(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Казандагы кайбер объектларны - йогышлы авырулар хастаханәсе биналарын һәм Зур Казан боҗрасын төзү барышы, шулай ук Кабан күленең яр буен төзекләндерү эшләрен кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде. Аның белән бергә объектларда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар булды.
Беренче объект Түбән Кабан күленең яр буе булды, анда төзекләндерү эшләре бара. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова яр буен реконструкцияләү этаплары турында сөйләде һәм Г.Камал исемендәге театр янындагы яр буен төзекләндерүнең беренче этабы тәмамлануын искәртте - монда җәяүлеләр өчен юллар, су комплексы һәм гидротехник корылмалар системасы белән балалар өчен уен мәйданчыгы пәйда булды.
Р.Миңнеханов һәм М.Хөснуллин шулай ук Г.Камал исемендәге театр ягыннан яр буеның түбәнге ярусын, велоюллар, Мәрҗани урамындагы Иске Татар бистәсенең төзекләндерелгән участогын карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Аннары кунакларга яр буеның икенче чиратын - Назарбаев урамы буенча төзекләндерү эшләренең барышын күрсәттеләр. Биредә Ишкәкле спорт төрләре мәктәбе, спорт мәйданчыклары төзеләчәк, территорияне яшелләндерү үткәреләчәк, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яңа зоналар булдырылачак. Шулай ук су семьялыгына караган үсемлекләр белән фиточистарту корылмалары төзү дә күздә тотыла. Агымдагы елның август ахырына кадәр бөтен эшләр комплексын тәмамлау планлаштырыла.
Аннары йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасын төзү мәйданчыгында булдылар. Исегезгә төшерәбез, дүрт катлы дәвалау корпусы 234 ятак урынына исәпләнгән. Кирәк булганда аларның санын 504 урынга кадәр арттырырга мөмкин. Йогышлы авырулар хастаханәсенең төп бинасыннан тыш, яңа лаборатория комплексы төзеләчәк. Проект кабул итү-диагностика бүлеге, калдыкларны зарарсызландыру блогы, анестезиология һәм реанимация бүлеге, башка бүлекләр төзүне күздә тота.
Карауда катнашучыларга хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә икенче корпусның 4 каты да төзелгән, фасадын кору, су белән тәэмин итү, җылылык, электр һәм тышкы челтәрләр урнаштыру, бүлмәләрнең эчке отделкасы дәвам итә. Төзелеш эшләрен 15-нче августка тәмамлау планлаштырыла.
Моннан тыш, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төзелә торган Зур Казан боҗрасын төзү эшләре барышын бәяләде.
Бу объектта эшләр ике этапта алып барыла. Зур Казан боҗрасының беренче этабы Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр, Ферма шоссесы өстеннән юл үткәргече һәм җәяүлеләр кичүе белән 800 м озынлыктагы дүрт полосалы юл төзүне күздә тота. Төзүчеләр параллель рәвештә Техника урамына кадәр трамвай рельсларын сала. Барлык эшләр расланган график нигезендә алып барыла.
Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы мартта старт алды. Участокның озынлыгы 1,22 чакрым тәшкил итә. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. 700 м озынлыктагы участокны 2020 елда, ә 522 м озынлыктагы участокны 2021 елда кулланылышка кертү планлаштырыла.