(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда федераль һәм республика программалары буенча юлларга капиталь ремонт дәвам итә. Шул рәвешле, илкүләм проект буенча Авиатөзелеш районында урнашкан Тэцевская урамында ремонт эшләре башкарылган. Бу шәһәрнең иң мөһим транспорт артерияләренең берсе, аннан көн саен 100 меңнән артык казанлы файдалана. «Бүген без Казан юлларының 83%-ын норматив хәлгә китердек, гәрчә мондый бурычны безгә ил Президенты 2025 елга гына куйды», - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә.
Тэцевская урамының Копылов урамыннан Гудованцев урамына кадәрге участогында ремонт «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча башкарылды, дип искәртте Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев. Ремонт эшләренең гомуми бәясе 171 млн сум тәшкил иткән.
«Бу юл Казан вертолет заводы һәм «Оргсинтез» кебек эре предприятиеләргә, шулай ук төзелеп килүче «Яркий», «Острова» һәм «Салават күпере» торак комплексларына төп килү юлы булып тора», - диде ул. - Бу юлдан 100 меңнән артык кеше актив файдалана.»
Хәзерге вакытта әлеге юлдан 3 автобус маршруты уза, көнгә 18 меңнән артык автомобиль үтә, дип өстәде ул.
Хәзер Максимов урамын реконструкцияләүнең икенче чиратына караган эшләр бара. Әлеге урам буенча 13 җәмәгать транспорты маршруты уза, көн саен 14 меңнән артык автомобиль үтә, аннан 120 меңнән артык кеше файдалана.
«Эшләр тәмамланганнан соң Дементьев урамыннан алып П.Витер урамына кадәрге участокта дүрт полоса буйлап ике яклы хәрәкәт җибәреләчәк, бу гомуми юл-транспорт ситуациясен һәм әлеге транспорт төененең үткәрү мөмкинлекләрен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Т.Алибаев. - Шулай ук ул Авиатөзелеш районына керү юлында юлларны бөкеләрдән арындырырга мөмкинлек бирәчәк һәм шәһәр читенә юнәлә торган транзит ташкынының хәрәкәтен җиңеләйтәчәк».
Төзелеш эшләренең гомуми бәясе 172,2 млн сум тәшкил итә.
Шулай ук бистәләрдә юлларны ремонтлау да дәвам итә. «Шәһәр һәм бистә юллары» программасы буенча быел Петр Баранов, Черкасов, Кутузов урамнарында асфальт өслек ремонтланган һәм Зелинский урамында эшләр алып барыла, дип хәбәр итте Т.Алибаев. Моннан тыш, Черкасов урамында Песочная урамыннан Челюскин урамына кадәрге юл ремонтланган, ул иң кыска юл белән ике торак массивын - Төньяк һәм Коры Елга бистәләрен тоташтыра, шулай ук М-7 автомагистрале ягыннан торак массивка кергәндә транспорт агымнарын бушата.
«Агымдагы елда ике бакча ширкәтенә асфальт юл төзелде, анда 785 кишәрлек һәм 2 мең бакчачы бар, - дип өстәде спикер. - 2017 елдан 2020 елга кадәр бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итүгә йөз тоткан президент программасы буенча 3 мең 566 кишәрлек исәпләнә торган 10 бакчачылык ширкәтенә илтә торган өч юл ремонтланды».
Юлларны төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре алга таба да федераль проектлар һәм республика программалары ярдәмендә дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте Казан Мэры. «Кая гына барсак та, мин җәяүләп өйгә - газиз Казаныбызга, сөекле Татарстанга кайтырга әзер, монда безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын үзгәртү өчен күп нәрсә эшләнә», - дип йомгаклады И.Метшин.