(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда мәдәният учреждениеләре һәм сәнгать мәктәпләре яңадан эшли башлый. Яңа уку елында беренче һәм өлкән сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә дәресләргә керештеләр инде. Концерт программалары яңартыла, Казан китапханәләре китаплар бирү һәм иҗади очрашулар уздыру өчен ачылган, шәһәр музейларында яңадан экскурсияләр уздырыла. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә барлык куркынычсызлык чараларын, шул исәптән санитар куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеген искәртте һәм районнар администрацияләре башлыкларына бу мәсьәләне шәхсән контрольдә тотарга кушты.
«Җаваплылык, алдан күрүчәнлек һәм саклык - өч кит, күп санлы шәһәр халкы, бигрәк тә балалар җыела торган учреждениеләр җитәкчеләре үз эшләрен аларга нигезләнеп башкарырга тиеш, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. - Һәр җитәкче үзенә ышанып тапшырылган хуҗалык өчен җавап бирә, ә бүген безнең җитәкчеләр җавап бирергә күнеккән куркынычсызлык мәсьәләләренә - янгын куркынычсызлыгы, бина тирәсендә һәм аның эчендә җәмәгать тәртибен саклау, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәү мәсьәләләре дә өстәлде». Шәһәр башлыгы районнар администрацияләре башлыкларына учреждениеләрдә куркынычсызлык чаралары ничек үтәлүен шәхсән тикшереп торырга кушты.
Шулай ук шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, төрле секцияләргә, түгәрәкләргә бару баланың сәләтен тормышка ашыру өчен мөһим. «Баланың үсеше һәм белеме, аңа салынган сәләтләрне гамәлгә ашыру - һәр ата-ана омтыла торган әйбер. Бүгенге көндә Казанда мондый мөмкинлекләр күп, теләсә нинди зәвыкка туры килердәй түгәрәкләр бар - робототехника, IT, биюләр, акробатика, каратэ, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре. Без алга таба да балаларның яшәү урыны буенча мөмкинлекләрне арттырачакбыз», - дип йомгаклады И.Метшин.
«Соңгы ярты елда безнең учреждениеләр эшләгән шартлар алар өчен үзенчәлекле сынау булды. Дистанцион режимга күчү бик тиз булды, шул ук вакытта белем бирүне, түгәрәкләрне һәм иҗат эшчәнлеген оештыруның төрле вариантларын кулланырга кирәк иде», - дип искәртте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Әйтик, июльдә түгәрәк эшчәнлеген дистанцион алып барудан тыш, онлайн-форматта казанлылар яратып өлгергән «Мәдәни мохит» иҗади проекты старт алды. Элегрәк чаралар «Чәчәк атучы Казан» фестивале территориясендә «Әкият» балалар үзәге янында уза иде. Быел махсус төзелгән культсреда.ру сайтында атна саен теләүчеләр төрле мастер-классларга, лекцияләргә, инглиз теле, биюләр, җырлау һәм рәсем буенча дәресләргә кушыла алды. Хәтта традицион Казан тормыш яратучылар көне дә май ахырында «Сәйдәш» мәдәни үзәге базасында онлайн узды.
Яңа уку елында беренче һәм өлкән сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә дәресләргә керештеләр инде, керү сынаулары традицион форматта үткәрелде, әмма Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп - һәр кабул ителүче өчен, термометрия һәм шәхси саклану чараларын кулланып, билгеләнгән график буенча.
Хәзер мәдәният учреждениеләре эше санитария куркынычсызлыгы чараларын исәпкә алып төзелде. «Эш башланыр алдыннан биналарда өслекләрне җыештыру һәм дезинфекцияләү үткәрелде, керү вакытында температураны үлчиләр, тәнәфесләрдә бүлмәләрне җилләтәләр, төркем дәресләрендә социаль дистанция саклана. Учреждениеләр директорлары санап үтелгән таләпләрне үтәү буенча шәхси контроль алып бара», - дип билгеләп үтте А.Абзалов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген һаман да Казан мәдәни үзәкләренең балалар һәм өлкәннәр өчен төрле иҗади студияләренә язылу дәвам итә, бары тик яшәү урыны буенча мәйданчык сайларга гына кирәк.
Шулай ук казанлылар өчен акрынлап концерт программалары яңартыла, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләре буенча залны 50%-ка тутырырга рөхсәт ителә. Шәһәр музейлары экскурсия программаларын яңартты, яңа күргәзмәләр ачыла. Казан китапханәләре, WhatsApp чатларында эшен дәвам итеп, бүген инде китапларны шәхси бирүгә, шулай ук уку залларында лекцияләр һәм иҗади очрашулар оештыру өчен ачык.