(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алинә Бережная). Бүген Казанда Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары башланды. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Ратушадагы еллык шәһәр тантаналы җыелышында шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырды, оешма һәм предприятие хезмәткәрләренең казанышларын билгеләп үтте. Шулай ук традиция буенча бу көнне Казанның мактаулы гражданнарын хөрмәтләделәр.
«Казан үсешенең һәр тарихи чоры үзенең вакыйгалары белән истәлекле»
Тантаналы җыелышны ачып, Илсур Метшин җыелучыларны бәйрәм белән котлады. «Бүген җыелыш аерым әһәмияткә ия, чөнки бу ел – ике зур һәм әһәмиятле юбилей елы: ТАССР оешуының 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Сезне, шәһәр халкын, барлык хезмәт коллективларын, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннарын әлеге истәлекле даталар белән чын күңелдән котлыйсым килә. Республика бүген үзенең йөз еллыгын бәйрәм итә һәм шәһәр өчен бу аеруча әһәмиятле, чөнки нәкъ менә Казан 1920 елда Татарстанның Автономияле Совет Социалистик Республикасы барлыкка килгән урын булып тора», – диде шәһәр башлыгы.
Мэр билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм аның башкаласы үсеше бергә үрелеп барды, сәнәгать, халык хуҗалыгы һәм социаль тармак өлкәсендә республика бүгенге үсешкә ныклы адымнар ясады. ТР башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирүне И.Метшин әлеге елның күренекле вакыйгасы дип атады. «Җиңүнең 75 еллык юбилеен бәйрәм итү елында безнең мөрәҗәгатьнең барлык дәрәҗәләрдә хуплануы белән горурланабыз», – дип ассызыклады ул. И.Метшин предприятие җитәкчеләренә, коллективларга, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, Казан үсешенең һәр тарихи чоры үз вакыйгалары белән истәлекле. Шулай итеп, соңгы 10 елда Казан торак фондына капиталь төзекләндерү темплары һәм сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында флагман булды, дөньяның иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде, юл хуҗалыгы торышы буенча иң яхшы шәһәрләр исемлегенә керде, 98 парк һәм сквер заманча итеп ясалды, күп кенә социаль объектлар төзелде һәм ремонтланды. «ТАССРның 100 еллыгын һәм Казанның 1015 еллыгын бәйрәм итү масштаблары шаккаттыра. Яңа объектлар - алдагы елларныкыннан нык аерылып тора. Без хаклы рәвештә объектлар һәм программалар саны буенча бу мөһим гасыр булды дип әйтә алабыз. Элек бары хыяллана гына алган нәрсәләр башта безгә абсолют утопия булып тоелды, акрынлап алар тормышка ашырыла башлады, хәтта без уйлаганга караганда масштаблырак та булып чыктылар», – дип ассызыклады И.Метшин. Барлык проектлар арасында шәһәр башлыгы Зур Казан боҗрасы төзелешен һәм 5-нче трамвай маршруты әйләнәсе салуны, «Водоканал» чистарту корылмаларын реконструкцияләүне, Кабан күлен төзекләндерү, Республика йогышлы хастаханәсенең өстәмә бинасын рекордлы кыска вакыт эчендә торгызуны аерым билгеләп үтте.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, бүген Казанда шәһәрнең иң ерак почмакларын төзекләндерү эшләре алып барыла, аерым алганда, Юдино бистәсендә 100 еллыкка «Локомотив» стадионы, юллар яңартылды, боз аренасы төзелде, яшьләр үзәге һәм төзекләндерелгән тимер юлчылар мәдәният йорты ачылачак, Дәрвишләр бистәсендә бассейн төзелде, шулай ук юлларны яңарттылар, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты һәм парк төзекләндерелде. «Теплоконтроль» районында Авангард урамындагы яңа сквер төзекләндерелә, шунда ук узган ел 114-нче мәктәпнең икенче корпусын төзеделәр. «Казанның үсеш сере – хакимиятнең федераль, республика, шәһәр дәрәҗәләрендә бердәм һәм тату эшләү нәтиҗәсе ул. Барлык казанлылар исеменнән республиканың Рөстәм Нургали улы Миңнеханов идарәсендәге җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без һәрвакыт федераль җитәкчелектән системалы ярдәм алабыз, – диде И.Метшин. – Шәһәр халкына уртак һәм продуктив диалог өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Халык тарафыннан бирелгән күп кенә идеяләр уңышлы тормышка ашырыла. Без үз алдыбызга җитди максатлар куябыз, алар астында программалар эшлибез һәм эзлекле рәвештә аларның уңышларына таба барабыз. Һәм иң мөһиме – һәр казанышларда шәһәр халкының һәм бу залда утыручыларның өлеше бар», – дип йомгаклады И.Метшин.
