(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Алсу Сафина). 12-нч сентябрьдән Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм Татарстан агросәнәгать комплексы оешмаларының продукциясен шәһәр халкы 14 мәйданчыкта сатып ала алачак. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә район администрацияләрен һәм Кулланучылар базары комитетын сәүдәне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп оештырырга чакырды.
«Шимбә ярминкәләре - шәһәрлеләр өчен яшелчә, сөт һәм ит продукциясе запасын тулыландыру өчен бик яхшы мөмкинлек, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. - Безнең Татарстан җитештерүчеләре продукцияне мөмкин кадәр арзанрак бәядән алып киләләр. Җирдә хезмәт куючыларга, шуның аркасында өстәлдә продукциянең бөтен тасмасын: икмәк, сөт, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бал, балык, ит булдыручыларга рәхмәт белдерәбез».
Мэр сүзләренчә, хәзер үткәрелә торган ярминкәләр элек уздырылганнардан аерыла. «Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөтенләй башка дәрәҗәгә чыкты. 10-15 ел элек булган авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән чагыштырганда бүгенгеләре бөтенләй башка дәрәҗәдә», - диде Мэр.
И.Метшин район администрацияләре башлыкларына һәм Кулланучылар базары комитетына мәйданчыклар әзерләргә кушты: «Килүчеләргә хөрмәт белдерергә, урнашырга ярдәм итәргә, шәһәр халкы исеменнән рәхмәт белдерергә кирәк». Моннан тыш, Мэр сәүдәне санитар дистанцияне максималь саклап һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп оештырырга кушты.
Сәүдә атна саен, шимбә көннәрендә, 14 мәйданчыкта оештырылачак, дип хәбәр итте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамында (7-нче номерлы йорт янында) һәм Ленинград урамында (27-нче номерлы йорт янында) узачак. Вахитов районында сәүдә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, Киров районында - Краснококшайск урамында (150/2-нче номерлы йорт янында) һәм Батыршин урамында (20-нче номерлы йорт янында), Мәскәү районында - Шамил Усманов урамында (1-нче номерлы йорт янында), Яңа Савин районында - Академик Лаврентьев урамында (10-нчы номерлы йорт янында) һәм Х.Ямашев проспекты 71а номерлы йорт янында оештырыла. Идел буе районында авыл хуҗалыгы продукциясен Рихард Зорге ур., 66, корп.1 янәшәсендәге мәйданчыкта һәм Юлиус Фучик урамында (72-нче номерлы йорт янында), Совет районында - «Казан» агросәнәгать паркында» (Аграр ур., 2), Зәкиев ур., 12 һәм Липатов урамындагы 7-нче номерлы йорт янында сатып алырга мөмкин булачак.
«Салават күпере» халкының авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру турында күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, сәүдә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак», - дип билгеләп үтте Р.Фазылҗанов.
Һәр сәүдә мәйданчыгында республиканың муниципаль районнары һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы оешмалары вәкилләре булачак, алар арасында «Татпотребсоюз», «Майский» теплица комбинаты, «Ак барс» холдинг компаниясе һәм башкалар бар.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына социаль юнәлешле бәяләр буенча продукция бирәчәк, дип өстәде Кулланучылар базары комитеты рәисе.