(Казан
шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Алена Мирошниченко). Якын көннәрдә «Хезмәт
батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштыру урынын сайлау өчен тавыш бирү
оештырылачак. Хәзерге вакытта фикер алышуга өч вариант чыгарылган: шәһәрнең
көньяк «капкалары» - аэропорт ягыннан, көнбатыш «капкалары» - М7 трассасында
Залесный поселогы ягыннан һәм көнчыгыш «капкалар» - Мамадыш трактында транспорт
чишелеше ягыннан. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта эшлекле
дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, шәһәр халкы үз вариантларын тәкъдим итә ала.
«Июль аенда Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән
мактаулы исем алды. Без моның шәһәребез тарихында алтын бит кенә булып
калмавын телибез, бу хакта истәлекле билге дә сөйли алсын иде. Аны урнаштыру
урыны турында шәһәр халкы белән киңәшләшергә телибез», - диде И.Метшин.
Әлеге исемгә лаек булган 20 шәһәрнең һәрберсендә шәһәр
гербы сурәте һәм мактаулы исем бирү турындагы РФ Президенты Указы тексты белән
стела урнаштырылырга тиеш, дип искәртте Казанның баш рәссамы - Архитектура һәм
шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая. Казан Мэры кушуы
буенча Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе истәлекле стеланы урнаштыруның 19
урынын карады, дип билгеләп үтте ул. «Барлык тәкъдим ителгән урыннар - шәһәр
структурасында әһәмиятле территория булып тора: бульварлар, мәйданнар, керү
капкалары. Һәр урында шәһәр төзелеше ягыннан да, планировка һәм инженерлык
үзенчәлекләре буенча да үз өстенлекләре бар, бар, - дип аңлатты Ж.Белицкая. -
Хезмәт батырлыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә безнең ватандашларыбызның бәяләп
бетергесез өлеше - ул Казан халкының горурлыгы. Лаеклы бүләк стела рәвешендә
тиешле, алдынгы, һәркем өчен күренә торган урынны алырга, хөрмәт һәм
ватанпәрвәрлек хисләрен уятырга тиеш».
Идарә белгечләре фикеренчә, Казанга төп керү урыннары
шундыйлардан булып тора. Шәһәрнең көньяк «капкалары» - Оренбург тракты буенча
халыкара аэропорт ягыннан төп керүләрнең берсе. Нәкъ шул ноктадан кунакларның
Татарстан башкаласы белән танышуы башлана, дип билгеләде Ж.Белицкая. Икенче
вариант - М7 федераль трассасында Залесный бистәсе ягыннан көнбатыш «капкалар».
Шулай ук Мамадыш трактында транспорт чишелеше ягыннан көнчыгыш «капкалар»ны
стеланы урнаштыру урыны сыйфатында карарга тәкъдим ителә.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының тышкы күренеше
истәлек билгесе урнашкан урыннан чыгып билгеләнәчәк. Барлык 20 шәһәр өчен дә
стела типик форматта башкарылырга мөмкин. «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте»
иҗтимагый оешмасы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының бердәм сәнгати үтәлешен
булдыруга ачык иҗади конкурс үткәрергә планлаштыра.
«Шәһәрлеләргә стела урнаштыру урынын сайлыйсы гына
калачак. Без фикер алышуга өч төп урынны чыгардык, алар, безнең архитекторлар
фикеренчә, архитектура идарәсе һәм шәһәр советы өчен туры килә. Әмма без шәһәр
халкының теләкләрен һәм тәкъдимнәрен рәхәтләнеп тыңлаячакбыз. Һәркем онлайн
режимда фикер алышуда катнаша, үз теләкләрен һәм фикерләрен әйтә ала. Аннары
без нәтиҗәләрне гомумиләштерәчәкбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин
Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү турындагы указга кул куйды. Татарстан башкаласыннан тыш, бу
исемгә тагын 19 Россия шәһәре лаек булды. Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре
исемен бирүне хуплауга 2 млн 400 мең имза җыелган иде. Гаризаны Казанда яшәүчеләр,
республика башкаласының ветераннар оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре генә
түгел, Татарстан халкы, Мәскәүнең иҗтимагый оешмалары, Россиянең һәм чит
илләрнең барлык татар мәдәни үзәкләре дә хуплады.