Казанның мактаулы гражданнары китабына һәм Казанның Мактау китабына яңа исемнәр керттеләр
Мэр чыгышыннан соң бүләкләү тантанасы башланды. Тантаналы рәвештә залга Казанның мактаулы гражданнары китабын һәм Казанның Мактау китабын керттеләр, анда бүген яңа исемнәр керттеләр. «Казанның мактаулы гражданы» дигән югары исем артист, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Салават Фәтхетдиновка бирелде. Артист Казан Мэрына югары бүләк өчен рәхмәт белдерде. «Ышанычыгыз өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт, минем өчен әлеге бүләк көтелмәгән булды, иң матур шәһәр Казанның мактаулы гражданы булуыма шатмын», – диде ул.
Шулай ук Казанның Мактау китабы бүген яңа исемнәр белән тулыланды: Казан вертолет заводы ветераны, 2001 елдан 2007 елга кадәр җитештерү буенча директор вазыйфасын башкарган – генераль директорның беренче урынбасары Валерий Карташев, «ЭНИКС» АҖ генераль директоры – баш конструкторы Валерий Побежимов. Шулай ук халык сәламәтлеген саклау эшенә саллы өлеш кертүләре, медицина белеме системасын үстерүдәге һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүдәге казанышлары өчен, китапка Казан дәүләт медицина академиясе кертелде.
Тантана ТАССР оешуының 100 еллыгы әләмен алып чыгу белән дәвам итте, Илсур Метшин аңа Казан гербы төәерелгән ябыштыргыч беркетте.
Алга таба Казан Мэры Татарстан һәм аның башкаласы үсеше юлында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгеләрен «Благоустройство-Ландшафт» ачык акционерлык җәмгыятенең яшелләндерүчесе Рамил Галиевка, «Казанькомпрессормаш» гавәми акционерлык җәмгыятенең электр машиналары элементларының ураучысын Илсөяр Гәптрәхимовага, «Вакууммаш» акционерлык җәмгыятенең мех җыю эшләре слесаре Николай Конахинга, «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе маляры Миләүшә Сафиуллинага, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Данил Фәтхуллинга тапшырды.
Традиция буенча Шәһәр көне һәм Республика көне алдыннан Ратушада тантаналы җыелышта республика бүләкләре тапшырыла. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Казан электротехника заводының хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы бүлеге башлыгы Татьяна Андреева, «Шарм» сәнгать үзәге директоры Максим Скалозубов бүләкләнде. Шулай ук Казан Мэры кулыннан «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – хокук идарәсе башлыгы Виктор Яковлев алды.
«Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме «Радиоприбор» акционерлык җәмгыятенең җыю-монтажлау аппаратурасы һәм приборлары монтажчысы Надежда Кротковага, «Татарстанның атказанган артисты» исеме – La Primavera камера оркестры артисты Наталья Семеновага, «Татарстан Республикасының атказанган химигы» исеме – «Органик синтез» акционерлык җәмгыятенең газ бүлеге аппараты артисты Фирдәвес Бәхтиевка, «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» – «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Габделхаковка бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен «Казан моторлар төзү берләшмәсе» акционерлык җәмгыятенең термик цехы башлыгы Эльмира Гыйбадуллина алды.
Татарстан һәм Казан үсеше юлында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Казан Мэрының Рәхмәт хатлары белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Казан электротехника заводы генераль директоры Владимир Гинсбург, Казан дары заводы генераль директоры Александр Лившиц, Казан вертолет заводы идарәче директоры Юрий Пустовгаров, «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыяте филиалы С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких бар иде.
«Казанның намуслы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгеләре белән И.Метшин Казан вертолет заводы токаре Равис Ганиевны, Казан вертолет заводы инженер-конструкторы Ольга Ефимованы, «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыяте филиалы С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының механик эшкәртү җитештерүенең фрезерчысы Дамир Латыйповны, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең двигательләрен слесарь-җыючы Ринат Надеевны, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының лаборант-тикшеренүчесе Людмила Пирутны бүләкләде.
Казан дәүләт яшь тамашачы театрының декорация цехы башлыгы Наталия Пачкова Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән «Казгражданпроект» институтының төзелеш бүлеге инженеры Татьяна Иванова бүләкләнде.
Тантана азагында кунаклар алдында Россиянең халык артисты Сергей Безруков чыгыш ясады. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм Константин Симонов һәм Александр Твардовскийның шигырьләрен башкарды.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Шәһәр һәм республика көненә зур бәйрәм программасы әзерләнгән. Уикенд ахырында барысын да Казансу акваториясе өстендә бәйрәм салюты көтә.