(Казан
шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Алена Мирошниченко). Кулланучылар хокукларын
яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең
Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бүген эшлекле
дүшәмбедә коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә гамәлдәге чикләүләр турында
аңлатмалар белән чыгыш ясады. Ведомство җитәкчесе Казанда эпидемиологик
вәзгыятьне тотрыклы дип атады. 2-нче августтан Татарстанда авыруның яңа
очракларының көнлек үсеш темпы 0,5%-тан артмый (көненә якынча 30 очрак). Казан
Мэры Илсур Метшин Башкарма комитет бүлекчәләренең барлык җитәкчеләренә
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча
федераль хезмәтнең барлык таләпләре ничек үтәлүен контрольдә тотуны дәвам
итәргә кушты.
Марина Патяшина искәрткәнчә, COVID-19 авыруының
беренче очрагы Казанда 5 айдан артык элек – 15-нче мартта теркәлгән. Бүгенгә
Татарстанда коронавирус инфекциясенең 6509 очрагы расланган, аларның яртысыннан артыгы Казанга туры килә – 3400
очрак. Инфекция йоктыруның югары ноктасы май бәйрәмнәренә туры килгән.
«Татарстанда күптөрле чикләү чаралары кертелде,
коллектив урыннар максималь дәрәҗәдә туктатылды, шәхси һәм иҗтимагый профилактика
чаралары кертелде. Бу хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирде, һәм 17-нче
августтан без чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчтек», – диде М.Патяшина. Аның
сүзләренчә, этаплап күрелгән чаралар нәтиҗәсендә эпидемиологик вәзгыять
катлауланмый калды.
Хәзерге вакытта республикада барлык предприятиеләр,
хезмәт күрсәтүләр өлкәсе, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы объектлары эшли,
кинотеатрлар, театрлар ачылды, таксида булган затларның саны буенча чикләүләр
бетерелде, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляция чоры тәмамланды,
экскурсияләр үткәрү рөхсәт ителде.
Элеккечә үк урамда 100-дән артык кеше, бинада 50-дән
артык кеше катнашында чаралар үткәрү тыела, кальян хезмәтләр күрсәтү һәм күңел
ачу үзәкләре, дискотекалар, төнге клублар эшчәнлеге рөхсәт ителми. Балалар уен
мәйданчыклары һәм сәүдә үзәкләрендәге бүлмәләр, шулай ук балалар күңел ачу һәм
уен үзәкләре эшчәнлеге дә рөхсәт ителми.
Спикер сүзләренчә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм
кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча
идарәсенә еш кына мондый объектларның эшенә кагылышлы гражданнар мөрәҗәгатьләре
керә. Материаллар алар буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча
идарәсенә җибәрелә. Ведомство белгечләре мониторинг барышында 37 хокук бозуны
ачыклаган.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе – сәүдә, җәмәгать туклануы һәм
транспорт хезмәткәрләре өчен битлекләр һәм перчаткалар куллану мәҗбүри булып
тора. Халык кибетләрдә һәм транспортта битлекләрдә йөрергә тиеш.
М.Патяшина ассызыклаганча, барлык оешмаларда һәм
предприятиеләрдә профилактика чараларын үтәргә кирәк. Хезмәткәрләр өчен бинага
кергәндә санитайзерлар, тире антисептиклары, шулай ук бәдрәфләрдә, ризыкны
кабул итү бүлмәләрендә кулларны эшкәртү мөмкинлеге булырга тиеш. Шул ук вакытта
кулларны эшкәртү чаралары теркәлгән булырга тиеш. Эшкәртү чараларының
документларына һәм составына аерым игътибар бирергә кирәк. Кулларны эшкәртү
чарасы нәтиҗәле булсын өчен, аның составында ким дигәндә 60% спирт булырга
тиеш. Моннан тыш, бинага кергәндә «фильтр», температураны контактсыз термометр
белән үлчәү оештырылырга тиеш: иртән – хезмәткәрләр өчен, көн дәвамында –
килүчеләр өчен. Эшкә югары температуралы хезмәткәрләр кертелми, авыруларга
табибка мөрәҗәгать итәргә яки медицина ярдәме чакыртырга кирәк, дип өстәде
М.Патяшина.
«Барлык бүлмәләрдә дә мәҗбүри рәвештә һаваны
зарарсызландыру үткәрергә кирәк, бигрәк тә күп сандагы кешеләр өчен каралган
урыннар булса: холллар, почта бүлекчәләре, банк офислары, күпфункцияле үзәк,
социаль үзәк вестибюльләре. Чирләрдән саклану өчен бактерицид нурланыш үткәрелә
һәм бу һаваны вируслардан гына түгел, бактерияләрдән дә 90%-ка чистартырга һәм
инфекция таралу куркынычын минимумга киметергә мөмкинлек бирә», – дип
ассызыклады Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.
«Республикада коронавирус таралуга зур куркыныч янамый.
Әмма авыру саклана, барыбызга да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше
иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт кагыйдәләрендә билгеләнгән
регламентны сакларга кирәк. Бүгенге көндә куркынычсызлык таләпләре – беренче
урындагы мәсьәлә», – диде Илсур Метшин.