(Казан
шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Алинә Бережная). Казан ишегалларында ел ахырына
кадәр 2 меңнән артык яңа яктырткыч урнаштырачаклар. Соңгы өч елда шәһәрдә
яктырткычлар саны 20 мең берәмлеккә арткан, 14,2 мең нәтиҗәсез эшли торган
яктырткыч заманча яктырткычларга алышмаштырылган. Казан Мэры Илсур Метшин
эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, бүген ТР башкаласы яктырту буенча читтә
урнашкан районнарында һәм поселокларда җитди рәвештә алга китте.
«Саннар башкарылган зур эш турында сөйли. Без яктылык
мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез, шәһәрнең бөтен территориясендә тышкы яктырту
челтәрләрен үстерәбез. Яктырту мәсьәләләре халык өчен актуаль булып кала, бу –
иң популяр мөрәҗәгатьләрнең берсе», – дип ассызыклады И.Метшин.
Казан Башкарма комитетындагы аппарат киңәшмәсендә
Казанның тышкы яктыртылуы турында «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль
директоры Рөстәм Габделхаков сөйләде.
Бүген Казанның урам яктырту системасы 2,7 мең км
инженер челтәрләрен һәм 89,2 мең яктылыкны үз эченә ала. Ел саен республика
программалары ярдәмендә Казанны яктырту сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә арттыруга
ирешелә. Соңгы өч елда шәһәрдә яктырткычлар саны 20 мең берәмлеккә арткан. «2018-2020
елларда «Казэнерго» 14,2 мең нәтиҗәсез яктырткычны заманча яктырткычларга
алыштыру буенча ике энергия сервисы контрактын гамәлгә ашырды, башкарылган
эшләр нәтиҗәсендә шәһәрне яктырту сыйфаты артты. 2025-2027 еллар ахырына электр
энергиясен экономияләү 293 миллион сум тәшкил итәчәк», – дип ассызыклады
Р.Габделхаков.
Быел «Безнең ишегалды» масштаблы республика
программасы кысаларында 182 йортта 1801 ут баганасы һәм 2192 яңа яктырткыч
урнаштырылачак, шуларның 1 меңнән артыгы инде урнаштырылган. Калган барлык
яктырткычлар ишегалдында 1-нче декабрьгә кадәр пәйда булачак.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, халыкта еш кына
ишегалларында яктырту эшләре тәмамланмаячак дигән курку туа. «Халыктан бик күп
мөрәҗәгатьләр килә: «Тышта асфальт җәюне тәмамладык, эшчеләр китте, бүтән берни
дә эшләнмәячәк». Халыкны тынычландырасым килә, барысы да вакытында эшләнәчәк –
яктырту да, кече архитектура формаларын урнаштыру да. Сатып алу процедурасы
регламентны үтәүне таләп итә, өстәвенә пандемия аркасында ишегалларын
төзекләндерү эшләре бераз күчерелгән иде», – диде И.Метшин.
Яңа
яктырту баганалары урнаштырылганда, казанлыларның теләкләренә аерым игътибар
бирелә. Быел «Юл-урам челтәрен төзекләндерү. Тышкы яктырту элементларын
төзекләндерү» программасы буенча 85 объектта тышкы яктырту элементы
урнаштырылачак, шул исәптән Хәрби шәһәрчектә – 32, Аракчы бистәсендә, Химия,
Центральная, Фучик, Бертуган Петряевлар, Кулагин һәм Крутовка урамнарында.
Программа буенча 1630 яктырткыч белән 1293 терәк куелачак, 49 км дан артык
озынлыктагы һава линиясе төзеләчәк. Тышкы яктырту эшләре «Салават күпере» торак
комплексына керү юллары, Зур Казан боҗрасының беренче һәм икенче чираты, «Миллениум»
күпере астындагы әйләнгеч юл кебек зур объектларга да кагылачак.
Шәһәр бистәләрендә дә тышкы яктырту элементлары
барлыкка килә. Мәсәлән, Константиновка, Отар, Беляевский, Залесный
поселокларында 50 км челтәр һәм 1589 яктырткыч монтажланган. Биш ел эчендә
Казанның торак массивларында 6 меңнән артык яктырткыч яңартылган. «Әмма кайбер
урамнарда терәкләр урнаштыру белән челтәрләр төзү таләп ителә. Әлеге проблеманы
хәл итү өчен без республиканың Төзелеш министрлыгына бу эшләрне 2021 елга
программа формалаштырганда кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә телибез», –
диде Р.Габделхаков.
«Казэнерго» оешмасы генераль директоры шулай ук
Казанда архитектура яктырткычлы биналар саны артуын билгеләп үтте. «Быел
Татарстан Милли китапханәсе бинасы фасадында матур яктырту һәм ике футбол
манежы эшләрен башкарабыз. Ирек мәйданында һәм шәһәрнең үзәк урамнарында
яктыртуны оештыру планлаштырыла», – дип билгеләп үтте Р.Габделхаков.
Казан Мэры Мльсур Метшин ассызыклаганча, бүген шәһәрне
яктырту яңа сыйфатлы дәрәҗәгә чыга. «14 мең яктырткыч энергия саклаучы утларга
алмаштырылган, бу эшне дәвам итәчәкбез», – диде И.Метшин.