(Казан
шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). 28-30 августта Казанда Бөтендөнья татар
конгрессы оештырган «Милләт жыены» уза. Бүген М.Җәлил исемендәге Казан опера
һәм балет театрында узган пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ
Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР
Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Премьер-министры урынбасары – «Милли шура» милли шура советы рәисе Васыйл
Шәйхразиев катнашты.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларда 500-ләп
кеше катнаша. Россиянең 68 төбәгеннән 250-дән артык кунак килгән. Чит илләр
вәкилләре пленар утырышка видеоконференция режимында кушылды.
Утырыш барышында катнашучылар 2017-2020 елларда
Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә йомгак ясады, татар телен һәм милли
гореф-гадәтләрне саклау механизмнары, яшьләрдә милли-мәдәни кыйммәтләр
формалаштыру мәсьәләләрен карады, шулай ук татар халкын үстерү стратегиясе
проекты турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларны
Республика көне һәм Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән котлады. ТР башлыгы
ассызыклаганча, мондый очрашулар һәрвакыт көтеп алынган вакыйга. «Мондый
очрашуларда без бер-беребез белән аралаша, милли гореф-гадәтләребезне,
мәдәниятебезне һәм телебезне саклауга багышланган актуаль мәсьәләләр буенча
фикер алыша алабыз», – диде ТР Президенты.
Аның сүзләренә караганда, бу темалар барысы да татар
халкының үсеш стратегиясендә чагылыш тапкан. «Без милли байлыгыбызны саклау һәм
үстерү буенча бик күп тәкъдимнәр җыйдык. Әлбәттә, аерым мәсьәләләр буенча кызу
бәхәсләр булды. Ләкин, шуңа да карамастан, бүген документ әзер һәм без аны
кабул итә алабыз. Стратегия проектын эшләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт
белдерәсем килә». Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Президенты Владимир Путинга
һәм федераль хөкүмәткә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты
татар халкының киләчәге һәркемгә бәйле, дип билгеләде. «Сезнең кебек актив һәм
битараф булмаган кешеләр ярдәмендә без татар милли традицияләрен,
гореф-гадәтләрен, телен саклап кала, мәдәниятебезне баета алачакбыз. Моның өчен
сезгә зур рәхмәт!» – дип өстәде
ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов татар иҗтимагый оешмалары
активистларына татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен
республика бүләкләре тапшырды. Чара азагында пленар утырышта катнашучылар татар
халкын үстерү стратегиясен кабул итү өчен тавыш бирделәр, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.