плитка һәм идәннәрне җәю белән шөгыльләнәләр. Инженерлык челтәрләрен, аз агу
системаларын һәм фундаментны гидроизоляцияләү, шулай ук индивидуаль җылылык
пунктын әзерләү төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә объект 80 процентка әзер, дип
хәбәр итте «Реставратор» ҖЧҖ подрядчы оешмасы директоры Рөстәм Хәсәнов.
Шәһәр башлыгы диварлар
янында тавышны басучы панельләр урнаштырылган оркестр зонасын, холл һәм
тамашачылар залын карап чыкты. Ул милли орнамент белән яшел төстә башкарылачак.
Илсур Метшин шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм «Чулпан»
ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Чулпан Закирова белән бергә
сәхнә өчен пәрдә бизәүне бәяләделәр. Алар фикеренчә, залда милли колоритлы бай
бизәлеш булырга тиеш. Хәзерге вакытта тамашачылар залында сәхнәне киңәйтәләр.
Исегезгә төшерәбез,
реконструкция тәмамланганнан соң, «Чулпан» мәдәни үзәгендә уңайлы һәм заманча
репетиция зоналары, 450 кешегә исәпләнгән заманча тамаша залы, идәндә махсус
амортизация өслеге булган 4 хореография сыйныфы һәм башкалар барлыкка киләчәк.
Элек мәдәни үзәктә
2 репетиция залы бар иде, биредә 350ләп кеше шөгыльләнде. Реконструкциядән соң
учреждениенең үткәрү мөмкинлеге ике тапкыр – 700 кешегә кадәр артачак.
«Президент
программасы буенча узган ел без «Сәйдәш» мәдәни үзәген, ТАССРның 100 еллыгы
уңаеннан – Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараен, Юдинодагы Тимерьюлчылар
мәдәният йортын, моңа кадәр Ленин исемендәге мәдәният йортын һәм «Мәскәү»
мәдәният үзәген тапшырдык. Хәтта кечкенә генә санап китү дә бер минутны били, ә
чынлыкта бу Казанның миллионлы халкын яшәү урыны буенча үз эченә ала торган
объектлар. Берсе – Юдинода, икенчесе – Дәрвишләр бистәсендә, Совет, Мәскәү
районнарында урнашкан. «Чулпан» үзәге – Идел буе районында. Биредә искиткеч зал
булачак. Бу капиталь ремонт яки реконструкция генә түгел – нәтиҗәдә, тамашачылар
һәм дәресләргә йөрүчеләр саны ике тапкыр артачак. Шулай ук биредә уникаль
репетиция заллары барлыкка киләчәк, алар опера һәм балет театрында гына бар», –
дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Элек законсыз урам
сәүдәсе белән чүпләнгән территорияне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде.
Хәзер «Чулпан» мәдәни үзәге һәм «Проспект» сәүдә үзәге арасында «Җиңү Проспекты»
метро станциясенә алып баручы җәяүлеләр бульвары барлыкка киләчәк.
Чарада шулай ук
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов,
шәһәрнең баш архитекторы урынбасарлары Дарья Толовенкова һәм Тимур Кадыйров һәм
башкалар катнашты.