(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Россия дәүләт гадел хөкем университеты Казан филиалының уку корпусы һәм тулай торагының төзелеш мәйданчыгында булды. Ике объектны да агымдагы ел ахырына тапшыру планлаштырыла. Шәһәр башлыгы халыкара дәрәҗәдәге шартлар Татарстан башкаласына иң яхшы абитуриентларны җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ышана.
2 нче Азино урамы, 70 адресы буенча төзелеш эшләре узган елның июнендә башланган. Яңа уку корпусының мәйданы 6 мең кв.м. тәшкил итә. Җиде катта 170 кешелек лекция залы, семинар дәресләр уздыру өчен 13 аудитория, аудитория-трансформер урнаштырылачак, ул сыйдырышлылыгын ике тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр һәм киңәшмәләр уздыру өчен зал, 280 кешелек актлар залы, 138 кешелек ашханә һәм башкалар урнашачак.
Шәһәр башлыгына филиал директоры Рамил Шәрифуллин сөйләгәнчә, уку корпусы 65-70%-ка әзер. Хәзер биредә эшчеләр асылмалы фасад, бүлемнәр, вентиляция, кондиционер системаларын, электр белән тәэмин итү, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлый, тәрәзәләргә пыяла куя. Тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара, яктырту элементларын урнаштыралар.
Яңа уку корпусы артында тулай торак төзелә. 3,5 мең кв.м мәйданлы өч катлы бина 138 кешегә исәпләнгән, студентлар бүлмәләрдә икешәр кеше яшәячәк. Һәр блокта - икешәр бүлмә, туалет һәм душ, һәр катта - аш бүлмәсе, кер юу бүлмәсе, дәресләр уздыру бүлмәсе. Моннан тыш, беренче катта аз хәрәкәтле төркемгә керүчеләр өчен 4 бүлмә җиһазландырылачак. Шулай ук тулай торакта спорт залы булачак, ә урамда спорт мәйданчыгы урнаштырачаклар һәм ял итү урыннары булдырачаклар.
Бүгенге көнгә тулай торакның әзерлеге 90% тәшкил итә. Хәзерге вакытта эшчеләр диварларны, түшәмнәрне эшкәртү белән шөгыльләнәләр, яктырткычлар, розеткалар, сүндергечләр, санитар җайланмалар урнаштыралар. Шулай ук фасад та эшләнә.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, кампуста уку өчен бөтен шартлар да тудырылачак. «Безнең хокукый система бу диварларда тәрбияләнгән казыйлар, прокурорлар, адвокатлар белән тулыланыр, дип өметләнәбез».
Рамил Шәрифуллин ассызыклаганча, университетның яңа мәйданнарын төзү ел саен чит шәһәр студентлары саны арту белән аңлатыла, Татарстан халкы гына түгел, башка төбәкләрдән килүчеләр исәбенә дә. Бүгенге көндә гадел хөкем университетының Казан филиалында 2200-дән артык студент белем ала, шуларның 700-е - Казан, 1,5 меңгә якыны - Татарстанның башка районнарыннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән кешеләр.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бүген үсештәге икътисады булган тиз үзгәрүчән дөньяда юристларга ихтыяҗ бик югары. «Җәмгыять суд системасына, прокуратурага - законлылык үтәлешен күзәтергә барачак юристларга, шулай ук халыкара юристларга, цивилистларга мохтаҗ», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
«Барысы да Казанның Россиядәге иң яхшы юридик мәктәбе традицияләрен дәвам итүе турында сөйли»
Илсур Метшин
Казан Мэры
«Казан юридик мәктәбе зур тарихка һәм данлы традицияләргә ия, - дип искәртте И.Метшин. - Казан федераль университетының юридик факультеты база булып тора, ул Советлар Союзы, Россия Федерациясе масштабында хокук белгечләре тәрбияләгән. Бүген гадел хөкем университетында юридик белем алу өчен шундый шартлар тудырылуы югары мактауга лаек».
«Барысы да Казанның Россиядәге иң яхшы юридик мәктәп традицияләрен дәвам итүе турында сөйли. Монда Татарстаннан һәм Идел буеннан гына түгел, якын төбәкләрдән дә абитуриентларны күрергә өметләнәбез», - дип йомгаклады Казан Мэры.
Карауда шулай ук Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов та катнашты.